МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
-
Бәйрәм белән! 08.05.2026

Бөек Җиңү көне — безнең өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без тынычлык өчен гомерләрен кызганмаган батырларыбызны искә алабыз, аларның якты истәлегенә баш иябез.
Быелгы митинг та күңелләрдә тирән эз калдырды. Укучыларыбыз үзләренең чыгышлары белән бу бәйрәмгә аерым бер җылылык, ихласлык өстәделәр. Аларның җырлары, биюләре, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйләнгән шигырьләре һәркемнең күңелен кузгатты.
Бу чыгышлар — бары тик сәнгать кенә түгел, ә буыннар бәйләнеше, тарихка, Ватанга мәхәббәтнең ачык мисалы. Укучыларыбыз үзләренең сәләтләре, тырышлыклары белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең активлыгыгыз, иҗади сәләтегез, патриотлык хисләрегез киләчәктә дә шулай балкып торсын.
Шулай ук әти-әниләргә һәм укытучыларга да зур рәхмәт. Балаларда туган телгә, тарихка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә сезнең өлешегез бик зур -
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы 08.05.2026

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш чоры балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 81 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнүсагышларын оныта торган түгел…
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! -
«Наши Герои живут рядом». 07.05.2026

Продолжается 6 неделя конкурса «Эковесна-2026» Друзья, с гордостью и теплом в сердце объявляем: стартовала 6-я, особенная неделя республиканского конкурса «Эковесна-2026».
Тема этой недели: «Наши Герои живут рядом».
Это время, когда мы говорим «спасибо» не только словом, но и делом тем, кто рядом с нами, кто подарил нам мир, труд и защиту. В центре внимания — ветераны Великой Отечественной войны, участники СВО и ветераны труда. Мы заботимся о них, приводим в порядок придомовые территории, благоустраиваем мемориалы и памятники, чтобы память о подвиге жила в чистоте и красоте.
Сегодня наши девятиклассники стали настоящими тимуровцами. Ребята с огромным уважением и заботой пришли на помощь к матери бойца СВО Гарипова Раниля. Они сделали весеннюю уборку вокруг дома, проявив неравнодушие и искреннее участие. Это был урок доброты, который запомнится всем. Спасибо нашим ученикам за неравнодушие и золотые сердца! Вы — настоящие патриоты.






