Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның уналтынчы көне. 16.06.2023

Бүген лагерьда җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын профилактикалауга багышланган “Иминлек көне” узды. Янгынга каршы пропаганда, ут белән сак булу күнекмәләрен тәрбияләү, балалар шаяруын кисәтү максатында балалар белән «Ут - уенчык түгел!» дигән әңгәмә үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы уздырылды. Көндезге аштан соң, суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында һәм төрле куркыныч янаганда беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр. “Куркынычсызлык мәктәбе” дигән темага интерактив викторина үткәрелде. Көн азагында балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: җәйге ял күңелле булсын өчен сак булырга, хәвеф-хәтәрләрне истә тотарга һәм җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне онытмаска кирәк.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унбишенче көне. 15.06.2023

Лагерьның унбишенче көнендә иртәнге зарядкадан һәм тәмле аштан соң, укучылар мәктәп бакчасындагы түтәлләрне чүптән арындырдылар, саф һавада төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ә инде төшке аштан соң, "Изгелек эшлә - игелек күр" дигән темага тәрбия чарасы үткәрелде. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә балаларны яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Көнебез бик файдалы булды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның ундүртенче көне. 14.06.2023

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның ундүртенче көнендә табигатьтә төркемнәр арасында «Дару аяк астында» һәм «Дару үләннәрен беләсеңме?» дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Балалар дару үләннәренең файдалы үзлекләре белән, исемнәре һәм аларны җыю кагыйдәләре белән таныштылар. Дару үләннәрен танырга өйрәнделәр, саф һавада уеннар да уйнап алдылар. Соңыннан Донор көненә багышланган чара үтте.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унөченче көне. 13.06.2023

Лагерыбызның унөченче көне Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Алдынгылар Хәрәкәте"нә багышланды. Балалар “Алдынгылар хәрәкәте” турында күбрәк магълумат алдылар, видеофильм карадылар. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр. Төшке аштан соң Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиреңә, халкыңа, милләтеңә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, укучыларга “Нәрсә ул батырлык?” темасы астында әңгәмә оештырылды. Афган сугышында үлеп калган, мәктәбебез укучысы Гарипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Аглиев Алмаз Госман улы турында да тулырак белделәр. Укучыларыбызда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияли алырбыз, Ватанны саклау изге бурыч булуын төшендерә алырбыз дип, ышанып калабыз.
-
Всероссийская акция "Танцевальный флешмоб ко Дню России" 12.06.2023

В школе сегодня прошла Всероссийская акция "Танцевальный флешмоб ко Дню России" в рамках межведомственного культурно-образовательного проекта "Культура для школьников".
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның уникенче көне. 12.06.2023

12 июнь - Россия көне. Бәйрәм иртәсе иртәнге зарядка белән башланып китте. «Россия көненә багышланган бию флешмобы» Бөтенроссия акциясендә балалар бик теләп катнаштылар. “Дәүләтебез символлары” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Бу тәрбия сәгате балаларның дәүләтебез символикасы турында булган белемнәрен ныгытты. Соңыннан «Россия – минем ватаным» дигән мероприятие, балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан, викторина уздырылды һәм нәтиҗә ясалды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унберенче көне. 11.06.2023

Лагеребызның унберенче көнендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында лагерьда “Дуслык көне” булып узды. Балалар гаҗәеп дуслык иле буйлап сәяхәт ясадылар . Татарстанда яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы һәм ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр. Төрле станцияләрдә катнашып, иҗади остаханәләрдә осталыкларын чарладылар, төрле халыкларның биюләрен өйрәнделәр, дуслык һәм яхшылык турындагы хикәяләрне искә төшерделәр.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унынчы көне 10.06.2023

Лагеребызның унынчы көне, кояшлы матур иртәдә башланып китте. Бүген бездә "Музей көне". Иртәнге зарядкадан соң, тәмле ашлар белән сыйлангач, балалар Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда кунакта булдылар. Алар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар, яңа эскпонатлар белән таныштылар. Соңыннан Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасына нигезләнеп эшләнгән "Шүрәле" мультфильмын да карадылар. Ә инде төшке аштан соң, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның тугызынчы көне 09.06.2023

Бүген лагеребызның тугызынчы көнендә, иртәнге зарядкадан соң "Акыллылар һәм зирәкләр" турниры уздырылды. Балалар төрле өлкәдә үзләрен сынадылар, ребуслар чиштеләр. Көндезге аштан соң, "Шәвәли хикмәтләре" дип аталган эстафета-ярыш оештырылды. Ялларыбыз файдалы һәм күңелле уза.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның сигезенче көне 08.06.2023

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның сигезенче көне театр көне буларак үтте. Иртәнге зарядкадан соң балалар К.Тиңчурин артистлары тарафыннан "Тылсымлы арена" музыкаль әкиятен кызыксынып карады.Тамаша балаларга бик ошады.













