Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Новости детского сада
"Әфган егетләре"
Опубликовано: 14.02.2025Бүген Наласа балалар бакчасында, үзләрен чын егет дип әйтерлек егетләребез –Әфган сугышы ветераннары белән җылы очрашу булды.Бу кичәбез ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, кем өчен, ни өчен кан коюлары да аңлашылмаган сугышта һәлак булучылар, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында. Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Безнең туган авылыбыз Наласадан да лачындай егетләргә Әфган җирен, корал тотып утка керергә, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.
Менә алар:
Халиуллин Рөстәм Нурзада улы
Шаһиев Данил Гаптеләхәт улы
Шаһиев Наил Габдрахман улы
Галиуллин Фәрит Әхмәт улы
Гайфуллин Илсур Әхмәдулла улы
Әфган егетләре өчен оештырылган кичәбез матур шигырьләр, җырлар,дәртле биюләр белән үрелеп барды.Ветераннарыбыз балаларны үзләренең тормыш юллары, Әфган җирлегендә хезмәт иткән чорда булган вакыйгалар белән таныштырдылар, истәлекле фотолар белән бүлештеләр.Балаларга матур теләклр теләделәр, тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар.
Без дә үз чиратыбызда Әфган ветераннарыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.Аларга сәламәтлек, озын гомер, тигезлек,балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхеттә, шатлыкта яшәүләрен телибез. Илләребез тыныч,имин булсын.
К списку новостей