Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2022

Мәктәбебездә 9 декабрь көнне геройлар көне билгеләп үтелде. "Йолдызлык” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора.
-
"Кызыклы математика сәгате" 09.12.2022

Математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллина Э.В. "Кызыклы математика сәгате" дип исемләнгән дәрестән тыш чара үткәрде. Бу чарада дүртәр укучыдан торган ике команда көч сынашты. Җанатарлар өчен дә кызыклы һәм файдалы бәйгеләр оештырылды. Уен-ярыш "Яшен" командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
“Электр күренешләре”. 09.12.2022

Математика – физика атналыгы дәвам итә. Физика укытучысы Григорьева Л.И. 8 класста “Электр күренешләре” темасына ачык үткәрде. Дәрестә бик күп төрле эш алымнары кулланылды.
-
"Нәрсә ул коррупция?" 08.12.2022

Укучыларга коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу максатыннан классларда "Нәрсә ул коррупция?" дигән класс сәгатьләре үтте. Укучылар коррупциянең хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милектән файда алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп физик затның үзенең урындагы хәленнән законсыз файдалану икәнлеген белделәр. Класс сәгате барышында төрле авырлыктагы биремнәр эшләнде, күргәзмә оештырылды. Коррупция китергән зыянга укучылар үз фикерләрен әйтә белделәр.
-
Мин бит Арча ягыннан... 07.12.2022

6 нчы декабрьдә Арча мәдәният йортында “Мин Арча баласы” проекты кысаларында “Мин бит Арча ягыннан”дип исемләнгән җыр фестивале булып узды. Әлеге күркәм чарада мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сибагатуллин И. “Туган авылым Носы” җыры белән бик матур чыгыш ясады.
#Мин_арча_баласы
#АИСмолодежьРоссии
-
Математик кичә. 07.12.2022

Мәктәбебездә математика - физика атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Математик кафе" дип исемләнгән уен уздырды. Уенда 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары узара көч сынашты. 9 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады.
-
Уроки доброты. 07.12.2022

С целью формирования культуры позитивного, толерантного отношения в обществе к лицам с инвалидностью и ограниченными возможностями здоровья в 9 классе прошли Уроки доброты, приуроченные к Международному дню инвалидов.
-
Боз катыру. 06.12.2022

Боз катыру тулы көчкә эшли. Бүгеннән башлап хоккей коробкасында су сибү(боз катыру) буенча эшләр башланып китте. Зур класс укучылары бик теләп бу эштә катнашалар.
-
"Гади вакланмалар белән арифметик гамәлләр" 06.12.2022

Мәктәптә математика-физика атналыгы дәвам итә. Бүген математика укытучысы Абдуллина Э.В. 6 класста математикадан "Гади вакланмалар белән арифметик гамәлләр" темасына ачык дәрес үткәрде. Ул уен-дәрес формасында үтте. Дәрес ФГОС таләпләренә туры китереп оештырылды. Укучылар дәрестә актив катнаштылар. Дәрестә куелган максатларга ирешелде.
-
"Иң көчле буын". 05.12.2022

Мәктәптә математика-физика атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында математика укытучысы Абдуллина Э.В. 5 һәм 6 класс укучылары арасында "Иң көчле буын" интеллектуаль уены үткәрде. Һәр укучы үзенең белемен сынап карады. Уенның җиңүче дип 6 нчы класс укучысы Моисеев М. билгеләнде. 2 нче урынны 5 нче класс укучысы Шакирова З., 3 нче урынны 5 нче класс укучысы Әхмәтҗанов Р. яулады.
















