Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 242 |
| У нас учат: | 31 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Сабантуе-хезмәт туе/ Сабантуй-праздник труда 30.05.2023

Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Без бай тарихыбызны, тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын, бөек шәхесләребезнең әсәрләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күз карасыдай сакларга тиеш. Кызганычка каршы, балалар буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф – гадәтләрнең югалып бару чорында яшиләр. Татар халкының моңлы җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары балаларның күңелләрендә уелып калсын өчен бакчабызда Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Милли кием кигән балалар һәр төркемнән бүләкләр җыйдылар, бәйрәмгә чакыру өләштеләр. Бәйрәм яшел үләнле мәйданчыкта үткәрелде. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырады, балалар белән бик күп төрле татар халык уеннары уйналды: аркан тартышу, капчык сугыш, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән су ташу һ.б. Һәрбер бала үзенең осталыгын, өлгерлеген, җитезлеген күрсәтте. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде.
Сабантуй-один из самых больших праздников татарского народа. Это праздник труда и дружбы. Мы должны беречь нашу богатую историю, красоту многозначительной национальной мелодии, произведения великих личностей, традиции и обычаи татарского народа как зеницу ока. К сожалению, дети живут в эпоху исчезновения национальных традиций, передаваемых из поколения в поколение. Чтобы татарские народные песни, зажигательные танцы, веселые игры запомнились детям, в нашем саду прошел праздник Сабантуй. Дети в национальных костюмах от каждой группы собирали подарки, раздавали приглашения на праздник. Праздник проводился на площадке. Звучали национальные мелодии, с детьми играли в разные татарские народные игры. Каждый ребенок демонстрировал свое мастерство, ловкость. Ни один ребенок не ушел с праздника без подарка. Мероприятие, организованное в детском саду, очень понравилось ребятам.
-
29.05.2023

В целях предотвращения гибели детей на водных объектах и защиты их здоровья в купальный сезон провели инструктажи и разъяснительные беседы с обучающимися и их родителями по соблюдению правил безопасного поведения на водных объектах.
Безопасность жизни детей на водоёмах во многих случаях зависит только от нас! Жизнь и здоровье детей в наших руках!
-
Позаботимся о безопасности детей!/ Балаларның иминлеге турында кайгыртыйк! 26.05.2023

Вот и наступают долгожданные летние деньки! Дети и взрослые радуются ласковому солнышку, легкому ветерку, пению птиц, вкусным дарам природы. Но, к сожалению, лето таит в себе и немало опасностей.Одно из таких ситуаций – падение детей из окон. Оставляя в летние дни окна открытыми, родители часто не задумываются о возможных последствиях. А малыши в силу своего возраста пока не могут оценить степень риска и надежности установленной москитной сетки. В группе второго раннего возраста № 5 педагоги рассказали детям о том, что открытое окно может быть очень опасным, и напомнили о правилах поведения и безопасности: «Не подходи к открытому окну, если рядом нет взрослых», «Не прыгай на кровати, кресле, которые стоят рядом с окном».Для родителей педагоги подготовили буклеты, в которых очередной раз напомнили о необходимости соблюдать все меры предосторожности.
Менә күптән көтелгән җәйге көннәр килә! Балалар һәм өлкәннәр назлы кояшка, җиңел җилгә, кошларның сайравына, табигатьнең тәмле бүләкләренә шатланалар. Ләкин, кызганычка каршы, җәй үзендә бик күп куркынычлыклар яшерә. Мондый хәлләрнең берсе – балаларның тәрәзәдән егылуы. Җәйге көннәрдә тәрәзәләрне ачык калдырып, ата-аналар еш кына мөмкин булган куркынычлыклар турында уйламыйлар. Ә балалар, кечкенә булу сәбәпле, әлегә урнаштырылган москит челтәренең куркыныч һәм ышаныч дәрәҗәсен бәяли алмыйлар. Икенче кечкенә яшьтәге 5нче төркемдә педагоглар балаларга ачык тәрәзәнең бик куркыныч булуы турында сөйләделәр, үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр: «Янда олы кеше булмаганда – ачык тәрәзәгә якын килмә», «Тәрәзә янында торган караватта, креслода сикермәскә». Ата-аналар өчен педагоглар буклетлар әзерләделәр, аларда барлык саклык чараларын үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.
-
Безопасное лето/ Куркынычсыз жәй 25.05.2023

В преддверии лета дети будут больше времени проводить на улице, а значит, есть опасность нахождения дошкольников вблизи дорог. Поэтому мы с детьми повторили правила дорожного движения, закрепили сигналы светофора. А также побеседовали отротуаре и о пешеходном переходе. Дети внимательно слушали и обещали соблюдать правила безопасности на дороге.
Жәй алдыннан балалар урамда күбрәк вакыт үткәрәчәк, димәк, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юллар янында буллу куркынычы бар. Шуңа күрә без балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладык, светофор сигналларын ныгыттык.Шулай ук тротуар һәм зебра турында әңгэмәләштек. Балалар әңгәмәне игътибар белән тыңладылар һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.
-
«Дисциплина на улице – залог безопасности»/ "Урамдагы тәртип-иминлек гарантиясе" 24.05.2023

Безопасность ребенка на дороге, безусловно, важная и актуальная тема, первоочередная проблема. Особое значение в решении этой проблемы имеет заблаговременная и правильная подготовка самых маленьких наших пешеходов – детей, которых уже сейчас за воротами дома подстерегают серьёзные трудности и опасности. Изучение правил дорожного движения учит детей дисциплинированности на дорогах и умениям сознательно применять правила на проезжей части.Навыки выполнения ПДД нужны всем и всегда. Важно формировать у каждого из детей культуру безопасного поведения на дороге на всю последующую жизнь.
Баланың юлда куркынычсызлыгы, әлбәттә, мөһим һәм актуаль тема, беренче чираттагы проблема. Бу проблеманы хәл итүдә безнең иң кечкенә җәяүле балаларның алдан әзерләнүе аеруча мөһим, аларны хәзер үк өй капкасы артында җитди кыенлыклар һәм куркынычлар көтә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү балаларны юлларда дисциплиналылыкка һәм юл йөргәндә кагыйдәләрне аңлы рәвештә куллану күнекмәләренә өйрәтә. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк.
-
Безопасные окна/ Куркынычсыз тәрәзәләр 23.05.2023

Один из самых опасных предметов в доме – это окно. А современные пластиковые окна опаснее вдвойне. Чаще всего из окон выпадают дети в возрасте от года (когда ребенок начинает ходить) и до 5-6 лет.С целью информирования родителей о возможности трагических последствий в результате выпадения из окон, в детском саду размещены на стендах консультации, родителям были предложены информационные буклеты, проведены индивидуальные беседы с родителями: «Ребенок в комнате – закрой окно». В средней группе №10 с воспитанниками были проведены беседы, дети посмотрели презентации по данной теме и сделали выставку рисунков. Элементарные меры безопасности и наша бдительность помогут сохранить жизнь и здоровье наших детей!
Өйдәге иң куркыныч әйберләрнең берсе-тәрәзә. Заманча пластик тәрәзәләр икеләтә куркынычрак. Еш кына тәрәзәләрдән бер яшьтән алып (бала йөри башлагач) 5-6 яшькә кадәрге балалар егылып төшә.Ата – аналарга тәрәзәдән егылып төшүнең фаҗигале нәтиҗәләре турында хәбәр итү максатыннан, балалар бакчасында стендларда консультацияләр урнаштырылды, ата-аналарга мәгълүмат буклетлары тәкъдим ителде, ата-аналар белән шәхси әңгәмәләр үткәрелде: «Бүлмәдә бала-тәрәзәне ябып куй». 10 нчы уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, балалар әлеге тема буенча презентацияләр карадылар һәм рәсемнәр күргәзмәсе ясадылар. Төп куркынычсызлык чаралары һәм безнең уяулыгыбыз балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк!
-
О важности ПДД для детей/ Балалар өчен ЮХИДИнең мөһимлеге турында 22.05.2023

Приближается лето и дети много времени проводят на улице. Проблема безопасности дорожного движения на данный момент является одной из достаточно важных городских проблем. Уважение к ПДД, привычку неукоснительно их соблюдать – то, чему необходимо уделять особое внимание как в детском саду, так и дома. Ребёнок учится законам дорог, беря пример с членов семьи и других взрослых! В рамках формирования навыков ПДД в старшей группе №4 с детьми была проведена беседа на данную тему. Воспитанники продемонстрировали свои знания, рассказали как они соблюдают правила в повседневной жизни.
Җәй якынлаша һәм балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасы хәзерге вакытта мөһим проблемаларының берсе булып тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен хөрмәт итүгә, аларны төгәл үтәү гадәтенә балалар бакчасында да, өйдә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Бала гаилә әгъзаларыннан һәм олылардан үрнәк алып, юл законнарын өйрәнә! ЮХИДИ күнекмәләрен формалаштыру кысаларында 4 нче зурлар төркемендә балалар белән әлеге темага әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, көндәлек тормышта кагыйдәләрне ничек үтәүләре турында сөйләделәр.
-
"Юный полиглот" 19.05.2023

Сегодня в нашем ДОУ состоялся республиканский конкурс «Юный полиглот» . В нем участвовали воспитанники ДОУ Арского, Сабинского, Высокогорского, Балтасинского района. Они выступали на русском , татарском, английском и немецком языках.Конкурс «Юный полиглот» способствует развитию языковой догадки, логического мышления , помогает в выявлении способностей к изучению иностранных языков.Основными задачами конкурса являются повышение мотивации к изучению иностранных, русского и национальных языков, создание условий для приобщения детей к мировому культурному наследию, выявление и поддержка одаренных детей.Воспитанница нашего ДОУ Махмутова Ильвина удостоилась гран-при, а Глазова Ангелина 1 места. Желаем нашим девочкам дальнейших успехов!
Бүген безнең балалар бакчасында «Яшь полиглот» республика конкурсы узды . Анда Арча, Саба, Биектау, Балтач районнарыннан балалар катнашты. Алар рус , татар, инглиз һәм немец телләрендә чыгыш ясадылар.«Яшь полиглот» конкурсы тел байлыгын, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә , чит телләрне өйрәнү сәләтен ачыклауда ярдәм итә. Конкурсның төп бурычлары булып чит ил, рус һәм милли телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, балаларны дөнья мәдәни мирасына җәлеп итү өчен шартлар тудыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Мәхмүтова Ильвина гран-прига лаек булды, ә Глазова Ангелина 1 нче урын яулады. Кызларыбызга алга таба да уңышлар телибез! Афәрин!
-
"Скоро в школу!"/"Тиздән мәктәпкә" 18.05.2023

Уважаемые родители!
Совсем скоро ваш ребенок переступит порог школы.
В ваших силах создать в семье именно такую обстановку, которая не только подготовит ребенка к успешной учебе, но и позволит ему занять достойное место среди одноклассников, чувствовать себя в школе комфортно.
1. Чаще делитесь с ребенком воспоминаниями о счастливых мгновениях своего прошлого.
2. Помогите ребенку овладеть информацией, которая позволит ему не теряться.
3. Приучите ребенка содержать в порядке свои вещи.
4. Не пугайте ребенка трудностями и неудачами в школе.
5. Не старайтесь быть для ребенка учителем.
6. Научите ребенка правильно реагировать на неудачи.7. Хорошие манеры ребенка — зеркало семейных отношений.
«Спасибо», «Извините», «Можно ли мне...» должны войти в речь ребенка до школы.
8. Помогите ребенку обрести чувство уверенности в себе.
9. Приучайте ребенка к самостоятельности в обыденной жизни.
10. Научите ребенка самостоятельно принимать решения.
11. Учите ребенка чувствовать и удивляться, поощряйте его любознательность.
Мәктәпкә әзерлекнең төп критерийлары
– 10 эчендә санарга өйрәтүне ныгыту, алга һәм кирегә санау, геометрик фигуралар, көн, атна һәм ел фасылларын белү;
– «=», «<», «>» билгеләрен әйтә һәм таный белүне дәвам итү;
– төркемдә эшли белүне өйрәтү,
– логик уйлый белүне, дикъкатлелекне, хәтерне үстерү.
– мәктәпкә мәхәббәт, математикага кызыксыну тәрбияләү.
Мәктәпкә әзерләү проблемасы баласын укырга кертүче һәр әти-әни өчен дә актуаль. Күп әти-әни бала укый, яза белсә, укырга әзер дип саный. Шуның өчен иң элек әлифба китабы алып төп игътибарны хәрефләр белән таныштыруга бирә.Ләкин мәктәпкә әзерлек эше бик күп юнәлештә эшләүне үз эченә ала. Мәктәпкә әзерлекнең төп 4 критериесен билгеләп үтәләр.Болар:
1.Физик әзерлек
2.Психологик әзерлек
3. Әхлакый әзерлек
4. Интеллектуаль әзерлек
1. Физик әзерлек. Баланың сау-сәламәт булуы - аның әйбәт укуының әһәмиятле шарты. Билгеле, аның физик үсеше, сәламәтлеге турында хәлиткеч фикерне табиб әйтә, шулай да ата-аналарга кайбер факторларны алдан белеп тору әһәмиятле. Сәламәтлеге какшаган бала тиз арый, аның эшкә сәләте кими, 7 яшь тулган булса да уку аның өчен авыр эшкә әверелә. Гаиләдәге хәлләр дә (ызгышу, куркыту, ата-ананың эчүчелек белән шөгыльләнүе, торак шартларының уңйлы булмавы h.6.) укучының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Күзләрне дәвалау һәм саклау аеруча игътибар сорый. 1 класска укырга керүчеләрнең 4% ы ерактан күрми. Өлкән классларга күчкән саен, аларның саны арта. Әгәр бала саф һавада аз йөрсә, җитәрлек хәрәкәтләнмәсә, әйберләрне күзенә бик якын китереп караса, еш авырса, күрү әгъзаларының үсешенә җитди зыян килергә мөмкин, Өлкәннәрнең күбесе баланың ничә сәгать телевизор каравы, өстәл янында ничек утыруы, конструктор һ.б. белән ничек уйнавы, ни рәвешле йөрүе, йөгерүе белән кызыксынмый. Нәниләрнең мәктәпкә укырга кергәнче ук, буй-сыны кәкрәюе, күзләре начар күрү, хәрәкәтләренең төгәл
2.Психологик әзерлек. Баланы психологик әзерләү – аңарда мәктәптә укырга теләк тәрбияләү дигән сүз. Балада укырга теләк булдыру җиңел эш түгел. Төп эше уен гына булмаганда, аңардан җаваплылык таләп ителми иде.Мәктәптә укый башлагач, балага билгеле бер җаваплылык йөкләнә.Психологик әзерлек:
– ул укуның, белем алуның әһәмиятлелеген аңлау, яңа белемнәр алуга кызыксыну арту;
- укытучының биремнәрен тыңлый һәм үти белү;
- иптәшләре һәм олылар белән аралаша белү, проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлын эзләп таба белү, олыларны авторитет итеп күрә белү;
- фикерләүнең, хәтер һәм игътибарның билгеле бер дәрәҗәдә үсүе.
3. Әхлакый әзерлек:
-классташлары фикеренә колак сала белү, дуслык-иптәшлек кебек сыйфатларга ия булу;
-олыларны ихтирам итү, әти-әнине, укытучыны хөрмәт итү;
-әдәплелек, сабырлык, тотнаклылык;
-намуслылык, коллективта үз-үзен тоту күнекмәләре.
4. Интеллектуаль әзерлек нең төп күрсәткече –баланың фикерләү сәләте һәм сөйләме үсү дәрәҗәсе.Бала теге яки бу нәрсә турында фикер йөртә, күргән, ишеткәннәр буенча нәтиҗә чыгара, анализ ясый. гомумиләштерә, төркемли юелергә тиеш. Мәктәпкә укырга кергәнче, бала барлык авазларны дөрес әйтә, җөмлә төзи, сәнгатьле итеп сөйли, сорауларга җавап бирә, рәсемнәрдә нәрсә ясалуын тасвирлап сөйли белергә тиеш. Сөйләмдәге кимчелекләрне үз вакытында төзәтү сорала, мәктәпкә барырга бер ел калгач кына бу эшкэ тотыну нәтиҗәсез булырга мөмкин. Өлкәннәрнң, сөйләме бала өчен үрнәк булырга тиеш. Баланы укырга өйрәтүгә караганда аның сөйләм телен үстерү, авазларны аера белергә өйрәтү мөһим; язарга өйрәтүгә караганда кул һәм бармакларның төгәл координацияле хәрәкәтләрен үстерү, сөйләгәнне тыңлый белү, укыганның мәгънәсен аклау, эчтәлеген сөйләү h.6. күнекмәләр бирү әһәмиятлерәк.
-
Шашечные игры для дошкольников /Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шашка уеннары 17.05.2023

Шашки по праву признана одной из самых интересных интеллектуальных игр. Она стимулирует мыслительную деятельность детей, способствует развитию логического мышления, память и внимание. А также ненавязчиво формирует у детей такое качество, как усидчивость.Дети подготовительной группы с пользой проводят свой досуг, с удовольствием играют в шашки.
Шашка иң кызыклы интеллектуаль уеннарның берсе булып таныла. Ул балаларның фикерләү эшчәнлеген стимуллаштыра, логик фикерләү, хәтер һәм игътибар үсешенә ярдәм итә. Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар буш вакытларын файдалы үткәрәләр, шашка уйныйлар.










