Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 23 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
07.03.2024
Бүген әниләрне,әбиләрне язнын беренче бәйрәме 8март белән котладык.
-
27.02.2024
Мәктәп белән элемтә.Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар Альбина Рауфовнага өйрәнчеккә керәләр.
-
23.02.2024
Февральдә,февральдә
Җилләр уйный кырларда.
Көртләр өелә юлларда
Кар таулары шәп булса да
Суык була урамда.
Әти,абыйларнын ,солдатта булган һәркемнең
Ватанны саклаучылар көне дә
Нәкь менә шушы айда.
Кадерле бабайлар,абыйлар,әтиләребез һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз,ихлас күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Һәркайсыгызга тыныч күк йөзе,сәламәтлек,бәхет,гайлә учакларыгызны сүндермичә ,муллыкта яшәвегезне телибез.
Мөбарәк булсын бүгенге матур бәйрәмегез! -
23.02.2024
Февральдә,февральдә
Җилләр уйный кырларда.
Көртләр өелә юлларда
Кар таулары шәп булса да
Суык була урамда.
Әти,абыйларнын ,солдатта булган һәркемнең
Ватанны саклаучылар көне дә
Нәкь менә шушы айда.
Кадерле бабайлар,абыйлар,әтиләребез һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз,ихлас күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Һәркайсыгызга тыныч күк йөзе,сәламәтлек,бәхет,гайлә учакларыгызны сүндермичә ,муллыкта яшәвегезне телибез.
Мөбарәк булсын бүгенге матур бәйрәмегез! -
22.02.2024
Россиядә ел саен 23нче февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.Ватанын,Туган илен саклау һәркемнең изге бурычы.
Мәктәпкә өйрәнү төркеме балалары белән без бүген махсус хәрби операциядә катнашып,яраланган Гаптрахманов Илназны Ватанны саклаучылар көне белән котладык.Балалар Илназ абыйларына өйрәнгән җырларын,шигырь ,рәсемнәрен бүләк иттеләр.Илназга сәламәтлек,бәхет,рухи көч,унышлар теләп калабыз. -
21.02.2024
21 февраль-Халыкара Туган тел көне.Халыкара Туган тел көне белән котлыйбыз сезне.
Бүген мәктәпкә өйрәнү төркеме балалары белән"туган телем-иркә гөлем"дигән табышмаклар кичәсе үткәрдек.Ә кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә"халкымнын күнел бизәкләре "дигән әңгәмә булды.
Туган тел-дөньяны анлауда кирәкле ачкыч ул.Һәр сабыйның теле Туган теле аша ачыла.Телебез безнен горурлыгыбыз булсын иде.
Туган тел-ин татлы тел,
Туган тел-ин тәмле тел.
Тәмле дип телен йотма-
Туган телне онытма! -
20.02.2024
Туган тел сагында"акциясе кысаларында әтиләргә багышланган шигырьләр белән танышу.Әтиләргә карата хөрмәт,горурлану хисе тәрбияләү.
-
15.02.2024
Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнен туган көне.Шул уңайдан аның иҗатына багышланган күргәзмә оештырдык.Балалар белән Муса Җәлилнен шигырьләрен сөйләдек, укыдык.
Тыңлаган шигырьләре буенча пластилиннан әтәч,маэмай,ромашка чәчәкләрен ясадык. -
14.02.2024
Татарча мультфильм карау.Балаларнын "Шүрәле "әкиятен аңлап кабул итүләренә ирешү,сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру.
-
09.02.2024
"Табигатьне саклыйк "дигән темага әңгәмә.Балалар табигать нәрсә ул һәм аны ничек сакларга ?дигән сорауларга җавап таптылар.Агачларга,кошларга,чишмәләргә гомумән,тирә-юнебезгә сакчыл булырга кирәклегенә төшенделәр.