Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Балалар бакчасында аппликация шөгыле 05.02.2020

Нәниләр иҗат итә: аппликация "Кышкы фантазия"
-
Нәниләрнең кышкы иҗаты 04.02.2020

Балалар бакчсында тәрбияләнүчеләр саф һавада кар сыннары иҗат итәләр. Күмәк эшләү бигрәк күңелле!
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре - кара кумер.
Дидек: "Син урам себер!"
-
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне 03.02.2020

2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн.
Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата.
Әлеге истәлекләрне бүген политинформация кысаларында яңарттылар. Укучылар Сталинград сугышы вакыйгаларын яктырткан видеофильм карадылар.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек: "Юл әлифбасы" түгәрәгендә 31.01.2020

"Юл әлифбасы" түгәрәгендә укучылар, ике командага бүленеп, юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерәләр, белемнәрен сынап карыйлар. Бердәм командада эшләү иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә булыша.
-
Кечкенәләр төркемендә әвәләү эшчәнлеге 30.01.2020

Эстетик сәнгать үсеше - белем бирү һәм укыту процессында төп урын алып торучы мөһим бер чара. Шул чараларның бер өлеше буларак әвәләү шөгыле дә әлеге үсештә гаять зур роль уйный. Балалар бу эшне аеруча кызыксынып башкаралар. Пластилин белән әвәләү вакытында баланың бармак моторикасы эшчәнлеге, кул хәрәкәтләре, уйлау һәм уйлап табу сәләте яхшыра. Бала предметның төсен, формасын, зурлыгы турында мәгълүмат ала, алынган эшен азакка кадәр җиткерү сыйфаты формалаша.
Кечкенәләр бүген кош әвәләп ясадылар.
-
Нәниләр авыл китапханәсендә 29.01.2020

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар әйләнә-тирә дөнья белән танышу эшчәнлегендә авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар.
-
Зур җиңү! 28.01.2020

Мәктәбебез өчен шатлыклы һәм дә дәрәҗәле вакыйга булып узды. 4 нче сыйныф укучысы Фазуллина И.Л., Казан шәһәрендә татар теле фәненнән республика күләм олимпиадада катнашып, җиңу яулап кайтты. Укучыбызны һәм аның укытучысы Галәүтдинова И.Р.ны җиңүләре белән котлыйбыз, тагын да зур уңышлар телибез.
-
"Блокадный хлеб" акциясе 27.01.2020

Бүген укучылар "Блокадный хлеб" акциясендә актив катнаштылар. Алар авыл халкына 27 январь көненең Ленинградны немец гаскәрләренең чолганышыннан тулысынча азат итү көне булуы турында, блокада икмәге турында мәгълүмат бирделәр. Әлеге мәгълүматны чагылдырган листовкалар тараттылар, халкыбызның Бөек Ватан сугышында кылган батырлыкларын онытмаска, хәтердә сакларга өндәделәр.
-
Мәктәпкүләм тәрбия сәгате "Ленинград блокадасы" 27.01.2020

Укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан хәтер сәгате үткәрелде. Блокада сүзенә аңлатма бирелде, “Блокадный Ленинград глазами детей” документаль фильмы аша 872 көнлек блокаданың нинди шартларда узуы белән таныштык. Бүгенге көндә тыныч, матур тромышта яшәвебез белән горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчан да онытмаска тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.
-
Музей - хәтер почмагы 24.01.2020

Безнең тормышыбызның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрәбез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.
Мәктәп белән тыгыз элемтәдә булган Пешәнгер авыл китапхәнәчесе Сабирзянова Р.Н. укучылар белән мәктәп музеенда "Музейлар - хәтер почмагы" дип исемләнгән чара үткәрде. Әби-бабалардан, буыннан-буынга күчеп килгән әйберләрнең кадерләп саклануын күрсәтеп, укучыларда туган төбәгебезгә һәм аның халкына хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү - әлеге чараның төп максаты иде.









