Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Нәүрүз 19.03.2021

Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз бәйрәменең исеменә килгәндә, фарсыча «ноу» - яңа, «руз» көн дигән мәгънәне белдерә. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә.
Татарларда исә бу бәйрәм онытыла язып калган иде. Соңгы елларда этнограф һәм фольклорчыларның тырышлыгы белән ул бәйрәм турында халыктан байтак мәгълүмат тупланды. Шулар нигезендә мәдәни учреждениеләребез аны милли йола бәйрәме буларак кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару буенча нәтиҗәле эшләп киләләр. Хәзер инде ул шәһәр һәм авылларда, шул исәптән мәктәпләрдә, традицион бәйрәм буларак үткәрелә башлады
-
"Масленица" бәйрәме 17.03.2021

Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар элек-электән зурлап билгеләп үткәннәр.Бүген балалар бакчасында да "Масленица" бәйрәме белән таныштылар. Ахырдан бергәләп коймаклар, калачлар белән чәй әчтеләр, уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм барысына да бик ошады!
-
Н. Сафинның тууына 100 ел 14.03.2021

Якташыбыз Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафинның тууына 100 ел уңаеннан "Батырларның даны мәңгелек" исеме астында искә алу кичәсе булып узды. Нәкыйп аганың улы Данил абый, туганнары, якыннары, авылдашлары, кайткан кунакларыбыз героебыз турындагы хатирәләрне яңарттылар. Нәкыйп Сафин - барыбызга да үрнәк алып яшәрлек шәхес. 21 яшендә Герой исеменә лаек булган Нәкыйп Сафа улы тырыш, намуслы, максатчан җитәкче һәм гаиләдә кайгыртучан әти, бабай булган. Кичәдән соң мемориал обелискка барып, Н. Сафинны искә алып, чәчәкләр куелды.
-
"Татар малае - 2021" конкурсы 12.03.2021

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Әхтәмов Ф. “Татар малае - 2021” районкүләм бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Яз гүзәлләре бәйгесе 08.03.2021

Халыкара хатын-кызлар көне, 8 нче март бәйрәме уңаеннан 1-4 сыйныф кызлары арасында "Яз гүзәле" бәйгесе булып узды. Кызлар үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәттеләр. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барылды. Бәйге җылы, уңай атмосферада узды.
-
Ягез әле, кызлар! 05.03.2021

Кечкенә нәниләребез, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Ягез әле, кызлар" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырдылар.
-
Сау бул, Әлифба! 04.03.2021

1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре 2, 3, 4 нче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар, “Белем иле”нең «Әлифба», «Азбука» тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар. Шул рәвешле алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз -
Буклет "Правила пожарной безопасности детям" 26.02.2021

В школе проведена беседа "Огонь наш друг, огонь наш враг". Ребята ознакомились с распространенными причинами возникновения пожара, с опасными факторами пожара. В заключение ребята посмотрели поучительные видеоролики. Всем были розданы буклеты "Правила пожарной безопасности детям".
-
Ут дусмы, дошманмы? 25.02.2021

Башлангыч сыйныфларда "Янгын куркынычсызлыгы"на багышланган класс сәгатьләре үтте.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 24.02.2021










