Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
| Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 23 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
29.10.2026

Алтын көз айларында безнең балалар бакчасында тематик рәсемнәр күргәзмәсе узды. Бу күргәзмәне без
"Алтын Көз" дип атадык. -
23.10.2026

Иртәнге түгәрәкне бик җиңел кирегә әйләндереп була: утырдык, сәламләштек, һаваның хәлен билгеләдек, балаларны санадык, көн планын әйттек — һәм алдан тупланган расписание буенча эшләргә киттек.
Тере иртәнге түгәрәк — бу зуррак шөгыль алдыннан үткәрелә торган кечкенә дәрес түгел. Бу — балалар бер-берсенә игътибар итеп, дусларының кәефен сизеп, үзләре турында сөйләргә, ә аерым алганда, яшьтәшләрен тыңларга өйрәнә торган мизгел.
Иртәнге түгәрәк балаларга тәрбиячене генә түгел, ә бер-берсен дә тыңларга ярдәм итә. Тәрбияченең соравына җавап бирү генә түгел, ә яшьтәшнең сүзенә җавап кайтаруны өйрәтә: «Мин ярдәм итә алам», «Бергә гараж төзик әле»,"Бергә курчак белән уйныйк".
-
16.10.2026

Бүген бакчабызда Әтиләр көне уңаеннан "Күңелле старт" дип аталган чара уздырдык. Әти кеше — гаиләнең терәге, ныклы таянычы, шуңа күрә аларны зурлау бик мөһим. Балалар белэн матур җырлар җырлап,күнелле уеннар уйнап әтиләр конен билгеләп үттек. Киләчәк бәйрәм белән Сезне хөрмәтле Әтиләребез!
-
13.10.2026

13 октябрь — Хохлома сәнгате көне. Алтын Хохлома — рус халык бизәве, ул Россиянең милли байлыгы һәм символы булып тора. Бу сәнгатьле бизәү техникасы агачтан ясалган төрле әйберләрне бизәү өчен кулланыла.
Бүген безнең балалар да хохлома,рус сәнгате белән танышты.
-
09.10.2026

9 октябрьдә «Көзге шигырьләр уку көне»буларак билгеләп үтелә. Көз — матур вакыт. Агачларның яфраклары саргая, алар ачык сары һәм кызыл киемнәргә киенә.
Балалар өчен гади көз турындагы кыска шигырьләр табигатьнең , көзге кәефен күрсәтә, бу гаҗәеп вакыт турында сөйли.
Без бүген балалар белән көз турында, көз айлары һәм көзнең характерлы билгеләре турында шигырьләр укыдык.
-
07.10.2026

Безнең тормышыбызда балалар өчен иминлек — беренче урында тора.
7 октябрь — Халыкара юл иминлеге көнендә безнең балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, транспортта һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен карап үттек.Шушы темага юнәлтелгән уеннар уйнадык,пазллар җыйдык,китаплар карадык.
-
06.10.2026

Физик культура эшчәнлегендә урамда саф һавада гимнастик таяклар белән балалар төрле күнегүләр ясадылар.Физик эшчәнлек балаларда координацияләрен, көчләрен һәм сыгылмалылыкларын үстерергә ярдәм итә. Башта җылыну уздырдык, аннары төп элементларга күчтек. Балалар таяклар белән төрле хәрәкәтләр эшләргә өйрәнделәр.
-
01.10.2026

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан безнең Урта Курса балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур. Әлеге чарага балалар бакчасында күп еллар фидакарь хезмәт куйган өлкәннәребез дә чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, җырлар, биюләр,үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.Шулай ук балалар бу открыткаларны үзләренең әби- бабайларына да бүләккә ясадылар. Хөрмәтле өлкәннәребез,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Алдагы көннәрегез кояшлы,якты, гомер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын безнең өлкәннәребез!
-
29.09.2026

Бүген безнең балалар бакчасында балаларда янгын куркынычсызлыгы талэплэрен утэу кунекмэлэрен булдыру максатыннан янгын эвакуациясе үткәрелде.
Тормыш көтелмәгән вакыйгалардан тора.
Баланы катлаулы хәлдә тынычлык сакларга, авыр хәлдән чыгу юлларын табырга өйрәтү мөһим. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларының берсе — белем алу процесында катнашучыларның барысының да иминлеген тәэмин итү.
Сигнал бирелгәч (тревога кнопки басылганнан соң), балаларны балалар бакчасы территориясенә чыгару актив рэвештэ оештырылды.
Төркемдәге балалар белән алдан ук пожар куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрелде: янгын сундеруче һөнәре белән таныштырылды, уттан, төтеннән зыян күрмәскә ничек үз-үзенне тотарга кирәклеген аңлатылды
Эвакуация вакытында барлык гамәлләр дөрес һәм оста башкарылды.
-
23.09.2026

Кисеп ябыштыру шөгыле: «Ваза белән көзге яфраклар»
Бүген без балалар белән бергә вазага көзге яфраклар кисеп ябыштырдык.
Балалар киселгән ваза сурәтен картонга ябыштырдылар һәм аңа җыелган яфраклардан композиция ясадылар.Матур итеп яфракларны ябыштыру күнекмәсен ныгыттылар.
Белем бирү эшчәнлеге барышында балалар көз җитү белән табигатьтәге үзгәрешләргә ихтибар иттеләр.
Балаларга бу шөгыль бик ошады.








