Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Беренче кыңгырау дәрескә чакыра! 01.09.2023

Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Яңгырый сабыйларнын шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме" гөрләп үтте. Бәйрәм килгән кунакларның котлаулары, укучылар чыгышы, җырлар белән үрелеп барды, 1 сыйныфка укырга керүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Традиция «Самолётик будущего» 01.09.2023

Сегодня на праздничной линейке советник директора по воспитанию вместе со школьниками заложили добрую традицию «Самолётик будущего». Одиннадцатиклассники сложили самолётики «Навигаторов детства» и написали в них напутственные слова для самых юных учеников школ - первоклассников. Первоклассники вместе с классным руководителем и родителями раскрыли их и узнали легенду о самолётике. Желаем первоклассникам, чтобы все добрые пожелания старших товарищей сбылись в новом учебном году! День знаний! Пусть он останется самым радостным воспоминанием у наших детей!
-
Марафон «Поделись своим Знанием» 31.08.2023

1 сентября по всей России пройдет марафон «Поделись своим Знанием». Государственные и общественные деятели, спортсмены и артисты поговорят с ребятами об основах российской государственности, культуре, экономике, инновациях, информационных технологиях и спорте.
Смотрите прямую трансляцию в сообществе «Знания» во ВКонтакте – https://vk.com/znanierussia -
День кино 27.08.2023

27 августа Россия отметила День кино.
В этот день в далеком 1919 году Владимир Ленин подписал Декрет о национализации кинематографа.
Кстати, первый российский фильм вышел намного раньше – 15 октября 1908 года зрители увидели картину «Стенька Разин».
Первый цветной отечественный фильм «Броненосец Потемкин» вышел в 1925 году.
С тех пор российское кино не раз удивляло, ставило рекорды, получало награды и дарило незабываемые эмоции зрителям! -
Хәтер көне 21.06.2023

22 июнь- тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне һәйкәлләр яныннан узганда без дошманны җиңүгә гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбызны тагын-тагын искә төшерәбез, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны хөрмәт белән искә алабыз. Бу төн дөнья үзгәртә, 190 миллион йөрәктә сугыш уты кабызган фашизмга карата нәфрәт уты уята. Кешелек тарихында иң зур сугыш - Бөек Ватан сугышы башлана. Шул уңайдан мәктәбебездә ""Иртәгә сугыш булды" дигән темага әңгәмә, яуда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу, "Хәтер шәме" бөтенрәсәй акциясе уздырылды.
-
Хуш, лагерь! 21.06.2023

Бүген лагерьның соңгы көнендә Сабантуй бәйрәме булып узды. Бәйрәм гадәти Сабантуйлардан бернәрсәсе белән дә аерылмады. Укучылар барлык уеннарга да бик теләп катнаштылар: йомырка кабып та, капчык киеп тә йөгерештеләр, таяк та, аркан да тарттылар, әйбер кисеп, чүлмәк тә ваттылар. Сабантуй бәйрәме көрәш белән тәмамланды. Соңыннан лагерьны ябу тантанасы узды. Россия һәм Татарстан гимннары астында дәүләт флаглары төшерелде. Тантанадан соң барысы да, шау килеп, бер-берсе белән хушлаштылар, лагерь җитәкчеләре укучыларны хәерле яллар теләп озатып калдылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның егерменче көне. 20.06.2023

Бүгенге көнебез профориентациягә багышланды. Иртәнге тәмле аштан соң «Ничек һөнәр сайларга?» дигән темага әңгәмә үтте. Соңыннан балалар “Оста куллар күңелсезләнми!” дип исемләнгән мастер-класста катнаштылар. Һәркем үзенең нәрсәгә оста булуын күрсәтте. Көндезге аштан соң, укучылар барысы да, шау килеп, лагерьның ябылу тантанасына әзерләнделәр.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унтугызынчы көне. 19.06.2023

Бүген лагерьда бик күңелле, актив «Бию көне» узды. Матурлыкка омтылу кешегә тумыштан салынган. Моның иң ачык мисалы – бию. Кеше тормышка соклану, бәхет, уңыш, рәхәтлек хисләрен бию аша чагылдыра. Балалар да биюдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар халык биюләре белән таныштылар һәм «Барыбыз да биибез!» дигән бию бәйгесендә катнаштылар, төркемнәр арасында бию белгечләре билгеләнде. Көндезге аштан соң, укучылар стадионда саф һавада уйнадылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унунсигезенче көне. 18.06.2023

18 нче июнь лагерьда “Кино көне”нә багышланды. Төркемнәр арасында «Иң яхшы мультфильмнар белүче», «Мультипликацион һәм нәфис фильмнар геройларының сүзләрен таны!» конкурслары узды. Укучылар “Вышка” кинофильмы карадылар. Фильм балаларны үз көчеңне бәяләргә, бер-береңне ишетергә, "лайклар" артыннан кумаска, эшеңне планлаштырырга, командада эшләргә, кичерергә өйрәнергә һәм авыр минутларда катлаулы карар кабул итә белергә өйрәтә. Балалар бу көнне Г.Тукай мемориаль комплексында булырга да өлгерделәр.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унҗиденче көне. 17.06.2023

Бүген лагерьның эшчәнлеге “Без коррупциягә каршы!” дигән темага багышланды."Коррупция" сузе иң еш яңгыраган сузләрнең берсе. Көн дәвамында бу сүзне бер генә тапкыр ишетмибез. Аның тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, шуңа күрә җиңүе бик авыр. Бер кеше дә коррупциягә каршы көрәштән читтә калмаска тиеш. Шул максаттан лагерьда «Балаларга коррупция турында» дигән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Төшке аштан соң көн кадагындагы тагын бер куркыныч термин «терроризм» турында фильм каралды һәм бу фильм буенча фикер алышу булды.













