Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Интеллектуаль викторина " Белем көне" 15.09.2015

Укучыларыбыз " Белем көне" интеллектуаль викторинасында актив катнаштылар. 4 класс укучысы Вәлиев Рөстәм һәм Әхмәдуллина Диана III дәрәҗәдәге, ә 2 класс укучысы Хәбибуллин Самат II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Котлыйбыз сезне укучылар!
-
Ярминкә. 15.09.2015

12 нче сентябрь көнне укытучыларыбыз Казан шәһәренең "Казан" агропромпаркында уздырыла торган көзге ярминкәгә бардылар. Бу ярминкәдә, төрле районнардан килеп, авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату иттеләр. Безнең мәктәп коллективы да үзенең мәктәп бакчасында үстерелгән кабак, кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер, суган һәм башка продукциясе белән сату итте.
-
Әбиләр чуагы. 14.09.2015

Кояшлы,матур көн... Әбиләр чуагы башланды бугай. Әбиләр чуагын үрмәкүчләр уразасы диләр. Үрмәкүчләр пәрәвез җепләрен очыра башлады...Табигатьтә көз хакимлек итә.
-
Сайлаулар. 13.09.2015

13 сентябрь - Татарстан Республикасы Президентын сайлау көне. Сайлау Курса Почмак мәктәбендә урнашкан УИК №970 тә тыныч кына үтте.
-
Җиңү паркында булып кайттык. 12.09.2015

Укучыларыбыз Ләйлә Сәетзадовна җитәкчелегендә Җиңү паркында булдылар. Алар анда кызыклы уеннар уйнадылар, сугышта һаләк булганнарга куелган обелиск, төрле хәрби техника белән таныштылар. Укучыларыбыз күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
-
Яхшылык эшләргә ашык... 10.09.2015

Укучыларыбыз үзләренең яхшы гамәлләре,эшләре белән өлкәннәрне сөендерүне дәвам итәләр. Бүген 8 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары Фәимә Фәимовна җитәкчелегендә Әһлиулла абый һәм Флюра апа бакчасында бәрәңге алырга булыштылар. Малайлар тырышып казыдылар, кызлар алар артыннан чүпләп бардылар. Әһлиулла абый аларга киңәшләрен бирде, вәгазьләр сөйләде. Күмәклектә - көч, диләр бит, укучылар, аларның укытучылары бергәләп эшләгәч, вакыт та тиз үтте, бәрәңгенең дә чүпләнеп беткәне сизелмәде. Өлкәннәр үзләренең булышчыларына рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләрен теләп, өйләренә озаттылар. "Яхшылык күзгә күренми, яманлык күмеп куелмый",-диләр,эшләнгән яхшылыклар үзебезгә дә бер әйләнеп кайтыр әле......
-
Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит! 09.09.2015

9 нчы сыйныф укучылары Гыймаева Илүзә белән Мәҗитова Энҗе тимурчылык эшенә Рәсүлә апага бардылар. Балалар аңа чишмәдән су алып кайттылар, идәннәрен юдылар, ишегалдын себереп чыгардылар. Укучыларыбыз тырышып эшләделәр, Рәсүлә апа, чәйләр куеп, аларны тәмле ризыклар белән сыйлады. "Олы кешедән рәхмәт сузен ишеткәч, күңелләргә рәхәт булып китте", -диде укучыларыбыз.
-
День финансовой грамотности. 08.09.2015

С учащимися 11 класса была проведена дискуссия на тему "Карманные деньги". Дети высказывались насчет положительных и отрицательных сторон выдачи денег на карманные расходы. В итоге они пришли к выводу, что карманные деньги не должны быть платой за хорошее поведение, хорошую учебу или помощь в домашнем хозяйстве. Карманные деньги должны быть одним из приемов воспитания правильному обращению с деньгами.
-
Доброта-лучшее качество человека. 08.09.2015

Великий китайский мудрец Конфуций говорил: «Попытайтесь быть хотя бы немного добрее — и вы увидите, что окажетесь не в состоянии совершить дурной поступок. А добро сделанное вами, вернется к вам же, еще большим благом».Сегодня в нашей школе классные руководители провели беседу,классные часы на тему "Доброта-лучшее качество человека".
-
Без кышка әзер! 07.09.2015

Иртәдән көн җылы,кояшлы булды бүген.Укучылар,укытучылар җыелып,мәктәп яны тәҗрибә участогында бәрәнге алдык.Барыбыз да тырышып,бәрәңге уңышыбыз әйбәт булганга сөенә-сөенә эшләдек. Пешекчеләребез безне тәмле аш белән сыйладылар.Шулай тырышып эшли торгач бәрәңгене җыеп бетергәнне сизми дә калганбыз.Безнең кышка җитәрлек бәрәңгебез дә,яшелчәбез дә әзер.
















