Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Гариф Ахуновны искә алдык 18.09.2024
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның туган көне. Ул үзенең әсәрләрен вакытлар узгач та яратып укыячакларын, тормыш юлы һәм иҗаты белән киләчәктә дә кызыксынуларын алдан белгән.
Гариф Ахуновның 1951 елда беренче “Галләм сорау бирә” хикәясе басылып чыга. Аннан соң без яратып укый торган “Яшьлек яме”, “Еллар чатында”, “Артышлы тау буенда”, “Хәзинә”, “Хыялый Хәйрүш егетләре”, “Канатлар кая илтә?”,“Хуҗалар”,“И кадерле туган як”, “Чикләвек төше”, “Олы юлга сәяхәт”, “Ардуан батыр”, “Без бит Арча яклары”, “Йолдызлар калка”, “Идел кызы”, “Тимерханның күргән-кичергәннәре” һәм башка бик күп әсәрләре, тәнкыйть мәкаләләре, очерклары басылды. Аның “Хәзинә”, “Идел кызы” әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар илебез экраннарына чыкты, үз әсәрләренә төзелгән сценарийлары буенча куелган спектакльләре республикабыз театрларында зур уңышлар белән барды. Гариф Ахуновның әсәрләре рус, төрек, башкорт, украин, үзбәк, казах, кыргыз, белорус, латыш һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Ул үзе дә М.Шолохов, Р.Тагор, Н.Шундик, Н.Погодин, Н.Островский һәм башка күренекле язучыларның һәм драматургларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.
Якташыбыз 1957 елдан ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. 1972 елда аңа “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, 1973 елда “Чикләвек төше” повесте һәм “Хәзинә” романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда Гариф Ахуновка “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исем бирелә, ул 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. -
Бездә сайлаулар 17.09.2024
Сегодня в нашей школе состоялись дебаты кандидатов на пост председателя Совета Первых.
Кандидаты презентовали себя перед аудиторией избирателей, ответили на интересующие их вопросы.
Выборы в Совет Первых пройдут 20 сентября. Желаем удач -
Мөһим сөйләшү 16.09.2024
Основные смыслы: развитие транспортной сферы стратегически важно для будущего страны, поэтому эта сфера постоянно развивается, а профессии в этих направлениях перспективны и востребованы. Железнодорожный транспорт – самый устойчивый и надёжный для пассажиров: всепогодный, безопасный и круглогодичный. «Российские железные дороги» – крупнейшая развивающаяся российская компания с большой историей, обеспечивающая пассажирские и транспортные перевозки. Российские железные дороги вносят огромный вклад в развитие экономики страны.
-
Безопасный путь домой 16.09.2024
Путь до школы всегда должен быть безопасным, и важно помнить о простых правилах.
Кот Семеныч, талисман сотрудников МЧС России, собрал полезные советы для школьников. Загляните в карточки и обсудите их с вашими детьми — это поможет сделать каждую поездку спокойной и безопасной! -
Көзге экскурсия 14.09.2024
Көзге табигатькә сәяхәт иттек. Көз - табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү өчен иң кулай вакыт. Аларны күрү өчен, табигать кочагында булу кирәк.Чөнки табигать кочагында булу балалар өчен һәрвакыт кызыклы вакыйга. Сентябрь аеның җылы бер көнендә, балалар белән бергә табигатькә чыктык. Без анда нәрсәләр күзәттек соң? Башта без күк йөзенең матур буяуларына, яфракларның матур бизәкле булуына сокландык, табигатьнең матур авазларын тыңладык. Балалар белән табышмаклар чиштек, сорауларга җаваплар таптык, халык сынамышларын искә төшердек. Тере һәм терек булмаган табигатькә, табигый сезонлы үзгәрешләргә күзәтүләр балаларның хәтерен яхшырта, игътибарны үстерә, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияли.
-
ЮИД хәрәкәте дәресләре 13.09.2024
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Авариядә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана.
Шул уңайдан укучылар белән юл аркылы чыгу урынын, мәктәпкә барганда һәм кайтканда юлның кайсы ягыннан барырга тиешлекне аңлаттык. Юлларда һәрвакыт сак булырга кирәклеген искәрттек. -
Разговор о важном Мөхим сөйләшү дәресләре 09.09.2024
2024 елның 9 нчы сентяберендә, мәктәпләрдә мөһим
сөйләшүләр, класс сәгатләре « МӘГЪЛҮМАТ ГАСЫРЫ.
РОССИЯ МӘГЪЛҮМАТ АГЕНТЛЫГЫНА ТАСС ка 120 ел »
темасына багышлап үткәрелде. Россиянең ТАСС
мәгълүмат агентлыгы – илдә һәм дөньяда барган
вакыйгалар турында дөрес, объектив һәм оператив
мәгълүмат чыганагы. ТАСС дөньяның иң эре агентлыклары
рәтенә керә һәм илнең иң цитаталанган яңалыклар
хезмәтләренең берсе. 120 ел дәвамында, ТАСС
журналистлары безнең өчен, Россиядәге һәм дөньядагы
вакыйгалар турында тикшерелгән һәм актуаль мәгълүматны
җыялар һәм тапшыралар. Мәгълүмат гасырында, критик
фикерләү күнекмәсе һәр кеше өчен кирәк була башлады.
Фейклар корбаны булмас өчен, мәгълүмат чыганагын
анализларга, бәяләргә һәм тикшерергә белергә кирәк. -
Юл кагыйдәләрен кабатлау 06.09.2024
Светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләп торуын төшендерү; балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итеп, аларны аера белергә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту максатыннан башлангыч класс укучылары белән дидактик уен оештырдык. Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Бигрәк тә авыл җирендә – юл билгеләре, светофорлар булмаган урыннарда – балаларны шәһәр тормышына әзерләү зур игътибар сорый. Укучыларыбыз әлеге чарада актив катнаштылар. Юл кагыйдәләренә багышланган тематик рәсемнәр ясадылар.
-
Тренировки, учения 04.09.2024
Яңа уку елына аяк бастык. Куркынычсызлык иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булганлыктан, ул даими игътибар таләп итә. Буген укучыларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзләрен ничек тотарга кирәклеген алдан ук белеп торсыннар өчен террорчылык буенча тактик өйрәнүләр уздырдык.
-
День солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2024
Менә инде 20 ел сентябрьнең беренче өч көнендә без терактта һәлак булган балалар һәм өлкәннәрне искә алабыз.Бу көнне 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган террорчылык һөҗүме корбаннарын искә алалар, ул вакытта моңарчы күрелмәгән террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган. Чара террорчылыкның бөек һәм җимергеч явызлык булуы һәм аны аклау мөмкин дә түгел дигән әңгәмәдән башланды. Балалар 2004 елгы белем көненең кайгы һәм күз яшьләре көне булуын белделәр.