Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Своих не бросаем. 18.01.2025
Районыбыз (СВО) махсус хәрби операциядәге егетләребезгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итү, туган якның җылысын тапшыру ниятендә, аларга кирәкле әйберләр җыюны дәвам итә. Безнең дә өлешебез керсен дип, мәгариф учреждениясе дә әлеге изге эштән читтә калмый. Укытучылар да, укучылар да бар күңел җылысын салып, ихластан башкарды әлеге эшне. Укучылар солдат абыйларына җиңу белән сау-сәламәт туган якларына тизерәк әйләнеп кайтсыннар дип хатлар яздылар. Мәктәбебез һәм балалар бакчасы коллективы да, ата-аналар да читтә калмады. Тиз әзерләнә торган ашлар ясауда, тэмле ризыклар җыюда катнаштык. Һәр учреждениядән килгән әзер киптерелгән продукция, шунда кечкенә пакетикларга тутырылып составы, нинди аш икәне һәм пешеру тәтибе язылып упаковать ителәчәк. Бу ризыклар илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тәннәренә сихәт, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде! Туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
-
«Начар гадәтләр һәм аларны профилактикалау» 17.01.2025
Кешенең нинди хәлгә таруы аннан бәйле түгел, ләкин бу хәлдән ничек чыгуы аның үзеннән тора, - диләр. Бу чыннан да шулаймы? Без бүген укучылар белән «Начар гадәтләр һәм аларны профилактикалау» темасына фикер алыштык. Начар гадәт дигәч, күп кеше тәмәке тарту һәм аракы эчүне күз алдына китерә. Чынлыкта исә әлеге исемлек шактый озын: алкоголизм, наркомания, тәмәке тарту, уенга бәйлелек, телевизион - бәйлелек, интернет - бәйлелек, буыннарны шартлату, карандаш яки каләм тешләү гадәте һ. б.
Әгәр дә ниндидер бер начар гадәткә "әсирлеккә"эләккән булсагыз, аннан бөтен көчегезне куеп, котылырга тырышыгыз. Әгәр дә сез үзегезне җиңә алсагыз, сез-чын герой. Борынгы кытай акыл иясе әйткәнчә: "Башканы җиңә алучы - көчле, үз-үзен җиңүче - чыннан да кодрәткә ия". -
«Первые о Победе» 16.01.2025
Движение Первых объявило о запуске нового проекта «Первые о Победе»В этом году отмечается 80-летие Победы в Великой Отечественной войне. И новый проект – это возможность рассказать ребятам о подвигах своих предков-фронтовиков и тыловиков, их воспоминаниях и о том, как наши города помогали приблизить Победу.Чтобы принять участие снимайте видео, пишите рассказы и публикуйте посты в своих социальных сетях с хэштегом #ПервыеоПобеде.Лучшие посты опубликуют в соцсетях Движения Первых.
-
Моны белү мөһим 15.01.2025
Знаете ли вы, как обезопасить свои личные данные от недоброжелателей?Всем известно, что в настоящее время очень важно защищать свои данные в сети. Поэтому выбор надежного пароля играет важную роль. Делимся советами, как придумать пароль, который взломать будет просто невозможно. Сохраняйте пост и делитесь с друзьями – вместе мы сделаем интернет безопаснее!
-
Юл кагыйдәләрен кабатлау 14.01.2025
Юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итеп, аларны аера белергә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту максатыннан башлангыч класс укучылары белән дидактик һәм хәрәкәтле уеннар оештырдык. Мондый чараларда укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан – ел кискенләшә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы.
-
Мөһим сөйләшү 13.01.2025
2025 елның 13 нче январендә, мәктәпләрдә мөһим сөйләшүләр, класс сәгатләре «Россия матбугаты көне » темасына багышлап үткәрелде.
Ел саен, 13 гыйнварда, безнең илдә "Россия матбугаты көне" билгеләп үтелә ". Бу көн барлык матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхәррирләр, хәбәрчеләр, верстальщиклар һәм эшкәртү белән бәйле башка белгечләр өчен һөнәри бәйрәм. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә укучылар илдәге һәм дөньядагы актуаль вакыйгалар турында мәгълүмат туплый, шулай ук экспертлар фикеренә дә ия була алалар.
Ватан матбугате һөнәри бәйрәме,революциядән соң 1917 елда барлыкка килә. Аның символы, беренче саны 1912 елның 5 маенда чыккан «Правда» газетасы була. Нәкъ менә 5 майда Совет матбугаты көне 74 ел дәвамында билгеләп үтелә. 1991 елда бәйрәмне 13 гыйнварга күчерәләр һәм Россия матбугаты көне дип үзгәрттеләр. 13 гыйнвар датасын сайлау шулай ук очраклы түгел. Бу көнне 1703 елда император Петр I указы буенча Россиянең беренче газетасы – «Ведомости» басыла. Нәкъ ул вакыттан, Россия журналистикасы һәм матбугаты тарихы башланган. -
Бозлавык - сак булыгыз!!! 10.01.2025
Урамда кыш булуга карамастан, бер туңдыра, бер җылыта, әле яңгыр, әле кар ява. Шул сәбәпле барлыкка килгән бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра. Түбәләрдә боз сөңгеләре барлыкка килә. Шушы уңайдан, бүген укучылар белән, табигатьнең уңайсыз шартларында үзебез һәм тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен кирәкле кагыйдәләрне искә төшереп үттек. «Бозлавыкка чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: иң беренче чиратта ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк, "- дип кисәтә табиблар.
-
Өченче чирек башланды 09.01.2025
Уважаемые коллеги, родители и ученики! Поздравляем Вас с началом третьей четверти!???? Желаем коллегам — творческих успехов, родителям — терпения, ученикам — хороших отметок и прочных знаний! Мы ждем Вас, ребята, отдохнувших и полных решимости окончить эту самую длинную учебную четверть на «хорошо» и «отлично»! Творите, дерзайте, ПОБЕЖДАЙТЕ!!! Побольше солнечных дней, всем крепкого здоровья и отличного настроения!????
-
Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” 20.12.2024
Хәзерге җәмгыятьтә хокук бозучы яшүсмерләр проблемасы иң катлаулы hәм каршылыклы проблемаларның берсе булып тора. Кызганычка каршы, яшүсмерләр үзләре кылган хокукка каршы гамәлләрнең нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми. Бүген югары сыйныф укучылары белән “ Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” дигән темага тәрбия сәгате уздырдык. Укучыларга наркотиклар тарату яки куллану, банк карталарын дөрес кулланмау, хулиганлык, эчкечелек кебек начар гадәтләрнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүен аңлаттык.
-
САФТА уены 14.12.2024
Бүген укучыларыбыз Ватан Геойлары көне уңаеннан районыбызда оештырылган “САФТА” уенында катнаштылар. Әлеге проектта төп өч юнәлешне үз эченә алган дәресләр һәм мастер-класслар планлаштырылган:
1. Каршылыклар полосасын җиңү
2. Квадрокоптерлар белән идарә итү
3. Электрон винтовкадан ату
«САФТА» уены- балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм рухи патриотизмны үстерүгә зур өлеш кертәчәк проект ул.