МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
22.12.2015

Безнең Миньон бик матур килеп чыкты.
-
Кардан ясаган сыннарыбыз 21.12.2015

Болыннар буйлатып,
Кыш бабай,суык бабай!
Мәктәп алдында безне Кыш бабай һәм Кар Кызы каршы ала.
-
Серле сандык 18.12.2015

18 декабрь көнне Әзәк башлангыч мәктәбендә "Серле сандык" фольклор кичәсе булды. Мәктәптә кечкенә генә музей бар . Укучылар музейга дип, авыл халкыннан кулланылышта булмаган, борынгы әйберләр җыйдылар. Ул әйберләрнең ни өчен кулланылганлыгы, нигә кирәк булганлыгы турында укучылар һәм укытучы сөйләп , әти-әниләргә тәкъдир иттеләр.
-
Очрашу 17.12.2015

Бүген югары класс укучылары Арча яшүсмерләр белән эшләү комиссиясе җаваплы сәркатибе Завялова Л.Н. һәм әлеге комиссиянең инспекторы Гарипова Й.Р. белән очрашуда катнаштылар. Завялова Л.Н. һәм Гарипова Й.Р. егетләр һәм кызлар белән аерым сөйләшүләр алып бардылар, комиссиянең эш тәртибе һәм укучыларга куелган таләпләр белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Мондый очрашулар бик файдалы һәм кирәкле.
-
"Киләчәккә билет" 16.12.2015

5-9 класс укучылары Арча Мәшгүльлек үзәге уздырган "Киләчәккә билет" район сочинениеләр конкурсында актив катнаштылар. 8 класстан Ахмәтҗнов Алмаз, Фазлиева Илүзә, 9 класстан Хөсәинов Илнар, Зарипов Рәмис диплом белән бүләкләнделәр. Молодцы, укучылар!
-
15.12.2015

Төп Дәүләт Имтиханына әзерлек кече класслардан ук системалы рәвештә алып барыла. 7 нче класстан ук укучылар А, В тибындагы агымдагы тестларны да махсус бланкларга эшләп өйрәнәләр.
-
Сыннар ясыйбыз 14.12.2015

Яңа ел алдыннан мәктәп алдын матур -матур кар сыннары белән бизи башладык.
-
Код сәгате 10.12.2015

Бүген гадәти булмаган информатика дәресе узды. Укучылар өчен "Код сәгате" иде ул. 8 класс укучылары үзләрен компьютер каршында программист ролендә тоттылар. Ә бит программа төзү өчен ул кадәр күп тә кирәкми икән! Әз генә тырышу, әз генә, уйлану, әз генә эзләнү һәм тагын әз генә әлллә нәрсәләр. .. Әмма 8 класс укучыларына әлеге дәрес ошады. Алар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар дип әйтәсе килә. Яшь буын ИТ - сфера белән танышты, киләчәктә ИТ-технологияләрнең тагын да көчлерәк үсүе өчен үзләренә эшләргә кирәклеген тойдылар.
-
08.12.2015

Мәктәбебездә укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшүсмерләр арасында төрле авыруларны кисәтү максатыннан тәрбия сәгатьләре, төрле чаралар үткәрелә. Бүген авыл фельдшеры Рәмзия Исламова хәзерге вакытта иң киң таралган сулыш юллары авыруларын профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде. Фельдшер үзенең киңәшләрен бирде. Алдагы очрашуларда яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне булдырмау темасына әңгәмә оештырылачак.
-
Коррупциягә каршы тору атналыгы 07.12.2015

Мәктәбебездә бүген "Коррупциягә каршы тору"атналыгы башланып китте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Г.Г. кызы 6-7 класс укучылар белән "Антикоррупцион марафон - 2015! темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар коррупциягә карата үз фикерләрен белдерделәр, аңа каршы тору чараларын ачыкладылар. Әлеге тема буенча эшләр дәвам итәчәк...


















