МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Геройлар белән очрашу" - әфганчыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлау 22.02.2024
Ел саен мәктәбебездә Әфган җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Ә быел бу очрашуны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырырга уйладык.
Әфганчылар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Хәйсәр Равилович ачып, чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Кичә җыр, бию белән чиратлашып барды. Сугышчы-интернационалистлар - Данаил абый, Фәнис абый һәм Зиннур абый солдат хатирәләре белән уртак¬лаштылар, армиягә кит¬кән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның бер¬сеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктә¬бе¬без белән горурланып яшәр¬гә чакырды алар укучылар¬ны.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара укучылар өчен чын тормыш дәресе булды. -
Туган телем - серле дөнья" исеме астында шигырь укучылар бәйгесе 21.02.2024
Бүген 21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан Арчада "Туган телем - серле дөнья" исеме астында шигырь укучылар бәйгесе узды. Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Хәсәнова Илүзә бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясады һәм 3 урынга лаек булды. Афәрин!
-
Муса Җәлилнең истәлегенә багышлап "Өзелгән җыр" исемле кичә 21.02.2024
Һәр халыкның үз милли каһарманнары бар. Аларның исеме халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе - Советлар Союзы герое, күренекле шагыйрь Муса Җәлил. Быел аның тууына 118 ел тулды. Муса Җәлилнең шигъри иҗаты батырлыкның, Ватанга тугры булуның, чыдамлыкның гимны булып яңгырый. Герой шагыйрьнең юбилеен Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен Россиядә билгеләп үтәләр. Без дә үзебезнең мәктәптә Муса Җәлилнең истәлегенә багышлап "Өзелгән җыр" исемле кичә үткәрдек. Бу чараның максатлары: беренчедән, Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, аның сугыштагы батырлыгы, пленга эләгүе, геройларча һәлак булуы, "Моабит дәфтәрләре белән таныштыру, икенчедән, балаларны Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; өченчедән, шагыйрьнең шәхесе, иҗаты белән кызыксыну , аларга хөрмәт хисе тәрбияләү; дүртенчедән, балаларда туган илгә, Ватанга, үз халкыңа тугры булу, ярату хисләре тәрбияләү. Кичә барышында укучылар Муса Җәлил турында чыгыш тыңладылар, слайд-шоу карадылар, аның шигырьләрен укыдылар. Кичәдә шулай ук Сара Садыйкованың "Көтәм сине" җыры яңгырады.
-
Экологлар белән очрашу 20.02.2024
Бүген бездә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Ахметззянов Рашит Зиннурович һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы кунакта булдылар. Аларга биология һәм химия фәннәре укытучысы Гилязиева Гөлчәчәк Рифгатевна 3 класс укучылары белән "Кошлар - безнең дусларыбыз темасына уздырган уен-әрес тәгъдим итте.
-
"Разговоры о важном" было посвящено Дню защитника Отечества. 19.02.2024
В преддверии праздника, 19 февраля 2024 года, еженедельное внеурочное занятие "Разговоры о важном" было посвящено Дню защитника Отечества.
Сегодня на занятии говорили о защитниках Отечества, о Российской Армии, о поколениях тех, кто защищал нашу Родину. 23февраля – это День воинской славы в Российской Федерации, День защитника Отечества. Еще его называют День Армии. Классные руководители обсудили с обучающимися, что стоит за подвигами, праздниками и буднями защитников Отечества. Это их отношение к воинскому долгу, понимание ответственности за судьбу своей страны. Самое ценное, что человек носит в сердце – чувство любви к Родине, к своему народу и многое другое. То, что называется культурными и духовно- нравственными ценностями. Узнали, какие ценности характеризуют русского воина, изменялись ли они со временем. В завершение занятия ребята подвели итог, что сегодня Российская Армия с честью выполняет свою миссию в ходе Специальной военной операции. Наша армия, прежде всего, защищает возможность каждого гражданина России жить согласно традиционным духовно - нравственным ценностям, которые исторически сделали нашу страну сильным, мирным и свободным государством.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь бәйрәме 15.02.2024
Бүген бездә Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь бәйрәме. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. 9 класс укучылары "Ана бәйрәме"шигырен, 8 класс укучылары "Карак песи"не сәхнәләштерделәр.
-
Тема разговора о важном "День первоокрывателя".
12.02.2024
Сегодня традиционно неделя началась с поднятия флага и исполнения гимна РФ
Тема разговора о важном "День первоокрывателя".
День первооткрывателя – это праздник, который посвящен выдающимся соотечественникам – путешественникам, учёным, исследователям и их открытиям. Первооткрыватели – это, в первую очередь,
профессионалы, которые смогли преодолеть границы стандартной деятельности и посвятили свою жизнь служению людям, науке, своей стране.
Мы сохраняем память о первооткрывателях нашей страны, учимся у них целеустремлённости, верности своему делу, мужеству идти вперёд.
Совершать открытия могут люди разного возраста и профессий. -
"Лыжня России - 2024"
10.02.2024
Бүген Арча стадионында Гомумроссия массалы чаңгы ярышы "Лыжня России - 2024" булып узды. Безнең мәктәп укучылары ярышта катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Мәктәәп командасы составында булган укучыларны (Сафиуллина Алидә, Гайсина Мәдиинә, Газизов Руслан, Файзрахманов Азат, Шакирова Диләрә, Ахметшин Нурислам, Гайсина Мәрьям, Колистратов Адель) ярышка әзерләүдә физкультура укытучысы Ситдиков Айрат Габдельнурович күп көч кертә. Алдагы ярышларда да аларга уңышлар телибез. Афәрин!
-
"Пушкин картасы" кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары куйган "Яратам, бетте-китте" спектакле 08.02.2024
"Пушкин картасы" кысаларында мәктәбебезнең 7 - 9 класс укучылары Арчаның Мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары куйган "Яратам, бетте-китте" исемле бик күңелле, мәгьнәле искитәрлек спектакль карадылар. Укучылар артистларның осталыгына сокланып утырдылар, киләчәктә дә спектакльләргә йөрү теләге уянды.
-
"Гаилә учагының җылысы" 27.01.2024
2024 ел-Россиядә "Гаилә елы" уңаеннан 8 класста "Гаилә учагының җылысы" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Һәркем өчен гаилә-ныклы ышаныч һәм терәк. Чын бәхетнең тәмен татыр өчен һәркемгә дә үз гаиләсе кирәк дигән фикергә киленде. Үрнәк гаиләләрне күзәтеп нәтиҗә ясалды.