Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
19 май - Пионер оешмасына 95 ел! 19.05.2017
19 май - Пионер оешмасына 95 ел! Бу истәлекле дата уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре, квест, "Без һәрвакыт әзер!" исемендә чара узды. Әлеге чараларда укучылар пионерлар тарихы, символлар, герой пионерлар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Укытучыларыбыз үзләренең яшьлек елларын искә алып, пионерлар турында сөйләде. 4 сыйныф укучыларын Варислар сафына кабул итү, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. -
Район күләмендә үткәрелгән асфальтка рәсем ясау конкурсы 17.05.2017

Бүген район күләмендә асфальтка рәсем ясау конкурсы булды. Безнең мәктәптән Каримова А. (7 класс) "Әзер бул! Һәрвакыт әзер!" номинациясендә, Җамалиева Р. (5класс) "1 июнь - Балаларны яклау көне" номинациясендә бик матур рәсемнәре белән конкурста актив катнаштылар. Афәрин, кызлар! Киләчәктә зур уңышларга ирешүегезне телибез.
-
"Балаларны яклау көне"нә багышланган тәрбия сәгате 16.05.2017

Бүген, ягъни 16 нчы май көнне, 9 класс укучылары белән "Балаларны яклау көне"нә багышланган тәрбия сәгате үтте. Укучылар газета - журналларда басылган күп кенә үрнәк гаиләләр турында мәкаләләр алып килделәр. Шулай ук авылыбызда яшәүче үрнәк булырлык гаиләләр тормышы белән таныштылар.
-
С Днем семьи дорогие коллеги! 15.05.2017

-
« День защиты детей» 14.05.2017
В 8 классе Габдрахманова Н.Ш. провела классный час на тему: « День защиты детей»Цель классного часа: познакомить учащихся с историей, особенностями, символикой праздника Защиты детей. -
Гани Сафиуллин музеенда 06.05.2017

Буген Г.Сафиуллин музеенда Советлар Союзы героен искә алу кичәсе узды.
-
“Безопасное колесо-2017” 30.04.2017

Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе базасында “Безопасное колесо-2017” ярышы узды. Ярышларда безнең мәктәпнең 5-6 классыннан 4 укучы (Каримов И., Ахметгалиев А., Замалиева Р., Мортазина Д.) катнашты. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә аларның зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Алиш эзләреннән" IV төбәкара фәнни-гамәли конференция 29.04.2017

Казан шәһәрендә узган "Алиш эзләреннән" IV төбәкара фәнни-гамәли конференциянең "Шигърият бакчасында" юнәлешендә чыгыш ясап, 5 нче сыйныф укучысы Җамалиева Р. 3 урынга лаек булды. Аны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә тагын да зур нәтиҗәләргә ирешүен теләп калабыз.
-
“Тукай безнең йөрәкләрдә” 27.04.2017

Арчаның 3 нче мәктәбендә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган шигырь уку һәм җыр конкурсы узды. 3 нче мәктәптә безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Садыйкова Д. җыр һәм 6 нчы класс укучысы Валитова Л. шигырь укып катнаштылар. Алар уңышлы чыгыш ясадылар, Валитова Л. үз номинациясендә 3 урын алды. Киләчәктә дә аларга зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль уен үткәрелде. 26.04.2017

Тукай көннәре кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары А. М. Җамалиева, Г. Р. Җәләлетдинова тарафыннан мәктәбебездә "Тамчы-шоу" интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарада Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты, хезмәттәшләре турында сораулар бирелде, шигырьләрен тану, сәхнәләштерү кебек биремнәр башкарылды. 7 -8 нче сыйныф укучылары арасында оештырылган бу бәйгедә 8 нче сыйныф укучылары өстен чыкты. Кичә "Туган тел" җыры белән тантаналы төстә тәмамланды.















