МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
2025 год в России объявлен Годом защитника Отечества 31.12.2025
2025 год в России объявлен Годом защитника Отечества.
Это решение принято в честь 80-летия Победы в Великой Отечественной войне и в знак уважения к участникам специальной военной операции.
«В 2025 мы будем отмечать 80-летие Великой Победы. В связи с этим предлагаю объявить 2025-й год Годом защитника Отечества в честь наших героев и участников специальной военной операции сегодня и в память о подвигах всех наших предков, сражавшихся в разные исторические периоды за Родину во славу наших отцов, дедов, прадедов, сокрушивших нацизм», — заявил Владимир Путин на заседании Госсовета в Кремле 20 декабря 2024 года.
Год защитника Отечества 2025 – это не просто календарная дата, а символ национального единства и патриотизма. Это выражение глубокой признательности тем, кто защищал и продолжает защищать суверенитет и безопасность нашей страны.
За основу логотипа взято изображение монумента «Родина-мать зовет!» на Мамаевом кургане в Волгограде, эмблема содержит георгиевскую ленту, слово «Победа!» и число «80». -
"Тел - күңел көзгесе" райокүләм шигырь конкурсы 21.02.2025
"Тел - күңел көзгесе" райокүләм шигырь конкурсында катнашып, 6 класс укучысы Гайсин Гыйззәтулла 3 урын алды, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хасанова Ләйсән Мәхмүтовна "Җиңүче" грамотасы белән бүләкләнде.
-
Халыкара туган тел көненә багышланган "Акыл-батл" уены 21.02.2025
Бүген Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Акыл-батл" исеме астында туган телебезгә багышланган интерактив уен уйнатылды. укучылар 2 командага бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар. Туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. ТТуган телебезне саклау өчен, иң мөһиме, туган телдә сөйләшергә кирәк икәнлегенә төшенделәр.
-
21 февраль - халыкара туган тел көне 21.02.2025
«ЮНЕСКО" һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уздыру планын раслады. Безнен мәктәптә дә туган телләр айлыгы планы төзелде,чаралар башланып китте.
Мәктәбебездә уңышлы гына театр түгәрәге эшләп килә. Аны Хасанова Ләйсән Мәхмүт кызы җитәкли. Туган телләр айлыгын 7 - 9 сыйныф укучылары башлап җибәрделәр. Алар үзләре әзерләгән спектакльне тәгъдим иттеләр. -
Милли уеннарны искә төшерәбез 20.02.2025
Халыкара туган тел көне уңаеннан, мәктәбебездә күп кенә эшләр башкарылды. Класс җитәкчеләре укучыларга төрле милли уеннар уйнаттылар, укучыларда халкыбызның милли гореф гадәтләренә көзыксыну, хөрмәт уяттылар. Укучыларга бу кичә бик ошады.
-
Арча районы мәгариф учрежденияләренең профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышы 19.02.2025
-
Әфганчылар белән очрашу 19.02.2025
Ел саен февраль аенда мәктәбебездә Әфган җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Быел бу очрашуга шушы төбәктә туып-үскән, шуннан хезмәткә чакырылган, афган сугышына катнашкан Сабиров Данаил Рамазан улы чакырылды.
Мәктәп директоры Хәйсәр Равилевич үз чыгышында егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген әйтте. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алларына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Кичә җыр, бию белән үрелеп барды.Данаил абый солдат хатирәләре белән уртаклашты, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерде. аның чыгышында солдат тормышыннан зарлану, сукрану сүзләре ишетелмәде. Киресенчә, ул безне һәр туган көнгә сөенеп, авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара укучылар өчен чын Батырлык дәресе булды -
2025 ел - Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы 19.02.2025
.18 февраль көнне Иске Кырлай мәктәбендә Ватанны саклаучылар елын ачу тантанасы оештырылды. Елны ачу тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Пролог сыйфатында тамашачыларга патриотик характердагы әдәби-бию композициясе тәкъдим ителде. н Мәктәптә Ватанны саклаучылар елын ачу - ул чара гына түгел, ә ватаныбыз тарихын искә алу, хөрмәт итү һәм патриотик тәрбия символы. Яклаучыларның батырлыгын истә тотачакбыз һәм бөек ил гражданнары булуыбыз белән горурланачакбыз! Хәтеребез исән чакта без көчле һәм җиңелмәс!Ватанны сак
-
Фәнил Гарафиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары 18.02.2025
18 нче февраль көнне, менә инде 14 нче тапкыр, Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары булып узды.Бу ярышның иганәчеләре – “Металл” ширкәте, “Кырлай” агрофирмасы. Ярышларда мәктәп укучылары 4 төрле яшь категориясенә бүленеп узыштылар. Ярышларны ачу тантанасында Фәнил Гарафиевның улы Фәнис Фәнилевич, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвилович, “Арча” спорт мәктәбе директоры Хидиятуллин Фәнил Фәнисович катнашты.Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән 89 укучы булды
Төп гомуми белем мәктәп командалары арасында 1 нче урында Иске Кырлай мәктәбе, 2 нче урында Урта Курса мәктәбе, 3 нче урында Хәсәншәех мәктәбе командасы.
Урта гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урында Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе, 2 нче урында Шушмабаш мәктәбе, 3 нче урында Курса-Почмак мәктәбе командасы.
Барлык җиңүчеләр дә медаль, грамота белән, командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тукландылар. -
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы 17.02.2025
2025 нче ел тарихка Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны Саклаучылар елы буларак кереп калачак.
Шул уңайдан, район башлыгы Нуриев Ильшат Габделфартович. Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы белән берлектә безнең мәктәп укучылары да тыл ветераннарын Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, һәрберсенең өйләрендә булып, хәлләрен белеп кайттылар. Район башлыгы Нуриев Ильшат Габделфартович Иске Кырлай авылында яшәүче тыл ветераннары Хасаншина Фатыйма Фәйзи кызына һәм Файзуллин Нурулла Шагидулла улына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган юбилей медальләре һәм күчтәнәч пакетлар тапшырды. Өлкәннәрне котлап Зарипов Инсаф Ф. Кәримнең “Ант” шигырен сөйләде, Фазлыева Тансылу “Әйләнеп кайтыгыз” исемле җырын бүләк итте. Шундый зур тантанада катнашуыбыз өчен без бик шат, хөрмәтле өлкәннәребезгә сәламәтлек, җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар теләп калабыз.