Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Акция "Узелок памяти" - "Истәлек төене" 13.02.2025

Бүген мәктәбебездә, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан, «Истәлек төене» («Узелок на память») акциясе узды.
15 февраль — узган гасырның мөһим вакыйгасына әверелгән, кешеләрне яңадан баш өстендәге тыныч күкнең кадерен белергә өйрәткән дата.
Акция кысаларында алар Әфган сугышы, аның төп вакыйгалары турында мәгълүмати листовкалар, шулай ук хәтер символы булган тасмалардан төеннәр тараттылар. Төенне хәтергә бәйләү - истә калдыру, ниндидер мөһим нәрсә турында онытмау дигән сүз. Әфганстанның канлы кырларыннан беркайчан да әйләнеп кайтмаучыларны, хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләрне искә төшереп, хәтерләрдә мәңге сакларга ярдәм итсен иде бу төеннәр! -
"Әфганстан- төзәлмәс яра" 13.02.2025

Буген Кушлавыч авыл клубында "Әфганстан- төзәлмәс яра" дип исемләнгән кичә булды. Әлеге чарада Әфган сугышында катнашкан курше авылдан Гомәров Фәрит Әдгам улы, Кушлавычтан әлеге хәрби хәрәкәттә катнашкан Фазылҗанов Айрат Әхәт улының әнисе Фәния апай, отставкадагы прапорщик Галимҗанов Габделфэт Габделәхәт улы, Чечня сугышында катнашкан Илнур Ильяс улы кунак булдылар. Бэйрэм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Сыйныф сәгате «Әфганстан-төзәлмәс яра» 12.02.2025

Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Ә моңа кадәр ун ел диярлек сугыш, ун ел бәрелешләр, кан, курку, батырлыклар. Әлеге көнне искә алып мәктәбебездә «Әфганстан-төзәлмәс яра» (Афганистан- незаживающая рана) исеме астында батырлык дәресе утте.Дәреснен максаты: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.
-
Выставка "Современный солдат" 11.02.2025

Выставка "Современный солдат"
-
Мәктәп театры "Мирас" 10.02.2025

2025 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, мәктәпләр арасында патриотик темага театраль постановкалар буенча бәйге башланып китте.
«Мирас» театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз, кичә Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» әсәрен сәхнәләштерделәр. Әлеге чара Наласа мәдәният йортында үтте. Укучыларыбыз бик талантлы, без аларга уңышлар телибез. -
Юбилей медальләре 05.02.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарыбызга юбилей медальләре тапшырылды. Фәүзия апа белән Асия апа бүгенгесе көндә исән сау гомер итәләр. Аларга сәламәтлек телибез.
-
Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. 04.02.2025

Табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы. Табигатькә, аның байлыкларына сакчыл караш кече яшьтән үк башланырга тиеш. Мәктәбебездә бу эш даими алып барыла. Класс сәгатьләре, төрле класстан тыш чаралар, проект эшләре даими рәвештә экологик тәрбия бирүгә хезмәт итәләр.
Бүген мәктәпкә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы белгече Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы , Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгать кызы килделәр. Мәктәбебезгә алар еш киләләр. Район экологлары белән уртак чаралар уздыру – мәктәпнең күпъеллык матур традицияләренең берсе булып тора .
Укучылар алар уздырган конкурсларда катнашып, призлы урыннар алалар.
Бүгенге чара Бөтендөнья су- сазлык биләмәләре көненә багышланган иде. -
Оста куллар 03.02.2025

Тозлы камыр кулланып эшләү алымнары белән таныштыру, укучыларның логик фикерләүләрен, чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль һәм иҗади эшләү күнекмәләре булдыру, тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү максатыннан татар халкының милли ризыкларын ясадык. Укучылар бик теләп эшләделәр. Ахырдан үзләре ясаган ризыклар турында сөйләделәр.
-
Сталинград сугышы һәрчак хәтердә! 03.02.2025

2 нче февраль, совет гаскәрләрнең Сталинград сугышында бөек җиңүе белән истәлекле дата. Шул хөрмәттән һәм дә Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә зур чаралар узуы дәвам итә.
Сталинград сугышында бөек җиңү-икенче бөтендөнья сугышы барышында борылыш мизгеле булды, сугыш курсы Җиңүгә борылды!
Соңгы дөньякүләм вакыйгалар барышында һәр укучы моның ничек булганын, Җиңүнең нинди бәягә яуланганын белергә һәм истә тотарга тиеш, чөнки Россиянең теләсә кайсы гаиләсендә үзенең хәрби тарихы, үз геройлары, үз югалтулары бар.
Сталинград сугышы кешелек тарихында иң канкойгыч һәм иң каты сугыш булды. СССР ягыннан югалтулар 1 млн кешедән бераз артыграк, ә дошман ягыннан-1,5 млн нан артык кеше тәшкил иткән. Бу бик зур югалтулар. Сталинград сугышы 200 көн дәвам итә. Сталинград территориясендә барган сугышлар нәтиҗәсендә шәһәр тулысынча җимерелә. Сугыштан соң шәһәрне бәлки яңадан торгызмаска дыр дигән фикерләр дә булган, шулай да совет халкының хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә шәһәрне торгыздылар. -
“Ут – дус та, дошман да” 01.02.2025

Балаларның артык кызыксынучан, тыелган нәрсәне татып яисә эшләп карыйсы килү теләге бик көчле булуы без – өлкәннәр өчен яңалык түгел. Шырпы алып, ут сызып уйнап, учак ягып җибәрү алар өчен иң зур шатлык. Тик, бер рәхәтнең, бер михнәте, дигәндәй, уеннан уймак ясамау, балаларга нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңлату - өлкәннәрнең иң зур бурычларының берсе.
Бүгенге “Ут – дус та, дошман да” дип исемләнгән чара нәкъ тә шуңа багышланган иде. Укучыларның белемнәрен гомумиләштереп, викторина үткәрелде һәм янгын куркынычсызлыгы турында рәсемнәр ясарга кушылды.













