Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Кошларны саклауга багышланган чара 15.04.2016

“Сәләт” 3 нче мәктәп – балалар бакчасында мәктәпкәчә әзерлек төркемендә, нәниләр төркеме белән берлектә, кошларны саклауга багышланган чара уздырылды. Чараның төп кунагы Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Төньяк территориаль җитәкчелеге белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызы булды.Балалар кошлар булып та киенделәр, Саша исемле малайга кошларга зыян салырга ярамаганлыгын да аңлаттылар. Чара кошлар турында җыр-бию, табышмаклар һәм мәкальләр әйтешү белән үрелеп барды. Кошлар яшәешен күрсәткән уеннар да уйналды.Балалар “Яшь орнитолог”лар сафын тулыландырып, кошларны сакларбыз һәм якларбыз дип вәгъдәләр бирделәр. Кунагыбыз Фирдәүсә Камил кызы алып килгән бүләкләргә рәхмәт әйтеп, чарадан таралдылар.
-
"Без - Тукайлы халык" V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2016

Бүген мәктәбебездә "Без - Тукайлы халык" исемле Габдулла Тукай иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып узды.
-
«Прививкалар турында сөйләшик» дигән әңгәмә 13.04.2016

Белгечләр профилактик прививкаларның төрле йогышлы авырулардан төп саклану чарасы булуын искертә. Безнең мәктәптә дә буген укучылар белән «Прививкалар турында сөйләшик» дигән әңгәмә булып узды. Бу әңгәмәнең максаты: укучыларга прививкалар ясатуның әһәмияте, иммунизациянең өстенлекләре хакында аңлату. “Әмма соңгы елларда алардан баш тарту очраклары да ешайган. Моның сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын онытмаска кирәк,-“ дип аңлатты мәктәпнең шәфкать туташы. Сакланганны гына саклармын, дигән хак тәгала дә.
-
12 апрель - Космонавтика көне. 12.04.2016

12 апрель - Космонавтика көне. Нәкъ 55 ел элек Юрий Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Безнең мәктәбебездә дә бу көн уңаеннан "Кеше галәмдә" дигән кичә үткәрелде, космос һәм космонавтлар турында кинолар күрсәтелде. Мәктәп волонтерлары стенд әзерләделәр.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган күргәзмә. 11.04.2016

Мәктәбебездә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча рәсем һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик теләп катнаштылар.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында тимурчылык ярдәме 09.04.2016
5 нче А сыйныф укучылары да тимурчылык эшен башлап җибәрделәр. Аларга шефлыкка Ахмерова Венера Хади кызы беркетелде. Укучылар ветеран янына десантка бик теләп киттеләр. Башта Венера Хадиевна белән якыннан танышып, аның хәлләрен белешеп, эшләрне планлаштырып кайттылар. Дәресләрдән соң көрәкләр күтәреп ярдәмгә ашыктыктылар. Ишегалдындагы карны тарату, бакчага юл салу кебек эшләрне башкардылар. Ул укучыларга үзенең тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләде, фотоларын күрсәтте. Мондый чаралар олыларга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә, күмәк эшкә өнди. -
Мәктәптә 1 сыйныфлар өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үтте 08.04.2016

Бу көннәрдә мәктәптә 1 сыйныфлар өчен зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмне 1 сыйныф җитәкчеләре оештырды. 1 класс укучылары бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Шигырьләрен, җырларны ятладылар. Көн саен бәйрәмгә әзерлек чорында аларның җыр кабатлаулары ишетелде.Һәм ниһаять, ул көн җитте. Менә алар барысыда ак алъяпкычлардан, бантиклардан, костюмнардан басып торалар. Аларга карап тору –үзе бер шатлык!Бәйрәмгә әти-әниләр килде. Алар алдында бер дә каушамыйча шигырьләрен сөйләделәр.Соңыннан бәйрәм әти-әниләр һәм укучылар белән чәй табына артында дәвам итте.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар булып узды. 07.04.2016

Буген, безнең мәктәптә, башлангыч сыйныф укытучылары өчен "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укытучыларның шәхси һәм һөнәри үсешен камилләштерү" темасына багышланган семинар булып узды.
-
"Фәнгә беренче адым" исемле фәнни - тикшеренү конференциясе 06.04.2016

Бүген мәктәбебездә "Фәнгә беренче адым" исемле фәнни - тикшеренү конференциясе узды.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында тимурчылык ярдәме 05.04.2016

Кешене яхшылык эшләргә иртәрәк, балачактан үк өйрәтергә кирәк. Без мәктәпнең укучыларның кем буласын белмибез, ләкин ышанып әйтә алабыз, алар һәрвакыт яхшылык эшләрләр. Чөнки мәктәптә тимурчылык эшендә катнашып үсәләр. 5 нче б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе, мәктәп директоры Фатыхова Л.Р. белән педагог - пенсионер Рахматуллина Г.Г га тимурчылык ярдәме күрсәтергә бардылар.










