Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
| Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
20.02.2026

21 февраль — Халыкара туган тел көне.
Туган тел - ул безнең байлык, горурлыгыбыз! Аны яратыгыз, саклагыз һәм туган телегезне өйрәнегез.
--
-
19.02.2026

Балалар бакчасында 23 февраль бәйрәме - ул балаларда ватанпәрварлык хисләре тәрбияләү , Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисләре формалаштыру чарасы. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безнең балалар бакчасында әтиләр белән спорт күңел ачу чарасы узды. Балалар әтиләре белән бергә төрле бәйгеләрдә катнаштып җитезлек, кыюлык, тизлектә ярыштылар , шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан балалар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
13.02.2026

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлап балалар М. Җәлилнен " Кызыл ромашка" исемле шигыренә рәсем ясадылар.
-
11.02.2026

Физкультура шогыле.
Максат: Балаларнын кунегуләрне дорес итеп ясау, тупларны тәгәрәтеп, ыргытып уйнау,гимнастик баскыч аша атлап йорулэрен, хэрэкэт активлыгын устеру.
-
06.02.2026

6 февраль "Солдатка хат язу көне " буларак билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында «Солдатка хат» акциясе узды. Балалар,әти-әниләр белән бергә катнашып Ватаныбызны саклаучы солдатларга котлау хатлары яздылар һәм рәсемнәр ясадылар.
Балалар еракта булган солдатларга рәсемнәр ,хатлар аркылы җылы хисләрен юллап,аларның тизрәк өйләренә кайтуларын телиләр.Без солдатларга рәхмәтле, аларның батырлыгына сокланабыз һәм җиңү алып кайтуларын телибез!
-
28.01.2026

Рәсем ясау шөгыле. Тема: Туп, туп тубыбыз.
-
20.01.2026

Мәктәпкә әзерлек торкемендэ ин гади математик кузаллаулар формалаштыру шогыле.
Тема: 10 кадәр булган саннарны кабатлау. -
15.01.2026

15 гыйнварда "Кышлаучы кошлар көне" дигән Бөтенроссия экологик көн билгеләп үтелә.
Бу дата уңаеннан безнең балалар бакчасында да «Кышлаучы кошлар көне» дигән экологик - танып белү көне узды.Балалар безнең җирлектәге кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Кошлар белән бәйле шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап эзләделәр, кош рәсемнәрен карадылар, кышкы вакытта кошларга кеше ярдәме кирәклеге һәм кошларны ашату кагыйдәләре турында сөйләштек. Ә алган барлык белемнәрен урамда күрсәттеләр: балалар бакчасы кошларга кунакчыл ашханә оештырды. Җимлекләрне азык белән тулыландыру балаларда күпме шатлык һәм соклану уятты. -
12.01.2026

Иртәнге гимнастика балаларны сәламәтләндерү һәм тәрбияләү чарасы булып тора. Иртән гимнастика белән системалы рәвештә шөгыльләнүче балаларда йокымсырау халәте югала, күтәренкелек хисе барлыкка килә, эшчәнлек сәләте арта. Балалар бакчасында иртәнге гимнастика оешкан рәвештә көн башларга мөмкинлек бирә, көн режимын төгәл үтәүгә ярдәм итә.
-
26.12.2025

Буген безнен Урта-Курса балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булып узды.Балалар бик матур чыгышлар ясадылар:матур итеп җырладылар,биеделәр,шигырьләрен сойләделәр,кар йомарламнары белән уеннар уйнадылар.Кунакка кар әби һәм тиен килде.Ә иң көтеп алынган кунаклар - Кыш бабай белэн Кар кызы килде.Алар балалар белән чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнделәр, шаярып,уйнап алдылар,балаларга узләренен бүләкләрен тараттылар.Бу могҗизалы бәйрәм бик кунелле утте.








