Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Билгесез солдат көне 03.12.2024
3 декабрь, Билгесез солдат көнендә, илебез халкы Ватанны саклаучыларны хөрмәт белән искә ала. Гасырлар һәм буыннар бәйләнеше ныклы булганда, сугыш, батырлык һәм намус турында хәтер сакланып, яшь буынга тапшырылып килгәндә илебезнең киләчәге бар.
"Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" – бу сүзләр Мәскәүдә Билгесез Солдат каберенә язылган.
Күркәм гадәт буенча, быел да мәктәбебез укучылары белән, сугыштан кайтмаган һәм кабере дә кайда икәне билгеле булмаган солдатларны искә алып, авылыбызнын мемориаль һэйкәл янын җыештырдык. -
Мөһим сөйләшү 02.12.2024
2024 елның 2 нче декаберендә, сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында, мәктәпләрдә
мөһим сөйләшүләр, класс сәгатләре, ”Волонтерлар көненә
шәфкатьлелек миссиясе ” темасына багышлап үткәрелде.
Шәфкатьлелек ул - мохтаҗларга кайгыртучанлык һәм ярдәм
күрсәтү. Һәр кешенең үзендә, башкаларга ярдәм күрсәтү,
кызгану тойгыларының әзерлеген үстерү, безнең
җәмгыятькә үзара ярдәм һәм хөрмәт законнарына таянып
яшәргә мөмкинлек бирә.
Волонтерлык ул - дөньяны яхшырак итү омтылышына
таянып, кешенең түләүсез ярдәм итүне аңлы рәвештә
сайлавы. Һәр яхшы эш, хәтта ул зур булмаса да, әһәмияткә
ия. Волонтерлар бергә конкрет кешеләргә ярдәм итеп кенә
калмый, ә әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәмгә һәм яхшы
гамәлләргә позитив, илһамландыра торган үзгәрешләр дә
кертәләр. Россия җәмгыятендә шәфкатьлелекнең, үзара
ярдәм культурасының күп гасырлык, тирән традицияләре
бар. -
ТР флаг көне 29.11.2024
1991нче елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Бүген мәктәптә «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар флагның мәгънәсе, тарихы, төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турындагы белемнәрен ныгыттылар. Чара барышында укучылар актив катнаштылар, Татарстан мәдәнияте, тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр. Мондый чараларны уздыру үз илең өчен патриотлык һәм горурлык тәрбияләргә ярдәм итә һәм елдан-ел бәйрәмнең әһәмияте арта бара, үз Ватаныңны ярату һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген укучыларга тагын бер кабат искәртә. Чараның төп максаты - милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын республика халкын берләштерүче символ буларак популярлаштыру.
-
Көзге боз - сак бул! 28.11.2024
"Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан" дигән халык мәкаленә иртә көзләрдә бер дә ышанасы килми. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый һәм магнит кебек үзенә тартып тора. Ләкин көзге боз өстенә керү төрле куркыныч хәлләр тудыра. Балалар белән күңелсез очракларны булдырмау максатында "Бозда игътибарлы бул!" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Көзге бозда саклык чараларын аңлаттык.
-
"Мирас" театры яңа спектакль чыгарды 27.11.2024
"Мирас" исемендәге мәктәп театры Рафис Корбаннын «Бардым кулгә, салдым кармак» спектаклен күрсәтте
-
Әниләр көне 26.11.2024
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Бүген Әниләр көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм чарасы булды. Укучыларыбыз һәм балалар бакчасы үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып, әниләрне котлап киттеләр. Әниләргә кадер-хөрмәт йөзеннән өлкән сыйныф укучылары катнашында Рафис Корбаннын «Бардым кулгә, салдым кармак» спектакле курсәтелде. -
Недетские шалости 21.11.2024
Сейчас в интернете на каждом шагу предлагают «легкие» способы заработать. И дети – самая легкая мишень для мошенников. Они мечтают о новом гаджете, хотят быстрее получить первые деньги и не всегда понимают, где их могут обмануть.
Поэтому очень важно поговорить с детьми о безопасности в сети. Как именно это сделать и на что обратить внимание – смотрите в карточках. -
Психология атналыгы 20.11.2024
Мәктәбебездә психология атналыгы башланып китте. Уздырылачак чаралар үз-үзеңне танып белүгә, уңай эмоцияләр формалаштыруга, ассоциатив фикерләү һәм хыялны үстерүгә, балаларның бер-берсенә толерант мөнәсәбәтен активлаштыруга юнәлдерелгән. Башта «Яхшы кәеф» акциясе үтте. Укучыларның нинди кәеф белән мәктәпкә килүләрен ачыкладык. Ә соңыннан укучыларның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуларын ачыклаучы тест үткәрдек.
-
Засветись 19.11.2024
???? В темное время суток световозвращающие элементы могут стать настоящими спасателями для ваших детей. Они помогают детям быть заметными для водителей и оставаться в безопасности.
По статистике, при движении с ближним светом фар водитель автомобиля способен увидеть пешехода на дороге на расстоянии 25–50 метров. Но если пешеход использует световозвращающие элементы, это расстояние увеличивается до 150–200 метров.
Больше о них — в карточках от Института воспитания. -
«Хокук бозуларны кисәтү» 15.11.2024
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль- психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр аларны җиңеп чыгарга әзер булмаса, тормышта бик күп күңелсезлекләр килеп чыга. Безнең алдыбызга, төрле социаль-актив позицияле, негатив күренешләргә “юк” дип әйтә белүче, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга тиеш. Шушы бурычларны күз уңында тотып, без бүгенге сөйләшүебезне «Хокук бозуларны кисәтү» дигән темага багышладык.