Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
9 декабрь - Геройлар көне. 09.12.2017

Геройлар көне уңаеннан мәктәп-бакчада бик күп эшләр эшләнде: геройлар көненә карата рәсемнәр конкурсы, авылыбыз геройлары турында әңгәмәләр, презентацияләр,фильмнар карау, сугышта һәлак булучыларның һәйкәленә веноклар кую.
Бигрәк тә укучыларыбыз Мирҗәм авылыннан чыккан өч герой белән горурландылар.
-
Канатлы дусларыбызга булышыйк ! 07.12.2017

Кышкы салкыннарда канатлы дусларыбызга булышу - алар өчен җимлек булдыру, ашатып тору һәм ярдәм итү максаты белән укучыларыбыз, мәктәп-бакча территориясенә җимлекләр куйдылар. Канатлы дусларыбыз җимлекләрне үз итеп тә өлгерделәр.
-
Саф һавада уеннар! 04.12.2017

Ниһаять җир өстенә ап-ак кар ятты. Сабыйларыбыз да кышкы уеннарны бик сагынганнар, рәхәтләнеп уйнадылар.
-
Шашка ярышларына әзерлек 02.12.2017

Шашка түгәрәгенә йөрүче балалар уенның төп серләренә төшенәләр. Укучыларыбыз тәнәфесләрдә, дәрестән соң вакытларда шашка уйнап ярышалар. Җиңүчеләр билгеле булгач, район ярышларына әзерлек башланачак.
-
"Минем яраткан әнием!"конкурсына йомгак ясалды. 29.11.2017

Кенәр балалар иҗат йорты тарафыннан игълан ителгән "Минем яраткан әнием !" рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурста мәктәбебез укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик актив катнашты. Балалар берсеннән-берсе матур рәсемнәр. аппликацияләр ясап алып килгәннәр. Мәктәп комиссиясе тарафыннан эшләрләр тикшерелде һәм урыннар билгеләнде. Уңай эшләр Кенәр балалар иҗат йортына җибәрелде.
-
Юбилярны котлыйбыз! 27.11.2017

Мәктәп-бакчабызның тәрбиячесе Асхадуллина Мәрвәридә Риф кызын туган көне белән котларга Арча мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчесе Харисов В.В.һәм район балалар бакчалары методисты Мухаметшина А.Т. килде. Юбилярга бик матур теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде, мактау кәгазьләре тапшырылды.
-
Бүген бездә Әниләр бәйрәме. 24.11.2017

Пөшәнгәр башлангыч мәктәп-балалар бакчасы үзләрендә белем һәм тәрбия алучы балаларның барлык әниләрен кунакка җыйды. Бәйрәм балалар бакчаларының монтажы һәм концерт номерлары белән башланып китте.Алардан соң бәйрәмгә "Алтын алмалар" исемле мини-спектакль белән мәктәп укучылары кушылды. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте, ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне бүләк иттеләр.
-
Рәхәтләнеп уйныйбыз! 22.11.2017

Тәрбиячеләребез көн саен шөгыльләрне кызыклы итеп үткәрәләр. Төрле яңа уеннар аша спортка, музыкага кызыксыну уяталар.
-
Физкультурадан ачык дәрес 20.11.2017

2 нче класста физик тәрбия буенча ачык дәресләр булып узды. Физик тәрбия укытучысы авыш эскәмия буенча шуышу һәм гимнастик матада каршылыклар аша үрмәләп чыгарга өйрәтте. Укучылар бик актив катнаштылар, дәрес темасын бик тиз үзләштерделәр. Дәрестә күңелле уеннар уйнап, эстафеталар үткәреп материалны ныгыттылар.
-
Ата-аналар җыелышы 18.11.2017

Бүген мәктәп-бакчада ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта ата-аналар җыелышына председатель, секретарь сайлау, I чиреккә анализ, балаларны тукландырудагы яңалыклар, 2016-20017 нче уку елының финанс отчеты , "Госуслуга" порталында эшләү, шәхси кабинетлар ачу турында сөйләшенде. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җаваплар алдылар.









