Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Яхшылык аллеясы. 14.09.2016

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында мәктәбебез волонтерлары мәктәп тирәсен чистарту буенча чарада катнашты.
-
13.09.2016

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары безнең мәктәп балалары өчен хәйрия концерты оештырды. Төрле уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды. Безнең укучыларга бик ошады. Сәнгать мәктәбе укучыларының осталыгына сокланып утырдылар. Без аларга уңышлар телибез.
-
13.09.2016

«Без бит- Арча яклары» дип исемләнгән өч томлык җыентыкны тәкъдим итү кичәсе уңаеннан безнең мәктәбебездә клип төшерелде.Клипта безнең мәктәптән 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Хәерле Татарстан "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы" 10.09.2016

Яхшылык ярминкәсе. Тормышлары авыр булган балаларга материаль ярдәм күрсәтү.
-
Хәерле Татарстан "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы" 09.09.2016

Мәрхәмәтлелек визиты. Инвалидларга , ветераннарга ярдәм күрсәтү.
-
"Экстремизм - булмасын!” 09.09.2016

5 Б сыйныфында "Экстремизм - булмасын!” исеме астында сыйныф сәгате узды. Аның максаты: балаларда толерантлы мөнәсәбәтләрне булдырып, башка кешеләр белән дус – тату яшәүне тәрбияләү. Әлеге дәрестә балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча инспектор- Зәйнуллин Илмир Зиһангирович катнашты. Бу тема буенча барлык сораулар да кузгатылды һәм аларга җаваплар табылды.
-
Нәни кунаклар! 08.09.2016

Башлангыч мәктәп белән эшләү планы кысаларында Арча 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашу уздырылды. Балалар өчен төрле чаралар уздырылды: мәктәпкә экскурсия ясау, укытучылар белән танышу, төрле кызыклы уеннар уйнау. Нәни кунакларыбызга безнең мәктәптә бик ошады. Балалар мәктәптән шатланып, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.
-
Хәерле Татарстан "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы" 08.09.2016

Көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында мәрхәмәтле сүз , шигырьләр конкурсы уздырылды.
-
Хәерле Татарстан "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы" 07.09.2016

Россиянең беренче унлыгына кергән хәйрия фондлары эше белән танышу. Әңгәмә уздыру.
-
ЮХИДИ хәзмәткәрләре белән очрашу. 06.09.2016

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга юлда тәртипне бозмыйча, дөрес итеп йөрергә куштылар, истәлекле бүләкләр бирделәр. Балалар бу очрашуны бик яраттылар.










