МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Көзге сәламәтлек кроссы 10.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Көзге игелек атнасы - Яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Спортивный Татарстан" исеме астында 1-9 класс укучылары арасында җиңел атлетика буенча көзге кросс үткәрелде. Кросс 3 группага бүленеп үткәрелде. Беренче группада - 1-4 класс кызлары, аннары егетләре, 2 группа - 5-7 класс кызлары, егетләре, 3 группа - 8-9 класс кызлары, егетләре йөгерделәр. Көзге кросста һәр укучы катнашты. 1,2,3 урыннарны яулаучыларга грамоталар тапшырылды. Шулай ук бүген укучылар йөгерү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.
-
09.09.2015

"Көзге игелек атнасы - Яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында, Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Күңелле булсын өчен" исеме астында "Ләйсән"балалар бакчасына йөрүче балалар өчен концерт күрсәтелде. Концерт Тукайның "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып китте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Ахырдан барлык кеше "Туган тел" җырын башкардылар.
-
07.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Көзге игелек атнасы - Яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Бергә эшлик" ("Сделаем вместе") исеме астында экологик дәресләр үткәрелде. Укучылар әлеге дәрестә әйләнә- тирә мохитнең чисталыгы әһәмияте, ташландык калдыкларның табигатькә ясаган зыяны, көнкүреш калдыкларын җыю һәм эшкәртү ысуллары белән таныштылар. Чисталык - сәламәтлекнең нигезе булуына тагын бер кат инандык һәм аны саклау бары тик үзебездән тора.
-
07.09.2015
7- 16 сентябрь атнасы мәктәбебездә "Неделя трезвоcти" буларак игълан ителде. Безгә тормышта бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Һәр нәрсәне аек акыл белән, уйлап эш итәргә кирәк. Укучылар авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын мөстәкыйль таба белергә тиешләр. Ә безнең максат аларны өйрәтү, дөрес юнәлеш бирү. Шул сәбәпле, 6-9 класс укучылары белән "Мин тормышны өйрәнәм" исеме астында уен-бәйге үткәрелде.
-
Финанс грамоталылыгы көне 04.09.2015

Балаларның финанс өлкәсендә булган белемнәрен арттыру максатыннан Финанс грамоталылыгы көне кысаларында Арча саклык банкы җитәкчесе Загидуллина Клара Фердинантовна 7-9 класс укучылары белән очрашуда катнашты. Клара Фердинантовна банк эшчәнлеге, алар күрсәткән хезмәтләр, мөмкинлекләр турында тулы мәгълүмат бирде. Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Терроризмга каршы көрәш көне 03.09.2015

Россия Федерациясендә 3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәш көне буларак игълан ителде. Шул сәбәпле, бүген мәктәбебезгә "Без тынычлык яклы" темасына ачык чара үткәрелде. 5-7 класс укучылары тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр, 1-4 класс укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар, ахырдан видеофильм күрсәтү оештырылды.
-
"Игътибар, балалар!" 02.09.2015

"Игътибар, балалар!" айлыгы кысаларында Иске Кырлай участогы уполномоченные Рахматуллин Равил Гайнанович 1-9 класс укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше турында һәм 71 номерлы законны кабат исләренә төшерү максатыннан профилактик әңгәмәләр үткәрде, хокук бозган очракта административ җаваплылык хакында кисәтте.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елын башларга.
Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме булды. Һәр укучы җәйге яллардан соң кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә ашкынды. Бәйрәм башында Хәйсәр Равилович укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләр теләде, яңа уку елына бурычлар билгеләде. Узган уку елын "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларны бүләкләде. Шулай уку килгән кунаклар да бәйрәм белән котлап үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм җыр, шигырләр, котлаулар белән үрелеп барды.
-
01.09.2015

Кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле ветераннар, әти-әниләр! Барыгызны да Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез! Эшегездә, укуыгызда уңышлар, бәхет-шатлыклар, гаиләләрегезгә иминлек, илебезгә тынычлык телибез. Яңа уку елы барыбызга да сөенечләр генә алып килсен!.
-
01.09.2015

Яңа уку елы башланып китте. Беренче дәресне 6- 7 класс укучылары "Тынычлык" темасына багышланган тәрбия сәгате белән башлап җибәрделәр.


















