МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
Новости школы
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 18.03.2026Бүген, 18 нче март мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта әти-әниләр алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ПДН инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты эшләре инспекторы полиция лейтенанты Габидуллина Гүзәл Зөлфәт кызы катнашты һәм районда балалар һәм яшьүсмерләр арасында күзәтелгән тәртип бозулар, җинаятьләр, аларны кисәтү чаралары турында чыгыш ясады, сорауларга җаваплар бирде.
Икенче көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габдрахманова О.Р. апрель-май айларында узачак Бөтенрәсәй тикшерү эшләре турында чыгыш ясады.
Өченче көн тәртибе буенча татар теле hәм татар әдәбияты укытучысы Галиева Г. Р. "Мәктәп hәм гаилә бердәмлеге" дигән темага эчтәлекле чыгыш ясады.
Дүртенче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гайнуллина Г. Р. тәрбия эшенә анализ ясап үтте.
Соныннан җыелышны Арча муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы дәвам итте. Әти - әниләр белән профилактик әңгәмә үткәрде. Эльвира Шамилевна тәмәке hәм спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында искә төшерде hәм шулай ук бу начар гадәтләрнең никадәр куркыныч булуын аңлатты. Соңыннан сөйләшүләр классларда дәвам итте.
К списку новостей






