Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>
-
Чыгарылыш - 2015 27.06.2015

Бүген мәктәбебезгә иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе булды.
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Чибәр, сылу кызлырыбыз һәм батыр, акыллы егетләребез! Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә.
Парталар артында калдылар.
Калдылар балачак еллары.
Аттестат – кулларда,
Зур тормыш чакыра
Сезне зур, җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын!
-
Чыгарылыш кичәсе 23.06.2015

Сагышлы да, шатлыклы да бүген бу залда. Алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучыларының бүген зур бәйрәме. Моңсу , чөнки күптәннән көткән, әмма бик тиз килеп җиткән көн бүген. Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары, барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулларына аттестат алдылар. Зур куанычыгыз белән котлыйбыз сезне, укучылар һәм укытучылар.
-
Сау бул, лагерь 21.06.2015

21 көн. Укучылар бүген ял лагеры белән саубуллашты. Спортзалда укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, җәйге ял чорына бер-берсенә матур теләкләр яздылар. Матур җәйге яллар сезгә укучылар. Яңа уку елына ял итеп, көч туплап килегез.
-
Кайгы көне 20.06.2015

Лагерьда 20 нче көн. Кайгы көне. Лагерыбызда бүген Кайгы көне үткәрелде. Балалар белән сугыш еллары, ул чордагы тормыш турында әңгәмә үткәрелде. Һәйкәл янына чыгып балалар мемориаль тактадан сугыш кырларында ятып калган бабайларының исемнәрен барладылар.
-
Хәзинә эзләү 19.06.2015

Бүген отрядлар "Серле карта" төзеделәр һәм шул карта буенча хәзинә яшерделәр. Отрядлар бере- берсенең картасы буенча хәзинә эзләделәр. Күп тырышлык куеп балалар хәзинәне таптылар.
-
Балачактан ришвәтсез. 18.06.2015

Бүген балалар ришвәт турында сөйләштеләр. Тәрбиячеләр тормыштан мисаллар китереп , ришвәтнең тормыш өчен куркыныч икәнен аңлаттылар. Аннары укучылар "Без коррупциягә каршы " исеме астында рәсемнәр ясадылар.
-
17 көн. Арчада Боз сараенда. 17.06.2015

Иртән үк һәр балага куаныч. Бүген алар Боз сараена тимераякта шуарга барды. Тышта җылы, ә анда суык. Суык булса да чыгасы килми. Көн сизелми дә үтеп китте.
-
16 көн . Казанга сәяхәт. 16.06.2015

Лагерь балалары бүген сәяхәт итте. Казанга " Мир Юрского периода" дигән кино карарга барды. Бауман урамының матурлыгына сокланып кайтты. Төрле истәлекле урыннарда фотога төштеләр. Экскурсия истә калырлык булды.
-
Нептун көне 15.06.2015

Бүген , көн кояшлы һәм матур булды. Лагерьда бүген " Нептун көне" үтте. Укучылар рәхәтләнеп ял итте һәм күңел ачты. Көннең икенче өлешендә су кызлары турында әкият карадылар.
-
Лагерьда 12 көн. РОССИЯ көне. 12.06.2015

12 июнь- Россия көне. Шул уңайдан бүген " Балалар туган илне ясый" дигән рәсем көнкурсы оештырдык. Төштән соң фотосессия оештырдык. Көн күңелле узды.
















