МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Әкияттә кунакта" рәсем конкурсы 17.02.2025
8 нче класс укучылары белән олуг язучыларыбыз Г. Тукай, Ш. Мәрҗәни, Г. Ахунов, М. Мәһдиевны искә алу максатыннан "Истә әле, һаман истә" исеме астында сәяхәт дәрес үткәрелде. Татарстан язучыларының балачаклары, тормыш юллары, аларның иҗатлары белән якыннан таныштык, язучыларның язган әсәрләре искә алынды. . һәр укучы үзенең яраткан әсәрләрендәге төп геройны рәсемгә төшергән иде. Дәрес кызыклы һәм бик файдалы булды.
-
"Халык әкиятләре буенча мультпарад" 15.02.2025
21 нче февраль- Туган тел көне. Шул уңаеннан мәктәбебездә туган телгә багышланган кичәләр уздырыла башлады. Бүген 1 - 4 нче сыйныф укучылары белән татарча мультфильмнар карадык. Әлеге мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына бик нык тәэсир ясый. Бер яктан караганда бу- матур, образлы, мавыктыргыч, гади мультфильмнар. Алар баланың аңында яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек һәм тәртипсезлек турында күзаллаулар тудыра. Үзен андагы геройлар белән чагыштыру нәтиҗәсендә бала авырлыкларны җиңеп чыгарга, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәнә. Бу мультфильмнардагы вакыйгалар балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә, аларның фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә.
-
Бөек шагыйрь М. Җәлилнең тууына 119 ел 15.02.2025
Буген бөек шагыйрҗ М. Җәлилнең тууына 119 ел. Муса Җәлил исемен белмәгән кеше юктыр. Ул бары 38 ел гомер гынә яшәсә дә, аның исеме үлемсез. "Туган телем сагында" акциясе кысаларында мәктәптә Муса Җәлилнең туган көнен искә алу кичәсе узды. "Батырлыгың үлемсез синең..." исемле әлеге чарада Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты, ватанпәрвәрлеге турында сөйләнде. Укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле укыды, җырларын башкарды. Чара укучыларда шагыйрьгә карата кызыксыну, горурлык хисе уятты.
-
Бөек мәгърифәтче, галим, педагог һәм мязучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел. 14.02.2025
Бүген бөек мәгърифәтче, галим, педагог һәм мязучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Шул уңайдан укучыларны аның тормыш юлы, иҗаты, фәнни эшчәнлеге белән таныштырдык. Аның язган китапларына күзәтү ясадык. татар халкы өчен тырышкан галимне без гел истә тотарга тиеш.
-
"Күп укыган - көп белер" - китап күргәзмәсе 13.02.2025
21 нче февраль - Туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Күп укыган - күп белер!" исеме астында татар, рус, инглиз, немец, латин, гарәп телләрендә бастырылган китаплардан күргәзмә оештырылды. Балалар китапларны кызыксынып карадылар, бу күргәзмә алар өчен бик файдалы булды.
-
12 февраля 2025 года в 9-х классах прошло итоговое собеседование по русскому языку 13.02.2025
2 февраля 2025 года в 9-х классах прошло итоговое собеседование по русскому языку, после прохождения которого учащиеся получили необходимые рекомендации для успешной сдачи настоящего экзамена летом 2025 года. Экзамен по итоговому собеседованию по русскому языку впервые был введен в нашей стране в 2019 году с целью развития навыков чтения, пересказа и спонтанной речи.
то волнительное испытание сегодня прошли все учащиеся 9 классов не только нашей школы, но и всей страны. За 15 минут отведенного экзаменационного времени ребята должны были выполнить четыре задания:
Прочитать текст вслух.
Пересказать его с использованием дополнительной информации.
Подготовить монолог по одной из выбранных тем.
Составить диалог с экзаменатором – собеседником.
В процессе проведения собеседования велась аудиозапись. Оценка выполнения заданий работы осуществлялась экспертом непосредственно в процессе ответа по специально разработанным критериям с учетом соблюдения норм современного русского литературного языка.
Несмотря на волнение и переживание, наши ребята очень старались и, верим, что они все прошли итоговое собеседование, и теперь нужно только дождаться результатов, которые поступят примерно через неделю.
Хочется надеяться, что оценку «зачет» у нас получат все ученики, ведь они так старались.В завершение хочется пожелать всем ученикам 9 класса успехов и сказать, что они большие молодцы!
-
"Ватанны саклаучыларга багышлана" дип исемләнгән хәрби-патриотик театрлар конкурсы 11.02.2025
-
Кошлар безнең дусларыбыз 10.02.2025
Кыш ае кошларга салкыннары белән түгел, ачлыгы белән дә аеруча куркыныч. Бигрәк тә кышның икенче яртысында урманнарда, агачларда кипкән җимешләр беткәч, хәлләр тагын да мөшкелләнә. Салкыннарда кышка калган кошларның бик күбе нәкъ менә ачтан үлә.
«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе әлеге вәзгыятьне күз уңында тотып, «нәни дуслар»га ярдәм максатыннан оештырыла. Мәктәбебез территориясендә һәрдаим кошларны сыйлап торабыз. -
Россия фәне көне 08.02.2025
Россиядә һәр ел саен 8 февральдә "Россия фәне көне" билгеләп үтелә. Биология һәм химия укытучысы Гиләҗиева Г. Р. укучыларга бу истэлекле коннен килеп чыгу тарихын, Россия галимнэренен ботендонья фэне олкэсенэ керткэн олешлэре белэн таныштырды.Фән казанышлары һәм дөньяның танылган галимнәре белән таныштыру максатыннан, 8 - 9 ны сыйныф укучылары өчен викторина үткәрелде.
-
Татарстан гербы коне 07.02.2025
7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Һәр дәүләтнең, илнең һәм Республиканың символлары бар. Символика-теләсә кайсы дәүләтнең мөһим өлеше. Татарстан Гербы куәт, көч, тарих һәм мәдәниятне гәүдәләндерә — барысы да бер сурәттә. Асылда зур булмаган сурәттә күп мәгънәләр гәүдәләндерелгән. Биредә Татарстан флагының барлык төсләре — ак, яшел, кызыл төсләре чагылдырылган.
7 февральдә класс җитәкчеләре укучыларга Татарстан Республикасының бу мөһим Дәүләт символының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр.