Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Балалар яклау айлыгы дәвам итә. 17.05.2017

Балалар яклау айлыгы кысаларында 3 нче мәктәп укучылар һәм укытучылар коллективы план нигезендә Арча стадионында "Сәламәтлек көне" уздырды. Башлангыч класс укучылары белән станцияларга бүленеп төрле спорт уеннары үткәрелде. 5,6 сыйныф укучылары җәйге ГТО нормаларын тапшырды һәм велосипед белән ярыш уздырылды.
-
Гарәп теленнән ачык дәрес. 16.05.2017

Класстан тыш эшчәнлек буенча ачык дәресләр дәвам итә.Бүген 1 в сыйныф укучылары белән берлектә Гильфанова Л.К. гарәп теленнән ачык дәрес уздырды. Дәрес бик бай эчтәлекле, файдалы итеп үткәрелде.Дәрестә укучылар бик актив катнашты.
-
Гаилә - минем терәгем. 15.05.2017 15 нче май - Халыкара гаилә көне.Шул уңайдан бүген балалар бакчасында әңгәмәләр үткәрелде , "Минем гаилә " темасына рәсемнәр ясадылар.

-
Гаилә көне. 15.05.2017

Республикакүләм гаилә көне уңаеннан бүген һәр класста шушы көнгә багышлап дәресләр уздырылды.
-
Очрашу. 13.05.2017

13 май көнне, Арча 3 номерлы мәктәпне 1977, 1987, 1997, 2007 елда тәмамлаучылар өчен очрашу оештырылды. Очрашуга ул елларда эшләп, хәзер лаеклы ялда булган, ветеран -укытучылар, директорлар чакырулы иде. Чара мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәпне күп еллар тәмамлаган укучылар бик теләп килде, классташлары белән очрашты, сәхнәдә чыгыш ясады. Оештыручыларга кунакларның рәхмәте чиксез булды.Без аларны бүтән елларда да мәктәбебездә очрашуга көтеп калабыз.
-
Вечер встречи выпускников 13.05.2017

Всех выпускников, окончивших нашу школу в 1977, 1987, 1997, 2007 годах ждем 13.05 2017 года в 13.00. Будем рады встречи!
-
Түгәрәкләрнең ачык шөгыльләре 11.05.2017 Бүген балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә түгәрәк җитәкчесе Әхмәтҗанова С.И. "Сәламәтләндерү гимнастикасы" буенча ачык шөгыль күрсәтте.Балалар төрле күнегүләр эшләделәр , массаж келәмнәре өстеннән йөрделәр ,фитбол туплары белән шөгыльләнделәр."Курчак театр"ы җитәкчесе Низамиева Җ.И. балалар белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр.Курчаклар белән төрле уеннар уйнадылар.Шөгыльләр бик күңелле үтте.

-
ВИЧ инфекциягә каршы Россия күләм акция. 11.05.2017

ВИЧ инфекциягә каршы Россия күләм акциясе кысаларында укучыларга сәламәт яшәү турында информацион материаллар өләшенде.
-
Иммунизация атналыгы. 11.05.2017

Европа буенча иммунизация атналыгы кысаларында вакцинопрофилактика буенча «Во имя здоровья будущего детей» дип исемләнгән ролик күрсәтү оештырылды һәм медсестра Шаймуллина Э.Ф. прививкалар турында укучылар белән әңгәмә корды.
-
Ана теленнән ачык шөгыль 10.05.2017 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән “Ана теле”ннән ачык шөгыль күрсәтелде.Аны түгәрәк җитәкчесе Шафигуллин Азат Рафил улы үткәрде.Ул "Татар шакмаклары" белән эшләү методикасын күрсәтте. Монда укыту программасы түгел, бала теләге, бала уены өстенлек итә. Бу шакмаклар сабыйларга хәрефләрне рәсемгә бәйләмичә, фонетик анализга таянмыйча җайлы гына укып китәргә, укуны җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә.Бу методның максаты : балада укулы уенга кызыксыну уяту .











