Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Күңелле очрашу 26.04.2024

Милләт һәм Ватанны ярату, милли горурлык, толерантлык хисләре, беренче чиратта, халыкның тарихына, милләтнең үткәндәге уңышына, милли мәдәниятенә, теленә, диненә, милләтнең бөек шәхесләренә хөрмәт аша тәрбияләнә. Якташ әдипләребез, фән эшлеклеләре, гомумән, туган төбәгебезне, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, халыкның көнкүрешен яхшыртуга лаеклы өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар уздыру мәктәпләрдә матур традициягә әйләнде. 26 нчы апрель көнне Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенә, укучылар белән очрашу максатыннан, күренекле шәхесләребез, якташларыбыз - Арча районының "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсеннән шагыйрә, җырлар авторы Арча районы Иске Төрнәле авылында туып үскән Гөлара Вәкил кызы Шәрипова һәм шигырьләр, мәсәлләр, хикәяләр, пьесалар, балалар өчен әкият-пьесалар авторы, гармунчы, җырчы Арча районы Сарай-Чокырча авылыннан Марсель Гәптерәүф улы Шәрәпов кунакка килделәр. Алар Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичәдә катнаштылар. Укучыларның шигырь, җыр, биюгә осталыкларына сокландылар. Шагыйрьләр белән кызыклы әңгәмә оештырылды. Алар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар, матур шигырьләрен укыдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Марсель Гәптерәүфович, гармунда уйнап, җыр да бүләк итте. Очрашу бик күңелле узды. Кунаклар да, укучылар да канәгать калды.
-
Габдулла әфәнде Тукаевның тууына 138 ел 26.04.2024

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла әфәнде Тукаевның тууына 138 ел. Якты дөньяда ул бары 26 ел гына яшәсә дә, татар халкы аны бер генә ел да искә алмыйча калмый. Безнең мәктәбебездә дә шул уңайдан бәйрәм кичәсе узды. Һәр сыйныф бик матур концерт номеры күрсәтте. Укучыларыбызның милләтебезгә булган ихтирамын күрү күңелләрдә якты хисләр уята.
-
Тукай - шигъри чишмәбез 26.04.2024

Без бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары белән бик матур бәйрәмдә - Г. Тукай бәйрәме, туган тел көнендә булдык. Шагыйрьнең 138 еллыгына багышланган "Тукай - шигъри чишмәбез" шигырь укучылар бәйгесендә катнашып 3 нче сыйныф укучысы Турсунова Хәдичә лауреат исемендәге, Хәйретдинова Алисә 2 урынлы дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
"Тукай эзләре буйлап" 25.04.2024

Туган тел атналыгының дүртенче көне "Тукай эзләре буйлап" дип аталды.Укучылар Габдулла Тукай турында фильм карадылар.Шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
-
Акция "Георгиевская ленточка" 25.04.2024

Акция "Георгиевская ленточка".
-
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре 24.04.2024

Ниһаять, “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. 24 нче апрель көнне Казан федераль университетында бәйгенең йомгаклау тантанасы булды. Бәйгедә җиңгән укучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Укучылар, язучылар белән берлектә, осталык дәресләрендә катнаштылар. Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф, бу бәйгенең журналистика номинациясендә җиңеп, II урын яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
И туган тел, и матур тел... 24.04.2024

Туган тел атналыгыбызның бүген өченче көне. Мөндеш башлангыч мәктәбендә Г.Тукай иҗаты буенча "И туган тел, и матур тел..." диелгән шигырь бәйгесе узды. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Бәйгебез ахыры татар теленең гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Калфагым бигрәк матур... 23.04.2024

Туган тел атналыгы уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2-3 класслары белән "Калфагым бигрәк матур..." исемле класс сәгате узды. Чарада татар халкының баш киемнәре турында әңгәмә уздырылды һәм кызлар белән калфак тектек.
-
Добрая традиция - весенний субботник! 23.04.2024

Сегодня ученики и сотрудники школы стали участниками большого общешкольного субботника. Пришла весна… Это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка. В нашей школе стало хорошей традицией проводить весенние субботники. Субботник прошел очень воодушевленно и активно! Своим примером ученики и сотрудники школы показали, как во время коллективной работы формируется бережное и ответственное отношение к окружающей природе. Даже не заметили, как прошло время, а главное – территория школы приведена в порядок!
-
«Авылым офыклары» I район фәнни – гамәли конференциясе 23.04.2024

23 нче апрель көнне Шушмабаш урта мәктәбендә Кәримов Габделхай Йосыпович исемендәге «Авылым офыклары» I район фәнни – гамәли конференциясе булып узды. 5 нче класс укучысы Нәбиулина Әминә һәм 10 нчы класс укучысы Сабирова Айгизә үзләренең проектлары белән чыгыш ясап 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәдәге дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. Алга таба да уңышлар телибез кызларга. Җитәкчесе Маннанова Лилия Равил кызы.








