Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның җиденче көне 07.06.2023

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның җиденче көне Сәламәтлек һәм профилактик чаралар көне буларак үтте. Атна дәвамында укучыларда начар гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан, "Начар гадәтләрне булдырмыйк!" акциясе уздырылды. Иртәнге аштан соң начар гадәтләрне тасвирлаган мультфильмнар карадык, спорт ярышлары оештырдык.Төшке аштан соң төркемнәр арасында әңгәмәләр, рәсем конкурсы, флешмоб оештырылды.
-
Шестой день пришкольного оздоровительного лагеря 06.06.2023

Шестой день - в сказочной атмосфере 6 июня, в день рождения великого русского поэта А. С. Пушкина, в пришкольном оздоровительном лагере «Дуслык» прошел «День русского языка. Пушкинский день». Да и как можно не любить творчество Александра Сергеевича Пушкина: сказки, поэмы, рассказы. Дети с удовольствием участвовали в викторине "Знаешь ли ты русский язык?'. День прошел незаметно, насыщенно, увлекательно
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерының бишенче көне 05.06.2023

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерының бишенче көне "Әкиятләр илендә" дип аталды. Балалар үзләре әкиятләр уйлап чыгардылар, рәсемнәр ясадылар. Төшке аштан соң әкияти уеннар, шашка уйнадылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның дүртенче көне 04.06.2023

Бүген лагерьда Экологлар көне. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш, табигатьтә сезонлы үзгәрешләрне күрә белергә, барлык тере табигатьтә үзара бәйләнешне аңларга өйрәтү һәм экологик тәрбия нигезләрен үстерү максатыннан экскурсия оештырылды. Укучылар җәйге табигатьне күзәттеләр, тырыша-тырыша табышмакларга җаваплар эзләделәр. Туклыклы аштан соң балалар табигать кочагында төрле уеннар уйнап күңел ачтылар. Хәтта футбол капкасының челтәренә уралган керпене дә коткардылар.Көн бик файдалы үтте.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның өченче көне 03.06.2023

Бүген мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда бәйрәм – Лагерь ачылу тантанасы булып узды. Төркемнәр үзләренең исемнәре, сөрәннәре белән таныштырдылар. Укучылар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр: җырладылар да, биеделәр дә. Лагерьның өченче көне дә файдалы һәм күңелле узып китте.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2023

Лагерьның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, балалар барысы да, шау килеп, лагерьның ачылу тантанасына әзерләнделәр, отряд почмаклары булдырдылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга да вакыт таптылар.
-
Мин бит Арча баласы 01.06.2023

1 июнь - Балаларны яклау көнендә Арча шәһәре "Җиңү паркы" нда "Мин бит Арча баласы" проектында җиңүчеләрне билгеләү тантанасы булды. Мәктәбебез укучысы Гайфуллина Рузия "Тарих мизгелләре" номинациясендә беренче урынга лаек булып, Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның беренче көне 01.06.2023

Көтеп алган җәй җитте. Укучылар өчен мәктәбебез ишекләре яңадан ачылды.1 июньнән биредә мәктәп яны сәламәтләндерү лагере оешты. Лагерьда көндез эшли торган 2 отряд тупланды. Балалар өчен барысы да уйланылган: көн саен бәйрәм, викториналар, спорт ярышлары, эстафеталар, балаларның иминлеген саклау буенча әңгәмәләр планлаштырыла; ашханәдә тәмле иртәнге һәм төшке ашлар көтә. Бөтен тәрбия эше балаларның күңелен ачу һәм аларны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән. Бүген лагерьда Балаларны яклау көненә багышланган онытылмаслык чаралар үтте. Укучыларның иң теләп катнашканы - асфальтка рәсемнәр ясау булды. Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерендагы балаларның барысына да ял вакытын бик күңелле уздыруларын телибез!
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән!
-
Имтиханга әзерлек 31.05.2023

11 нче сыйныфта математика фәненнән имтиханга әзерлек бара.













