Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
| Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 1 |
-
29.10.2026

Алтын көз айларында безнең балалар бакчасында тематик рәсемнәр күргәзмәсе узды. Бу күргәзмәне без
"Алтын Көз" дип атадык. -
23.10.2026

Иртәнге түгәрәкне бик җиңел кирегә әйләндереп була: утырдык, сәламләштек, һаваның хәлен билгеләдек, балаларны санадык, көн планын әйттек — һәм алдан тупланган расписание буенча эшләргә киттек.
Тере иртәнге түгәрәк — бу зуррак шөгыль алдыннан үткәрелә торган кечкенә дәрес түгел. Бу — балалар бер-берсенә игътибар итеп, дусларының кәефен сизеп, үзләре турында сөйләргә, ә аерым алганда, яшьтәшләрен тыңларга өйрәнә торган мизгел.
Иртәнге түгәрәк балаларга тәрбиячене генә түгел, ә бер-берсен дә тыңларга ярдәм итә. Тәрбияченең соравына җавап бирү генә түгел, ә яшьтәшнең сүзенә җавап кайтаруны өйрәтә: «Мин ярдәм итә алам», «Бергә гараж төзик әле»,"Бергә курчак белән уйныйк".
-
16.10.2026

Бүген бакчабызда Әтиләр көне уңаеннан "Күңелле старт" дип аталган чара уздырдык. Әти кеше — гаиләнең терәге, ныклы таянычы, шуңа күрә аларны зурлау бик мөһим. Балалар белэн матур җырлар җырлап,күнелле уеннар уйнап әтиләр конен билгеләп үттек. Киләчәк бәйрәм белән Сезне хөрмәтле Әтиләребез!








