Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Милли уеннар өйрәнәбез 20.03.2017

Балалар бакчасында милли уеннар өйрәтүгә тәрбиячеләр зур өстенлек бирә. "Наза", "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш" уеннарын нәниләр зур кызыксыну белән өйрәнәләр
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2017

Бүген мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр башта "Әлифба бәйрәме" кичәсен карадылар, ә аннан соң җыелыш классларда дәвам итте. Алдагы чиреккә яңа максатлар һәм бурычлар куелды.
-
"Имин булсын юллар!" 15.03.2017

Бүген мәктәп-бакчабызда юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган кичәләр үтте. Бәйрәмебездә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар бакчасында Нигъмәтҗанова Л.Г. " Юлда йөрсәң, бул өлгер - юл кагыйдәләрен бел!" темасына зурлар төркемендә ачык эшчәнлек күрсәтте. Котдусова Г.М. башлангыч сыйныф укучылары белән " Имин булсын, юллар!" темасына, укучыларның юл билгеләрен белүләрен тикшерү максатыннан, КВН үткәрде. Балалар бакчасы нәниләре дә, укучылар да юлда йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләләрен күрсәттеләр. Барыбыз өчен дә юллар имин булсын!
-
Без тәртип яклы! 14.03.2017

Мәктәп-балалар бакчасында Арча муниципаль районының башкарма комитетыннан килгән әйдәп баручы белгеч Нигматуллин М.К. ,укучыларны яшүсмерләр арасындагы тәртип бозуларны кисәтү максатыннан, чыгыш ясады.
-
Шахмат түгәрәгендә
13.03.2017
Укучылар атна саен шахмат түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Тәнәфесләрдә дә өстәл уеннары белән бик теләп уйныйлар.
-
Сак булыгыз! 10.03.2017

Яз үзенең матурлыгы белән бер рәттән кеше тормышы өчен куркыныч чор да ул. Түбәләрдәге боз сөңгеләренә игътибарлы булыгыз! Үзегезнең сәламәтлегегезгә, куркынычсызлыгыгызга битараф булмагыз!
-
Кышкы уеннар
09.03.2017
Балалар бакчасы нәниләре саф һавада кышкы уеннар уйнауны дәвам итәләр.
Саф һавада чыныгабыз,
Йөгерешеп уйныйбыз.
Күпме генә уйнасак та,
Уеннан һич туймыйбыз!
-
Кызлар-йолдызлар 07.03.2017

Бүген мәктәптә укучы кызларыбыз арасында "Кызлар-йолдызлар" конкурсы үткәрелде.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2017

Язның беренче бәйрәме-
8 Март белән!
Тормыш матур, тормыш ямьле
Бары хатын-кыз белән!
Сәламәтлек, озын гомер
Телибез барыгызга.
Бәхет-шатлыкта гына
Яшәгез барыгыз да!
-
Әбиләр бездә кунакта. 03.03.2017

Мәктәбебездә бәйрәм алдыннан "Әбекәй-алтыным" исеме астында әбиләр һәм оныклар арасынды мавыктыргыч ярыш булып узды.
Безнең мәктәпкә бүген
Әбиләр килгән.
"Оныгымның уку йортын
Бер күрим," - дигән.
Әби, оныклар белән
Зур кичә булды.
Җиңелүче юк монда -
Бар да җиңүче булды.









