Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
-
Яшь язучылар белән очрашу кичәсе 20.01.2016

Бүген безнең мәктәп базасында “ Алтын каләм”түгәрәге оештыруында яшь язучылар белән очрашу кичәсе булды.Чакырулы кунакларыбыз – яшь шагыйрь , журналист, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире-Ленар Шәех һәм якташыбыз, Наласа авылында туып үскән яшь язучы, прозаик Рөстәм Галиуллин. Кичәбездә татар моңы,татар җыры, татар шигырьләре яңгырады.Әдипләребез белән, аларның иҗаты белән якыннан таныштык.Күңелебездә туган сорауларга җаваплар алдык.
-
"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе" дигән темага әңгәмәләр
20.01.2016
Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу,иҗади күзаллауларын үстерү, үзең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү максатларыннан чыгып бүген сыйныфларда "Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе" дигән темага әңгәмәләр оештырылды.
-
Мәктәптә һәр атна саен традицион линейкалар уткәрелә 19.01.2016

Мәктәптә һәр атна саен традицион линейкалар уткәрелә. Анда төрле олипмпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләрне, мәктәп тормышында актив катнашучыларны котлап үтәләр.
-
Варис берлеге әгъзалары эшчәнлеге 18.01.2016

Варис берлеге әгъзалары 1 сыйныф укучылары өчен төрле уеннар үткәрү буенча әзерлек алып бара.
-
5 нче А сыйныф укучылары чаңгы экскурсиясенә чыктылар 16.01.2016

Күптән көткән салкыннар, карлар ява башлады. Мондый матур кышкы көннәрне 5 нче А сыйныф укучылары түземсезлек белән көтеп алдылар. Алар класс җитәкчеләре белән бергәләп, чаңгы экскурсиясенә чыктылар. Кышкы табигатьнең матурлыгы, Казансу ярлары белән хозурланып, рәхәтләнеп, ял итеп кайттылар. Бу сәяхәт аларга яңа көчләр өстәде.
-
ИРО РТ белгечләре балалар бакчасы тәрбиячеләренә әзерлек курслары алып баралар 15.01.2016

Безнең мәктәптә Казаннан килгән ИРО РТ белгечләре балалар бакчасы тәрбиячеләренә ФГОС тәләпләренә тыру китереп әзерлек курслары алып баралар.
-
“Гаилә - бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите” темасы астында ата - аналар җыелышы
14.01.2016
Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү максаты белән “Гаилә - бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите” темасы астында ата - аналар җыелышы узды. Соңыннан ата-аналар тест сорауларына язмача җавап бирделәр.
-
Тәнәфесләр күңелле үтә 13.01.2016

Тәнәфесләр вакытында укучыларга шашка, шахмат, теннис уеннарын уйнау мөмкинлекләре бар.
-
Методик берләшмәсе утырышы 12.01.2016

“Яңа информацион һәм милли педагогик технологияләр элементларын куллануны активлаштырырга” дигән тема астында методик берләшмәсе утырышы узды.
-
11.01.2016

Каникуллар вакытында Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.З. Закиров, Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриев мәктәп эшчәнлеге белән танышып киттеләр. Бу вакытта түгәрәкләр, класстан тыш чаралар уздырылды. Укытучылар һәм укучылар кунаклар белән бик теләп аралаштылар.










