Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Мөһим сөйләшү 13.01.2025

2025 елның 13 нче январендә, мәктәпләрдә мөһим сөйләшүләр, класс сәгатләре «Россия матбугаты көне » темасына багышлап үткәрелде.
Ел саен, 13 гыйнварда, безнең илдә "Россия матбугаты көне" билгеләп үтелә ". Бу көн барлык матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхәррирләр, хәбәрчеләр, верстальщиклар һәм эшкәртү белән бәйле башка белгечләр өчен һөнәри бәйрәм. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә укучылар илдәге һәм дөньядагы актуаль вакыйгалар турында мәгълүмат туплый, шулай ук экспертлар фикеренә дә ия була алалар.
Ватан матбугате һөнәри бәйрәме,революциядән соң 1917 елда барлыкка килә. Аның символы, беренче саны 1912 елның 5 маенда чыккан «Правда» газетасы була. Нәкъ менә 5 майда Совет матбугаты көне 74 ел дәвамында билгеләп үтелә. 1991 елда бәйрәмне 13 гыйнварга күчерәләр һәм Россия матбугаты көне дип үзгәрттеләр. 13 гыйнвар датасын сайлау шулай ук очраклы түгел. Бу көнне 1703 елда император Петр I указы буенча Россиянең беренче газетасы – «Ведомости» басыла. Нәкъ ул вакыттан, Россия журналистикасы һәм матбугаты тарихы башланган. -
Бозлавык - сак булыгыз!!! 10.01.2025

Урамда кыш булуга карамастан, бер туңдыра, бер җылыта, әле яңгыр, әле кар ява. Шул сәбәпле барлыкка килгән бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра. Түбәләрдә боз сөңгеләре барлыкка килә. Шушы уңайдан, бүген укучылар белән, табигатьнең уңайсыз шартларында үзебез һәм тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен кирәкле кагыйдәләрне искә төшереп үттек. «Бозлавыкка чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: иң беренче чиратта ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк, "- дип кисәтә табиблар.
-
Өченче чирек башланды 09.01.2025

Уважаемые коллеги, родители и ученики! Поздравляем Вас с началом третьей четверти!???? Желаем коллегам — творческих успехов, родителям — терпения, ученикам — хороших отметок и прочных знаний! Мы ждем Вас, ребята, отдохнувших и полных решимости окончить эту самую длинную учебную четверть на «хорошо» и «отлично»! Творите, дерзайте, ПОБЕЖДАЙТЕ!!! Побольше солнечных дней, всем крепкого здоровья и отличного настроения!????
-
Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” 20.12.2024

Хәзерге җәмгыятьтә хокук бозучы яшүсмерләр проблемасы иң катлаулы hәм каршылыклы проблемаларның берсе булып тора. Кызганычка каршы, яшүсмерләр үзләре кылган хокукка каршы гамәлләрнең нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми. Бүген югары сыйныф укучылары белән “ Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” дигән темага тәрбия сәгате уздырдык. Укучыларга наркотиклар тарату яки куллану, банк карталарын дөрес кулланмау, хулиганлык, эчкечелек кебек начар гадәтләрнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүен аңлаттык.
-
САФТА уены 14.12.2024

Бүген укучыларыбыз Ватан Геойлары көне уңаеннан районыбызда оештырылган “САФТА” уенында катнаштылар. Әлеге проектта төп өч юнәлешне үз эченә алган дәресләр һәм мастер-класслар планлаштырылган:
1. Каршылыклар полосасын җиңү
2. Квадрокоптерлар белән идарә итү
3. Электрон винтовкадан ату
«САФТА» уены- балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм рухи патриотизмны үстерүгә зур өлеш кертәчәк проект ул. -
Алдынгыларыбыз гел алда 13.12.2024

Мәктәбебездә тагын бер күңелле вакыйга булды: Татарстан Республикасы буенча уздырылган "100 лучших идей для Движения Первых" конкурсында җиңү яулаган укучыбыз Минһаҗева Азалиягә "Алдынгылар Хәрәкәте" бүләкләре тапшырылды. Азалиягә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
РФ Конституөиясе көне 12.12.2024

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Әлеге датага багышлап, укучылар «Илебезнең төп законы» дип исемләнгән уен-викторинада катнаштылар, үзләренең белемнәрен сынадылар, белеп бетермәгән сорауларына җаваплар таптылар.
-
"Сибгат чишмәсе" 11.12.2024

"Сибгат чишмәсе" дип исемләнгән республика бәйгесендә Минһаҗева Зәлинә 3 нче урынга лаек булды. Аның белән горурланабыз.
-
Истәлек тактасы ачу 10.12.2024

Бүген мәктәбебездә тарих битләренә кереп кала торган зур чара үтә. 2000- 2003 нче еллар арасында Кушлавыч төп мәктәбендә белем алып, бүгенге көндә илебезне сакларга махсус хәрби операциягә китеп, вафат булган егетебез Исмәгыйлев Илнар Фәрит улы хөрмәтенә, аның батырлыкларын мәңгеләштерү максатыннан, истәлек такта ачу чарасы үткәрдек.
-
«Скажем коррупции „Нет!“». 10.12.2024

9 декабря провели классный час на тему «Скажем коррупции „Нет!“». Рассказали ученикам о том, что такое коррупция и как с ней бороться, объяснили термины «взятка», «вымогательство», «рэкет». В ходе беседы учащиеся узнали о правах и обязанностях детей, учились применять полученные знания в ситуациях, где были обозначены противоправные действия.













