Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 17.01.2022

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Атналык кысаларында “Сәламәтлек иленә сәяхәт” темасына әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар сәламәт яшәү нигезләре һәм шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырылды. Таза – сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия булуы, үз сәламәтлегеңә җаваплы карарга кирәклеге төшендерелде .
-
Ел укытучысы. 17.01.2022

Мәктәбебезнең татар теле укытучысы Мостафина Г.Б. "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашып 3 урынны яулады. Сезне бу уңышыгыз белән котлыйбыз. Алда да зуррак биеклекләрне яулавыгызны көтеп калабыз.
-
1 место. 16.01.2022

Наш учитель Нигматзянов Р.Р. участвовал в турнире по хоккею с мячом на валенках в составе команды РОО и заняли 1 место. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов.
-
Тәнәфестә. 15.01.2022

Тәнәфестә, дәресләрдән соң,укучылар шашка уйнарга яраталар. Шашка һәм шахмат уеннары уйлау сәләтен арттыра, укучыларда үзара дуслык, бер-береңә хөрмәт тәрбияли.
-
Уңышлар. 14.01.2022

Укучыларыбыз Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында актив катнашып, уңышларга ирештеләр:
1.Биология – Төхфәтуллин Ә. (7 сыйныф) – җиңүче. Укытучы: Мостафина Г.Б
2.Технология – Ногманова А. ( 7 сыйныф) - призер. Укытучы: Григорьева Л.И.
3. География - Уваева Д. ( 9 сыйныф) - призер. Укытучы: Григорьева Л.И.
4. Татар әдәбияты - Әхмәтова Ә. (7 сыйныф) - призер. Укытучы: Абдуллина Э.В.
5. Математика - Абдуллин И. (9 сыйныф) - призер. Укытучы: Абдуллин Р.Р.
Укучыларны, олимпиадага әзерләгән укытучыларны уңышлары белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, алга таба да лаеклы җиңүләр теләп калабыз.
-
Электр чылбыры һәм аның өлешләре. 13.01.2022

8 класс укучылары физика дәресендә электр чылбырын җыярга өйрәнделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Электр чылбырын җыйганда яхшы изоляцияле үткәргечләр кулланырга, аларны үзара кисештермәскә һәм яктылык чыганагын иң ахырдан тоташтырырга. Укытучы тикшергәннән соң гына җыелган электр чылбырын ток чыганагына тоташтырырга. Ток чыганагын эзгәннән соң гына электр чылбырына үзгәрешләр кертергә. Электр чылбырында ток барлыгын приборлар ярдәмендә генә тикшерергә. Үлчәү приборларында йөкләнешне тиешле чикләрдән арттырмаска. Электр тогы чыганагыннан эзелмәгән җайланмаларны һәм приборларны күзәтүсез калдырмаска.
-
3 чирек башланды. 12.01.2022

Озын каникуллардан ял итеп килгәннән соң яңадан укулар башланды. Укучыларга укуларында зур уңышлар телибез.
-
Шугалакта. 07.01.2022

Кышкы каникул көннәрендә мәктәп яны шугалагы балалар авазыннан шау-гөр килеп тора.
-
Каникуллар күңелле үтә. 06.01.2022

Укучыларның кышкы каникуллары куңелле һәм файдалы узсын өчен укучылар белән авыл китапханәсендә очрашып, кар бөртеге ясау буенча мастер-класс үткәрдек, соңыннан кызыклы уеннар уйнадык.
-
Кышкы каникулда. 05.01.2022

Кышкы каникулларның тагын бер көне бик күңелле үтте. Укучылар мәктәп спортзалында рәхәтләнеп төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Спорт - һәр кешенең юлдашы булырга тиеш. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип юкка гына әйтмәгәннәр.

















