Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Новости МОУ Наласинской СОШ
Укучының мәдәни көндәлеге
Опубликовано: 21.10.2015
21 нче октябрь көнне Наласа урта мәктәбенең 24 башлангыч класс укучысына “ Укучының мәдәни көндәлеге” бүләк ителде. Тантанага шулай ук укучыларның әти-әниләре дә килде.“Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесенең максаты - үсеп килүче яшь буынны Татарстан Республикасының мәдәни мирасы белән таныштыру, укучыларда мәдәнияткә карата кызыксыну уяту.Укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” буенча мәгълүмәтләр бирелде. Бу көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр. Көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп тора.
Укучыларга һәм әти-әниләргә, укытучылар никадәр күбрәк мәдәни чарада катнашса, тарихи-истәлекле урыннарга йөрсә, көндәлеген никадәр пөхтә алып барса – аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк булачагы аңлатылды. Соңыннан укучылар әти-әниләре белән мәктәп музеенда булдылар.Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән проект планы нигезендә укучылар сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрер, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәр дип ышанып каласы килә.
К списку новостей


















