Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 20.02.2021

21 февральдә барлык халык Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без мәктәбебездә укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз. Быел да, 20 февраль көнне Пешәнгер башлангыч мәктәп - бакчаның 1-4 сыйныф укучылары белән “Фольклор кичәсе” дип аталган кичә уздырдык. Укучылар татар халык уеннарын уйнадылар, такмакларын сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Ахырдан барыбыз да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарып таралыштык. Шунысы сөендерә, балалар үз туган телләренең җәүһәр мирасы булган мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп беләләр икән. Димәк, әле безнең киләчәгебез өметле, туган телебез яшәячәк дигән сүз.
-
Урок цифры "Приватность в цифровом мире"
17.02.2021
В рамках Всероссийской образовательной акции «Урок цифры» в школе с 15 по 19 февраля для обучающихся 1-4 классов мы провели цифровые уроки по теме «Приватность в цифровом мире». Цель «Урока цифры»: развитие ключевых компетенций цифровой экономики, ранняя профориентация в сфере информационных технологий у школьников.
-
Герой шагыйрь - Муса Җәлил 15.02.2021

Бүген балалар герой шагыйребез М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларыбыз М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Муса Җәлил һаман безнең арада! 15.02.2021

Февраль ае истәлекле даталарга бай. Шуларның берсе, безнең мәктәптә традиция буенча үткәрелеп килә торганы - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын һәм батырлыгын чагылдырган документаль фильм карадылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Әфганистан - йөрәк ярасы 15.02.2021

Әфганстан... Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакыттта сихри дә, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокыларын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды. Ун елга якын барган сугыш. Шушы еллар эченә күпме батырлык, меңләгән һәлак булучы, шигырьләр һәм җырлар иҗат ителгән, үлемсез хәтергә күпме кайгы хәсрәт сыйган! Бүгенге очрашу ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты - исәннәр хакында. Якташлар батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен җыелдык.
Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, шуларның берсе - авылдашыбыз Әскәров Радик абый белән очрашу оештырдык.
Кичәбезне йомгаклап, бергәләшеп, авылдашыбыз Васыйл Әһлиуллин каберенә чәчәкләр салырга бардык һәм аны бер минут тынлык белән искә алдык. -
Саф һавада "Кар бабай" ясыйбыз
05.02.2021
“Кар бабай”
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык. -
Кошларны ашатабыз / Кормим птиц
04.02.2021
Кышлаучы кошларга кышын бик авыр. Алар салкыннардан курыкмый, иң салкын һава шартларында да ризык таба. Әмма кар, бураннар һәм көчле салкыннар вакытында кошлар ач тора һәм хәтта үлә. Алар безнең йортларга ярдәм сорап киләләр. Ә без кышын каурыйлы дусларыбызга ярдәм итәргә тиеш. Салкыннар башлану белән без аларга ашханәләр ачабыз. Хәзер нинди кошларның килүен күзәтәбез. Балаларда табигатькә карата танып-белү кызыксынуы бик зур. Аларга ярдәм күрсәтеп кенә, бала үзен табигатьнең бер өлеше итеп тоя алачак.
Зимой зимующим птицам очень трудно. Зимующие птицы не боятся морозов, добывают еду даже в самую холодную погоду. Но во время снегопадов, метелей и сильных морозов птицы голодают и даже погибают. Они прилетают к нашим жилищам за помощью. А мы должны помочь пережить зиму пернатым друзьям. С наступлением холодов в детском саду с детьми повесили на участке кормушки. Теперь наблюдаем, какие птицы прилетают и кормим их. У детей очень развит познавательный интерес к природе. Только заботясь оказывая им помощь, ребенок сможет почувствовать себя частью природы.
-
Татарча мультфильмнар карыйбыз 04.02.2021

2021 нче ел Туган тел елы булганлыктан бүген укучылар дәрескә кадәр татарча мультфильмнар карадылар
-
Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә 03.02.2021

2021 нче ел Татарстан Республикасында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан "Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә" проекты кысаларында 4 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Д. эше. Г.Тукай "Кәҗә белән сарык".
-
Экологик атна
03.02.2021
Бу атна мәктәбебездә экологик атна дип игълан ителде. Шул уңайдан без, укучылар белән, "Экологик сукмак буйлап" дигән эшлекле уен уздырдык. Балалар экологияга кагылышлы табышмакларга һәм кызыклы сорауларга җавап таптылар.









