Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Г. Тукайның тууына - 131 ел. 24.04.2017

Г. Тукайның тууына - 131 ел. Бу көн һәр елны искә алына. Мәктәбебездә әлеге уңайдан Тукай әсәрләренә рәсем ясау конкурсы булды. Әлеге бәйгедә 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Бәйгенең җиңүчеләре 7 нче сыйныф укучылары Гобәйдуллина Н., Садыйкова Д., Кәримова А. булды.
-
Классный час на тему «Спасая жизни!» 20.04.2017
Ежегодно 20 апреля, начиная с 2007 года, в России отмечается один из важных социальных праздников — Национальный день донора. Сегодня в 6 классе был проведён классный час на тему «Спасая жизни!». Ежегодно в России более полутора миллиона человек нуждаются в переливании крови. Учащиеся узнали, что почетными донорами России считаются люди, которые за свою жизнь 40 раз сдали кровь и ее компоненты или 60 раз пожертвовали плазму. Кроме значка «Почетный донор» почетные доноры могут рассчитывать на ежегодный отпуск в удобное время согласно Трудовому кодексу, получение медпомощи вне очереди в госучреждениях и право приобретения путевок в санаторий по месту работы или учебы. -
Госуслуги – проще, чем кажется! 19.04.2017

Учащиеся познакомили родителей, бабушек и дедушек с возможностями сайта госуслуг и электронного правительства.
-
Тарихи урыннарда 18.04.2017

«Мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында башлангыч класс укучылары сыйныф җитәкчеләре Фазылҗанова Г.Н. һәм Гараева Г.И. белән мәктәп музеена экскурсия ясадылар. Гөлфия Наиловна балаларны экспозицияләр белән таныштырды. Укучылар бик кызыксынып тынладылар.Аларга бик ошады.Тархи
-
Табигать – чаң кага! 17.04.2017

2017 ел – Илебез күләмендә Экология елы уңаеннан Яңа Кишет төп мәктәбе авыл китапханәсе белән берлектә ,,Табигать – чаң кага!” исемле экологик суд уздырды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Камил кызы Латыш, ,,Ашыт” дәүләт тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, мәктәбебездә озак еллар химия - биология фәннәреннән белем биргән ветеран укытучыбыз Әлфия апа Шакирҗанова катнашты һәм чыгыш ясады. Кунакларның һәркайсы эчтәлекле, файдалы мәгълүматлар, фактлар аша бүгенге көндә республика, район күләмендә экологиянең торышы турында мисаллар китерде, экологик акция, бәйгеләрдә катнашырга чакырып күргәзмә –материаллар, иң кадерлесе яңа гына дөнья күргән Кызыл китапның 3 нче басмасын бүләк иттеләр, чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырдылар.
-
Тимурчылар отряды өлкәннәргә ярдәм итә... 17.04.2017

15-25 апрель көннәрендә "Мәрхәмәтле Татарстан"- язгы изге эшләр атналыгы уза. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары өлкәннәргә ярдәм итәргә бардылар. Аларга йорт тирәсендә, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Өлкәннәребез чын йөрәктән балаларга рәхмәтләрен җиткерде, изге теләкләрен теләделәр.
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2017

Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.Безнең мәктәптән бу укуларда башлангыч сыйныф укытучысы Фазылҗанова Г. Н., 8 нче класс укучысы Cабирҗанов С., 9 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанов А. уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Без табигать сакчылары" рәсем конкурсы 13.04.2017

Мәктәбебездә экология елына багышланган "Без табигать сакчылары" дип исемләнгән рәсем конкурсы булды.Рәсемнәрдә төбәгебезнең экологик торышы яктыртылды. Конкурста 5 - 8 сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар мөхитне саклауга һәркем үз өлешен кертсен иде дигән чакыру белән мөрәҗәгать иттеләр.
-
12 нче апрель 1961 нче ел - Кешенең галәмгә беренче очуы 12.04.2017

12 нче апрель 1961 нче ел - Кешенең галәмгә беренче очуы. Шушы зур вакыйгага багышлап физика укытучысы Ибраһимова Г.Р. 5-9 класс укучылары өчен ”20 гасыр- Космонавтика гасыры” дигән тема астында чара күрсәтте . Укучылар Ю.А.Гагаринның тормышы, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә космонавтика өлкәсенә бәйле булган сорауларга җавап бирделәр.Укучылар үткәреләгән чарадан бик канәгать булдылар.
-
География, тарих, биология атналыгы. 11.04.2017

Атналык кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сабирзянова Г.Р. 7 класста тарихтан "Екатерина II нең тышкы сәясәте" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Россия тарихында мөһим урын тоткан патшабикәнең тышкы сәясәтндәге эшчәнлеге белән таныштылар. Актуаль сорауларга җавап бирделәр, фикер алыштылар. Теманы карточкалардагы биремнәр буенча ныгыттылар. Дәрес эшлекле үтте.















