Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
ТАССР төзелүгә 100 ел 21.01.2020

Мәктәп-балалар бакчасында ТАССР төзелүнең 100-еллыгына багышланган чараларга старт бирелде. Иң беренче эш итеп "ТАССР төзелүгә - 100 ел" дигән тематик почмак булдырылды.
-
Безнең кар бабайлар, эреп, юкка чыкмас! 20.01.2020

Кар бабай - кышын ясалучы кардан әвәләнгән гади скульптура. Кар бабай әвәләү - элеккедән үк килгән балаларның күңел ачу чарасы. Әмма быелгы җылы һава торышы урамда балалар әвәләп ясаган кар бабайларны да эретеп юкка чыгарды. Балалар бакчасындагы нәниләр кар бабайны кисеп ябыштырдылар. Болары инде, эреп, юкка чыкмас!
-
Ата-аналар җыелышы 17.01.2020

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш кысаларында сыйныф җитәкчеләре үз классларында математика фәненнән ачык дәресләр күрсәттеләр. Аннан соң әти-әниләр белән классларда икенче чирек йомгаклары буенча сөйләштеләр. Җыелышның өченче өлешендә барлык ата-аналар каршында мәктәп-балалар бакчасы җитәкчесе Кутдусов Р.Ф. чыгыш ясады. Үз чыгышын ул укыту-тәрбия өлкәсендәге мөһим проблемаларга багышлады.
-
Аларга унышлар телик! 16.01.2020

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Галәүтдинова И.Р.ның 4нче сыйныф укучысы Фазуллина И.Л. татар теленнән Республика күләм олимпиаданың район этабында җиңү яулады. Бу көннәрдә алар Республика күләм олимпиадага әзерләнәләр. Аларга уңышлар телик!
-
Саф һавада кышкы уеннар 15.01.2020

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Кышкы уеннар балалар өчен аеручада кызыклы уза. Рәхәтләнеп кар тәгәрәтеп, чаналарда шуып.
-
Балалар иҗатында АК КЫШ 12.01.2020

-
Кышкы уеннар 09.01.2020

Кышкы саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. Чаңгыда, чанада шуу, кар бабай ясау, бер-береңә кар түмгәкләре ыргытып уйнау һәм башка төрле уеннар балаларга шатлык, энергия, бәхет өсти.
-
Кышкы каникуллар 04.01.2020

Укучыларның кышкы каникуллары күңелле үтә.
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
2019 нчы елның соңгы уңышлары 31.12.2019

Шашка-шахмат буенча профсоюз зона ярышларында безнең мәктәп-балалар бакчасының педагогик хезмәткәрләре матур уен күрсәттеләр. Магсумова Г.Х. - 1 урынга, Котдусова Г.М 2нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә 27.12.2019

Бүген Пешәнгер авылы мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребезнең "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Нәниләр үзләренең нәфис сүзгә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.Әти-әниләр, авыл халкы, сокланып, балаларның чыгышларын тамаша кылдылар.









