Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
"Китап иң яхшы дус" темасына әңгәмә. 13.12.2016

Бүген китапханәче Фатхуллина Л.Х. 4 А сыйныф укучылары белән "Китап иң яхшы дус" темасына әңгәмә уздырды.Бу чарада балалар китап белән тирәннән танышты,китапның структурасын өйрәнделәр. Укучылар китапханәчегә үзләренең сорауларын бирделәр.Кызыклы, яңа китаплар белән таныштылар. Чарада үзләрен актив яктан гына күрсәттеләр. Уку өчен китаплар яздырып алдылар.Әңгәмә бик эчтәлекле, файдалы узды.
-
5 Б сыйныф укучысы Муратова Ләйлә "Зима-краса" бәйгесендә. 12.12.2016

11 нче декабрь көнне 5 Б сыйныф укучысы Муратова Ләйлә рус теле укытучысы Гаптелбарова Д.М. җитәкчелегендә Россия Федерациясенең белем бирү учрежденияләре арасында уздырылган "Зима-краса" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә абсолют җиңүче булды. Афәрин! Уңышлар телибез!
-
Конституция көне 12.12.2016

Китапханэче Фатхуллина Л.Х 6 а сыйныф укучылары белән Конституция көненә багышланган "Тарих фонында өч символ" дип исемләнгән класс сәгате уздырды. Чарада балаларга Россия Федерациясе Конституциясе ,дәүләт законнары турында сөйләнде. Чара сорау-җавап формасында алып барылды. Укучылар сораулар бирделәр, иптәшләренең фикерләрен тыңладылар, үз фикерләрен әйтергә өйрәнделәр.Чара бик файдалы узды.
-
Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршында оештырылган курсларда белемнәрен күтәрүче башлангыч класс укытучылары кунакта булды. 09.12.2016

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршында оештырылган курсларда белемнәрен күтәрүче башлангыч класс укытучылары кунакта булды. Мәктәп директоры Фатыйхова Люция Рәшид кызы кунакларны мәктәбебез һәм аның тормышы белән таныштырды. Башлангыч сыйныфларда 1-В сыйныфында татар теле, 2-В әйләнә-тирәдән ачык дәресләр , 4нче сыйныфта ачык класстан тыш чара карадылар. Дәресләр заман таләпләренә, семинар темасына туры китереп, яңа технологияр кулланып үткәрелде. Гаптелбарова Д.М. һәм Тихомирова Г.А. тарафыннан үткәрелгән мастер классларда үзләре катнаштылар. Семинар түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Катнашучы кунакларыбыз уңай бәяләрен һәм үз фикерләрен белдерделәр.
-
Республикакулэм семинар. 09.12.2016

Буген мэктэбебез кысаларында квалификация кутэру курсларында укучы башлангыч сыйныф укытучыларынын республикакулэм семинары булып узды.Семинарда укытучыларыбыз эчтэлекле, курс темасына туры килэ торган дэреслэр курсэттелэр, мастер класс уздырдылар.
-
08.12.2016

Бүген 5 Б сыйныф укучылары" Конституциясе Көне" дигэн темага узәк китапханәсендә класс сэгате уздырдылар. Башта укучыларга Конституция, хокуклар турында сөйләделәр , ә аннан соң практик өлешендә, укучылар үзләре дә уен формасында сорауларга җавап бирделәр, "Конституция" сузеннэн төрле сүзләр тозеделэр. Бу сыйныф сәгате бик файдалы узды.
-
Яңа елга әзерлек. 07.12.2016

Декабрь башы гына булуга карамастан безнең мәктәптә яңа елны каршылау өчен ныклы эш алып барыла. 5,6 сыйныф укучылары тырышып, сын ясау өчен кар җыялар.
-
"Коррупциягә каршы" класс сәгате. 06.12.2016

4а сыйныф укучылары белән берлектә Ахмадеева Л.А. "Коррупциягә каршы" дигән тема астында класс сәгате уздырды. Бирелгән тема буенча чыгыш ясаганнан сон класс сәгате сорау-җавап формасында дәвам итте.Класс сәгате бик этәлекле һәм файдалы узды.
-
3 декабрь -"Эзсез югалган солдатлар көне" 05.12.2016

3 декабрь -"Эзсез югалган солдатлар көне".Без укучылар белән мәңгелек ут янында эзсез югалган солдатлар рухына чәчәк куйдык.
-
Класс сәгате "Мәскәү өчен бәрелешләр" 05.12.2016

Бүген мәктәп буенча "Мәскәү өчен бәрелешләр" дип исемләнгән класс сәгате уздырылды.Укучыларны бу вакыйга буенча даталар, фактлар белән таныштырдылар. Укучыларга Россия буенча бу көнгә багышланып оештырыла торган квест турында сөйләделәр.










