Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Көрәш 13.04.2024

13 нче апрель көнне "Арча" спорткомплексында Арчаның күренекле улы, Арча районының Шәрәфле гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, күп еллар Норлат районы башлыгы булып хезмәт куйган, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек экс-министры, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты, күп санлы фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы, легендар шәхес –
Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин истәлегенә 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча республика турниры үткәрелде.
Ярышның ачылу тантанасында Фатих Сибагатуллинның гаиләсе белән беррәттән, бик күп мәртәбәле кунаклар да катнашты.
Ярышта Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән яшь кәрәшчеләр бил алышты. Көрәш 12 үлчәү категориясендә узды.
Командалар арасында 1 нче урынга Арча командасы чыкты. 2-3 урыннарны Кукмара һәм Балтач районнары бүлеште. Командалар диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.Мәктәбебез укучыларын җиңүләре белән котлыйбыз.
Мөхетдинов Фәнзил 3 урын
Аглиуллин Әмир 3 урын
Мухутдинов Әнгам 2 урын
Шакиров Раяз 1 урын
-
Гран-при 11.04.2024

Мәктәбебезнең ,, Наз" театр коллективы наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган ,, Мин тормышны сайлыйм' дип исемләнгән район бәйгесендә Гран-при яулады. Котлыйбыз!
-
Конкурс 10.04.2024

6 нчы класс укучысы Абдуллина Азалия "Без бергә" конкурсының район этабында II дәрәҗә лауреат булды.Афәрин!
-
Кошлар көне 09.04.2024

Язның яме - җылы яктан кайткан канатлы дусларыбызның моңлы сайрауларында. Бүген мәктәбебездә "Кошлар көне" нә багышланган бик күңелле кичә узды. Чарада балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә катнашты.
-
Разговоры о важном 08.04.2024

Яңа атна линейкадан һәм "Разговоры о важном" әңгәмәләр циклының чираттагысы белән башланып китте. Бүгенге тема - "Мин Җирне күрәм! Бу бик матур!"
-
"Без бергә" 08.04.2024

Узган җомгада "Без бергә" конкурсының район этабы узды. Шагиевлар гаиләсе "Иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Милли көрәш 05.04.2024

Укучыларыбыз Рәдиф Сәфәров истәлегенә оештырылган милли көрәш бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Cәнгатьле сөйләү конкурсы 03.04.2024

6 нчы класс укучысы Абдуллина Азалияне "Родники народов Поволжья" республика конкурсында 1 дэрэҗэ диплом, ХI Межрегиональный конкур чтецов "Туган телем-серле тел " Конкурсында 1 дэрэҗэ дипломга лаек булуы белән котлыйбыз.
-
ВПР 03.04.2024

Мәктәбебездә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланып китте. Уучыларга уңышлар телибез!
-
Конкурс 02.04.2024

Язгы каникуллар чорында да укучыларыбыз конкурсларда катнаштылар. 4 нче класс укучылары Мөхетдинова Назгөл, Төхбәтуллина Зәринә һәм Шагисламова Зәмирә "Арча ягы -данлы Тукай ягы" республика конкурсының "Вокал" һәм "Халык уен кораллары" номинацияләрендә лауреат һәм дипломат исемнәренә лаек булдылар.


















