Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Иртәнге линейка. 17.03.2020

Бүген иртәнге линейкада мәктәп-балалар бакчасы директоры Кутдусов Р.Ф. укучылар белән грипп, ОРВИ, коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары, юлда йөрү кагыйдәләре, аеруча велосипедта йөрү кагыйдәләре турында сөйләшү алып барды.
-
Тыл ветеранының юбилей чарасында 14.03.2020

Бүген Пешәнгер авылында гомер итүче тыл ветераны Сәйфуллина Ингелсина апанын гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилей көне. Бу көн хөрмәтле ветераныбыз өчен икеләтә истәлекле булды. Ана Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды. Әлеге чарада Пешәнгер мәктәбе укучылары да катнашты.
-
Тыл ветераннары белән очрашулар дәвам итә 11.03.2020

Башлангыч мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган ветераннар турында мәгълумат җыюны дәвам итәләр. Мирҗәм авылында яшәүче хөрмәтле ветераныбыз Ахмадиева Н.Г. укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, аларга матур теләкләрен белдерде.
-
Тыл ветераннарын 8 Март бәйрәме белән котладык 07.03.2020

Бүген укучыларыбыз тыл ветераннарында булдылар. Аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, үз куллары белән әзерләгән открыткаларны бүләк итттеләр.
-
Әбиләр бездә кунакта 06.03.2020

Бүген балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе үтте. Нәниләр бәйрәмгә әбиләрен, яраткан дәү әниләрен чакырдылар. Бәйрәмдә әниләр, әбиләр турында шигырьләр, җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.
-
Тыл ветераннарында 05.03.2020

Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
Мәктәп укучылары "Сугыш балалары" акциясе үткәрә. Укытучылар белән укучылар тыл ветераннары янына баралар, алар турында анкеталар җыялар, сугыш елларының авырлыклары турында язмалар туплыйлар.
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2020

1нче сыйныф укучысы Газимов Б. белем дөньясындагы беренче җиңүен бәйрәм итте. “Кемнең миллионер буласы килә?” уенының биш юнәлеше (Әлифба, Азбука, Математика, Музыка, Әйләнә-тирә дөнья) буенча оештырылган биремнәрне башкарды. Бу бәйрәмдә ул үзенең җыр-биюгә осталыгын да күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Газимов Б.ны “Белем иле”ндәге беренче зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
Тыл ветераннарын бүләкләү 03.03.2020

Җиңү җиңел бирелмәде. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койса, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм арык җилкәле яшүсмерләр алыштырды. Без тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбызны игътибар үзәгеннән читтә калдырмаска тиеш. Бүген мәктәп-бакча директоры Кутдусов Р.Ф. тыл ветераннарын, Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, медальләр белән бүләкләүдә катнашты.
-
Иртәнге линейка. Юлда йөрү кагыйдәләрен беләбезме? 03.03.2020

Иртәнге линейка вакытында директор Кутдусов Р.Ф. укучылар белән, аларның юлда йөрү кагыйдәләрен, "өй-мәктәп-өй" маршрутында дөрес хәрәкәт итүне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклап, әңгәмә үткәрде.
-
Бөек Җиңүгә 75 ел 02.03.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган почмак күргәзмәсе яңартыла, тулыландырыла.









