Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Көрәш батырлары 13.11.2017

Безнең мәктәпнең 6,8 нче сыйныф укучылары Мәннәнов Әлфис һәм Рәхимов Илмир, район күләмендә Муртазин Фәргать исеменә уздырылган көрәштә үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урынны яуладылар.Көрәш-ул безнең тормышыбыз, тарихыбыз, традициябез, яшәү рәвешебез.Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз! Молодцы!
-
1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы 11.11.2017

10 нчы ноябрь көнне безнең мәктәптә 2017-2018 нче уку елының I чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаффарова Дамира Вакиловна “Ата-ана һәм балалар арасындагы аңлашылмаучанлыкны булдырмау” темасына доклад укыды. Укыту планындагы кайбер үзгәрешләр, районда уздырылачак олимпиадалар, бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерлек буенча, мәктәбебез директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович таныштырды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина Зилә Шәйхлисламовна һәр класста белем сыйфаты, өлгереш, ашханәдә туклану тәртибе турында әйтеп узды. Соңыннан ата-аналар класс җитәкчеләре белән сөйләшү өчен классларга таралдылар.
-
Олимпиадалар башлана 11.11.2017

Киләсе атнадан Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башланачак. Шул уңайдан, мәктәп күләмендә сынау олимпиадалары үткәрелде һәм нәтиҗәләр ясалды. Алдагы этапка узучы укучыларга зур уңышлар телибез!
-
“ Юнармия” эшчәнлеге 10.11.2017

Мәктәбебездә “Юнармия” - хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте составында торучы укучылар белән һәрдаим эш алып барыла . Шул уңайдан, алар Калашников автоматын сүтеп, җыярга да өйрәнәләр. Шулай ук, пневматик мылтыктан ату ярышына да зур әзерлек бара.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 09.11.2017

Спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге дәрестән тыш эшчәнлек укучыларның танып-белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси сыйфатларын үстерә. Шул уңайдан, укучылар спорт шөгыльләрендә бик теләп катнашалар.
-
Һәр көн иртәнге гимнастика! 08.11.2017

Балаларының сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Шуны истә тотып, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, 2 нче чирекне иртәнге гимнастика белән башлап җибәрде. Иртәнге гимнастиканың максаты -системалы күнегүләр юлы аша йөрәк-кан юлларын һәм сулыш аппаратын ныгыту, чыдамлык тәрбияләү, укучыларны физик чыныктыру һәм акыл хезмәтенә уңай йогынты ясау.
-
Имтиханнарга әзерлек 04.11.2017

Көзге каникул булуга да карамастан, 9,11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнү өчен мәктәпкә килеп йөрделәр.
-
Хәрби хезмәттән кайткан егетебез белән очрашу 03.11.2017

Узган атнада безнең мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучысы Вәлиәхмәтов Фәрит Марат улы хәрби бурычын үтәп ,туган ягыбызга исән-имин кайтып җитте. Хәрби хезмәттән кайткан егет мәктәпкә килеп ,югары сыйныф укучыларына армия хезмәте турында үзенең киңәшләрен бирде.Белем һәм тәрбия биргән укытучыларга да зур рәхмәтен җиткерде.
-
Укытучылар киңәшә 02.11.2017 “Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч” темасына мәктәпнең чираттагы педагогик советы утырышы булды. Көн тәртибендә методик доклад, икенче чирек нәтиҗәләре, уку елының икенче чирегенә бурыч-максатлар билгеләү, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендәге надзор һәм контроль департаменты тикшерүе белән танышу каралган иде. Шулай ук педагогик аттестация барышы, олимпиадаларга әзерлекнең торышы каралды. Педсовет эшлекле һәм файдалы үтте. Көннең икенче яртысында методик берләшмә утырышлары булды, яңа чиреккә эш планы төзелде.

-
Краеведы изучают «Дворянское гнездо». 01.11.2017 Государственное бюджетное учреждение дополнительного образования «Республиканский центр внешкольной работы» Министерства образования и науки Республики Татарстан объявил республиканский конкурс юных краеведов «Кольца экскурсионных маршрутов - Ожерелье Татарстана-2017». Наш краеведческий кружок «Туган як» решил участвовать в этом конкурсе. Под руководством Закировой Л.А. изучили предложенные маршруты, выбрали свой маршрут: «Дворянское гнездо». На автобусе проехали около двести километров и посетили 9 населенных пунктов: станция Высокая Гора, Дачное, Шушары, Усады, Ибря, Альдермыш, Каймары, Крутушка, Кадышево. Посетили 2 музея. Высокогорский районный краеведческий музей и музей имени Салиха Сайдашева в деревни Ибря. Посетили архитектурные памятники усадьбы Журавлевых, усадьбы Кудрявцева, церкви-памятники 19 века.









