Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Ата-аналар җыелышы 25.03.2025

Бүген 5 класс укучыларының әти-әниләр җыелышы булып узды. Класс җитәкчесе Романова Р.А. ата-аналарны 3 нче чирек йомгаклары, алда торган алда торган эшләр белэн таныштырды.Хокук бозуларны кисәтү буенча түбәндәге мәсьәләләргә тукталды:
-каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү;
-балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү;
-интернет челтәреннән дөрес файдалану, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү;
-балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары;
-янгын куркынычсызлыгы;
-язгы ташу чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү;
-“Заступник” приложениесен куллану;
-тәрбия чараларының әһәмияте;
Ахырдан ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Профилактика и предупреждение дистанционных хищений денежных средств 25.03.2025

В рамках работы межведомственной рабочей группы по профилактике и предупреждению дистанционных хищений денежных средств, совершаемых с использованием информационно-телекоммуникационных технологий в Республике Татарстан, проводится работа, направленная на повышение финансовой грамотности и формирование у населения ключевых элементов финансовой культуры. Учитывая важность обеспечения безопасности граждан и реализации мероприятий по противодействию новым способам и методам хищений с использованием информационно телекоммуникационных технологий, размещаем контент по финансовой грамотности населения.
Ссылка на видеоматериал: ролики 10с., ролики 15с., ролики 20с., ролики 30с. -
Педагогик киңәшмә 24.03.2025

24 март көнне Носы төп мәктәбендә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үтте.
-
Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме 21.03.2025

Бүген мәктәбебез янындагы спорт мәйданчыгында Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Бу көнне барысы-олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан һәркем кайнар чәйтәмле коймаклар белән сыйланды. Җыр-моң яңгырап торды, күңелле уеннар уйнатылды.
-
Без канатлы дусларыбызны каршы алырга әзерләнәбез! 20.03.2025

Һавага яз исе чыгу белән, сыерчыклар көтә башлыйбыз. Язгы каникулга киткәнче укучыларга сыерчык оялары ясарга кушылган иде. Александрова А., Степанов А. инде ояларын алып килделәр. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары кошларны якты йөз белән каршы алалар. “Без –кошларның дуслары. Алар моны белеп, безне дә мактап сайрарлар әле”,-дип, шатланыша.
-
Язгы каникул алдыннан 20.03.2025

Язгы каникул алдыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучыларын китапханәче Ләйсән Рәисовна яңа китаплар белән куандырды.
-
“Ягез әле, кызлар-йолдызлар” 20.03.2025

Әле генә кыш хакимлек итә иде, инде яз килде, дуслар. Табигатьтә яз исе килә, яз тавышы ишетелә, яз сулышы бөркелә!
Яз хакимлек иткән вакытларны,
Ни өчендер бигрәк яратам.
Яз китерә күңелләргә шатлык,
Тирә-юньгә хуш ис тарата.
Без дә бүген ямьле язны сәламләп, “Ягез әле, кызлар-йолдызлар” бәйгесе үткәрдек. Бәйгедә 8-9 нчы сыйныфның иң матур, иң гүзәл, иң уңган кызлары көч сынашты. Алар үзләренең зирәклеген, уңганлыгын күрсәттеләр. Кичәне 7 нче сыйныф укучылары концерт номерлары белән бизәделәр.
-
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 18.03.2025

17 нче мартта татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, 2024-2025 нче уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән бергәләп татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте. Безнең мәктәп укучылары 6 нчы сыйныфтан Абдуллин К. (проза) һәм 8 нче класстан Петрова Ю. (поэзия) «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашып, I тур җиңүчеләре булдылар. Укучыларны котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
«Беда, которую несут наркотики» 17.03.2025

В 5 классе прошёл классный час «Беда, которую несут наркотики». Проблема употребления наркотиков очень актуальна в наши дни. Все исследователи сходятся во мнении, что наркомания наиболее опасна в подростковом возрасте, когда у человека только еще формируется мировоззрение. Для этого необходимо расширить представления о негативном влиянии психотропных веществ на тело и мозг человека. Вред наркотиков для молодежи объясняется тем, что растущий организм, постоянно подвергающийся отравлению наркотиком, намного быстрее разрушается. Мероприятие сопровождалось просмотром презентации «Наркотики - знак беды!», которая наглядно показывала пагубное воздействие ПАВ на организм. Учащиеся просмотрели видеоролик «Точка невозврата», ознакомились статьями УК за хранение, распространение, употребление наркотиков. Пропаганда здорового образа жизни и профилактика вредных привычек формирует у учащихся негативное отношение к социальным порокам и развивает стойкой негативной установки по отношению к употреблению к ПАВ. Экскурсия в природу, свежий воздух, взаимообщение укрепляет здоровье детей.
-
Башлангыч сыйныф укучылары белән «Чиста буын-2025» 15.03.2025

10-15 нче март аралыгында башлангыч сыйныф укучылары белән «Чиста буын-2025» акциясе үткәрелде. Әлеге чара наркотиклар һәм психотроп чараларны законсыз куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәт образны пропагандалауга юнәлдерелгән. Укучылар наркотик куллануның зыяны, шулай ук наркотик матдәләр куллану, саклау һәм тарату өчен җаваплылык турында мәгълүмат тупланган буклетлар белән таныштылар. Авыл китапханәсендә «Наркомания - кыска гомернең озын үлеме» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, аның янында авыл китапханәчесе Ләйсән Галимуллина чара үткәрде.Шулай ук әти-әниләр катнашында “Әти-әни, мин спорт сөюче гаилә!” дип исемләнгән уен-ярыш үткәрдек.
#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
















