Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Нептун көне 15.06.2015

Бүген , көн кояшлы һәм матур булды. Лагерьда бүген " Нептун көне" үтте. Укучылар рәхәтләнеп ял итте һәм күңел ачты. Көннең икенче өлешендә су кызлары турында әкият карадылар.
-
Лагерьда 12 көн. РОССИЯ көне. 12.06.2015

12 июнь- Россия көне. Шул уңайдан бүген " Балалар туган илне ясый" дигән рәсем көнкурсы оештырдык. Төштән соң фотосессия оештырдык. Көн күңелле узды.
-
Лагерьда 11 көн. 11.06.2015

Лагерьда бүген 11 нче көн. Бүген балалар " Күңелле стартлар" уенын уйнадылар. Һәр отряд үз көчен кызганмады. Уенда дуслык җиңде. Төштән соң балалар яңа уеннар өйрәнделәр.
-
Джунгли чакыра 10.06.2015

10 көн. Бүген лагерьда җәнлекләр көне булды. Отрядлар җәнлекләр турында кызыклы табышмаклар әйтештеләр. Джунгли турында презентация карадылар. Аннары "Джунгли чакыра" уенын уйнадылар.
-
Табигать кочагында 09.06.2015

Лагерьның 9 көне. Бүгенге көн болында табигать кочагында үтте. Велосипедларга утырып болынга юл тоттык. Балалар рәхәтләнеп ял итеп , уйнап, көч туплап кайттылар.
-
Әкият көне 08.06.2015

Лагерьның 8 көне.Бүген без әкияттә кунакта булдык. Һәр отряд үзе сайлап бер әкият сәхнәләштерде.Укучыларга бүгенге көн бик ошады. Көннең икенче өлешендә укучылар түгәрәктә шөгыльләнде.Модульле оригами ысулы белән сувенирлар ясый башладылар.
-
Зирәкләр һәм тапкырлар 07.06.2015

7 көн. Бүген укучылар үзләрен зирәклектә һәм тапкырлыкта сынадылар.Ахырда дуслык җиңде.
-
Мода көне 06.06.2015

Лагерьның 6 көне. Бүген мода көне. Укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен эшкә җиктеләр. Берсеннән- берсе матур итеп мода күрсәттеләр. Көннең икенче яртысында серле карта буенча отрядлар "Хәзинә" эзләде.
-
Патриотизм көне 05.06.2015

Лагерьның 5 көне. Бүген патриотизм көне үткәрдек. Отрядлар смотр җыр конкурсында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Аннары Туган ил турында презентация карадылар.Көннең икенче өлешендә "Хәзинә " көненә серле карталар төзеделәр.
-
Лагерьда 4 көн. Гиннес рекордлары көне 04.06.2015

Бүген "Акчарлак" ял лагерының 4 көне. "Парклар елы" уңаеннан отрядлар арасында асфальтка туган як паркларын ясау буенча рәсем конкурсы үткәрелде. 2 отряд та бу конкурска бик җитди карадылар һәм бик матур рәсемнәр яссадылар. Көннең икенче өлеше Гиннес рекордлары көне белән дәвам итте. Укучылар яшел келәмгә ятып төрле фигуралар ясадылар.
















