Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Пенсия фонды хезмәткәрләре белән дәрес. 20.11.2014

10-11 класс белән пенсия фонды хезмәткәрләре дәрес үткәрде. Укучыларга киләчәк өчен бүгеннән үк кайгыртырга кирәклеге аңлатылды, буклетлар өләшенде.
-
Парламент дәресе. 20.11.2014

Бүген мәктәп күләмендә 5-11 класс укучылары белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова Айгөл Миннур кызы" Парламент дәресе" үткәрде. Дәреснең темасы: "Канун.Парламент. Җәмгыять".Дәрестә авыл җирлеге башлыгы Ильфира Рамазан кызы һәм авылыбыз депутаты Лотфуллин Таһир Әхмәт улы да катнаштылар. Дәрес кызыклы,һәр бала өчен файдалы булды.
-
Яшь математиклар. 17.11.2014

2 класс укучылары "Мин-Энциклопедия" дистанцион математика олимпиадасында көч сынаштылар. Габдрахманова Зилә, Ситтикова Ләйлә- 1 нче дәрәҗә, Исмәгыйлева Зөләйха, Хәсәнова Ильмира, Денисова Ева- 2нче дәрәҗә дипломнар алдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез. Укытучылары Гөлфия Дәминовнага олы рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин!!!
-
Әлифбага багышланган Бөтенроссия конференциясе. 14.11.2014

14 ноябрь көнне Арча педагогия көллитендә Әлифбага багышланган һәм әлифба авторлары - С.Г.Вагыйзов.,Г.В.Вәлитованы искә алу Бөтенроссия конференциясе үткәрелде.Әлеге конференция һәркемнең күңелендә калырлык булды. Конференциядә мәктәбебез укытучылары да катнашып, чыгышлар ясадылар.
-
Ата-аналар җыелышы. 13.11.2014

Бүген мәктәптә кичке 7 дә ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Көн тәртибендә:
1, "Мәктәптә белем бирүдә- заманча технологияләр" И.Р.Исмәгыйлев чыгышы
2.1нче чирек нәтиҗәләре. Мостафин Д.Ф. чыгышы.
3. Участок инспекторы. И.И. Зөбәеров чыгышы.
4. Район мәгариф бүлеге методисты И.Р.Сафиуллин чыгышы.
5 Классларда җыелышлар.
6. Ата- аналар комитеты утырышы.
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы. 12.11.2014

Наркотикларга көрәш айлыгы кысаларында мәктәбебездә күп кенә чаралар оештырылды: тәрбия дәресләре, рәсемнәр конкурсы, буклетлар ясау, китап күргәзмәсе шундыйлардан. 8 класс укучысы Шагиев Рәниснең эше районга җибәрелде.
-
1классларда ачык дәрес. 12.11.2014

1 классларда әти- әниләргә Мөнирә Мәсхүтовна ачык дәрес күрсәтте. Укучылар мәктәпкә бик теләп йөриләр, тырышып белем алалар.
-
"Яшь математик" олимпиадасы. 10.11.2014

-
БДИ га әзерләнәбез. 07.11.2014

-
Татарстан Республикасы конституциясе көне. 03.11.2014

Татарстан Республикасы Конституциясенең туган көненә багышланган ачык сбор.
Варис класслары педагог-оештыручы Төхфәтуллина Миләүшә Морат кызы белән берлектә ТР Конституциясенең туган көненә багышланган ачык сбор уздырды. Чыгышларында Конституциянең ил өчен бик кыйммәтле булуы һәм дәүләт символлары турында да тулы мәгълүмат биреп уздылар. Сбор ахырында барлык укучылар һәм укытучылар Татарстан Республикасының гимнын башкардылар.


















