Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Волейбол ярышы. 17.10.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышы уза.Анда Яңа Кенәр урта мәктәбе,Ашит гомуми белем бирү мәктәбе,Шурабаш гомуми белем бирү мәктәбе, Ашытбаш урта мәктәбе,Лесхоз урта мәктәбе,Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбе командалары катнаша.
-
Психолог белән очрашу 16.10.2015

Бүген Яңа Кенәр мәктәбенә Арча шәһәре мәшгульлек үзәгеннән психолог килде.Ул 9-11 класс укучылары белән ябык ишекләр артында очрашты.Алар белән әңгәмә уздырды.
-
Очрашу. 16.10.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенә Арча районының балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Лилия Николаевна килде.Ул 9-11 класс укучылары белән әңгәмә уздырды.
-
Зөя шәһәр-утраучыгына сәяхәт 15.10.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучылар коллективы Зөя шәһәр-утраучыгына сәяхәткә бардылар.Зөя шәһәр-утраучыгы тарихи вакыйгаларга бик бай булган урын.ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды тырышлыгы нәтиҗәсендә Зөя утраучыгы туристларны җәлеп итәрлек матур урынга әверелгән.
-
Пенсия грамоталылыгы көне 13.10.2015

12 октябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә пенсия грамоталылыгы көне үтте.Безгә Арча шәһәре пенсия фонды вәкилләре килделәр.Алар 9-11 класс укучыларын пенся исәпләүдәге тәртипләр белән таныштырдылар,нинди очракта киләчәктәге пенсия күләме әйбәт булачагын аңлаттылар.Ахырдан укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Шулай ук укытучылар коллективына да пенсия исәпләүдәге үзгәрешләрне аңлаттылар.
-
Ярминкәдә 12.10.2015

10 октябрь көнне Казан шәһәрендә район мәктәпләре ярминкәсе узды.Анда безнең мәктәп тә катнашты.Ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән кишер,чөгендер,кәбестә,суган,сарымсак,бәйләгән әйберләр сатылды.Ярминкә бик яхшы булды.Казан халкы бү ярминкәдән канәгать калды.
-
Туризм буенча ярыш. 08.10.2015

Район күләмендә узган туризм буенча ярышта Яңа Кенәр мәктәбе командасы 3 урынны алды.аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Очрашу. 07.10.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенә Казан шәһәре кооператив техникумыннан белгечләр килделәр.Алар 9,11 класс укучыларына техникум турында сөйләделәр.Техникумга керү тәртибе белән таныштырдылар.
-
"Здоровая пробежка" 05.10.2015

-
Котлыйбыз! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!








