Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
"Балаларны яклау"айлыгы. 19.04.2017

"Балаларны яклау"айлыгы кысаларында Арча педагогия көллияте студенты ,2 в сыйныф укучылары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгате уздырды.
-
Инглиз теленнән ачык шөгыль 18.04.2017 Бъген балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәбияләнүче балалар белән тәрбияче Ибраһимова Г.Р. "Яшелчәләр һәм җиләк - җимешләр"темасына ачык шөгыль күрсәтте. Башта уен формасында төсләрне кабатладылар.Инглиз телендә яшелчәләр һәм җиләк -җимешләр турында шигырьләр ,җырлар җырланды ."Кибет" уены ярдәмендә шөгыльдә алган белемнәр ныгытылды. Гомумән , балалар инглиз телен бик яраталар һәм теләп өйрәнәләр.

-
"Балаларны яклау"айлыгы. 18.04.2017

"Балаларны яклау"айлыгы кысаларында китапханәче Фатхуллина Л.Х. 2 сыйныф укучылары белән берлектә "Юл йөрү кагыйдәләрен үтә" дип исемләнгән әңгәмә уздырды.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары. 17.04.2017

Бүген безнең мәктәп базасында район күләм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укыту" исеме астында семинары узды.Семинарда ИРО РТ методисты Сагдиева И.Т. чыгыш ясады.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе. 17.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе кысаларында бүген 6 б сыйныф укучылары өлкән кешегә ярдәм күрсәттеләр.
-
"Тукай безнең -йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе. 17.04.2017

Бүген филология атналыгы кысаларында 1-6 сыйныф укучылары арасында "Тукай безнең -йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе уздырылды.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе. 15.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе кысаларында бүген безнең укучылар территорияне, паркны төзекләндерү эшләрендә актив катнаштылар.Шулай ук экологик дәресләр һәм рәсем бәйгеләре уздырылды.
-
Рус теленнән ачык дәрес. 15.04.2017

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гаптелбарова Д.М. 6 б сыйныф укучылары белән берлектә, әти-әниләрне чакырып, рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес оешкан төстә, төрле инновацион технологияләр кулланып оештырылган иде.
-
Язгы өмә дәвам итә. 14.04.2017

Язгы өмә дәвам итә. Бүген безнең мәктәп кысасында булган Ежкова урамы һәм мәктәп территориясе жыештырылды.
-
Экология елы кысаларында ачык дәрес.
14.04.2017
Бүген Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбенең 1 нче В татар сыйныфында әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес үткәрелде. Дәресне 1 нче В укучыларының сыйныф җитәкчесе Хайруллина А.Р., инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. һәм гарәп теле укытучы Гыйлфанова Л.К. үткәрделәр. Дәрес татар, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылуы белән үзенчәлекле узды. “Хайваннар илендә” темасына сәяхәт дәрес итеп оештырылган иде. Укучылар төрле авырлыктагы биремнәр чиштеләр, кыргый җәнлекләр турында чыгыш ясадылар, хайваннар дөньясында булган проблемаларга чишү юлларын эзләделәр һәм булган белемнәрен һәр өч телдә дә күрсәтә алдылар. Инглиз телендә “Диңгез дулкыны” уены һәм гарәп телендә хайваннар турында санамышлар әйтүләре дәресне тагы да кызыклы итте. Бүгенге дәрестә алган белем һәм күнекмәләрен киләчәктә практикада дөрес кулланырлар дигән өметтә калабыз. Дәрескә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 нче категорияле белгече Фирдәүсә Камил кызы Латыш чакырулы иде. Ул 1 нче сыйныф укучыларына һәм мәктәбебезгә истәлекле бүләкләр тапшырды, балаларның табигатьне яратуларын һәм әйләнә-тирәбезгә сакчыл карашта булуларын теләп калды.










