Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Тимурчылык 25.01.2016

6 Б сыйныф укучылары пенсионер укытучы Тәскирә Гараевнага барып кар көрәп кайттылар.Укучылар үзләренең эшләреннән тәм табып,Тәскирә апаның рәхмәтләрен алып,куанып кайттылар.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 23.01.2016

Дәресләрдән соңгы вакытларын укучылар төрлечә үткәрәләр.Чанада,чаңгыда шуалар,күбесе тимераякта җилдерәләр.6 нчы "Б" сыйныф укучылары дәресләрдән соң шугалакта рәхәтләнеп тимераякта шуып,ял итеп кайттылар.
-
Тимурчылык 23.01.2016

Кар күп яву сәбәпле ялгыз яшәүче әби-бабайларга бик кыенга туры килә.Шуңа күрә аларга ярдәмгә мәктәп укучылары килә.6а класс укучылары пенсионер укытучы Фәридә апага барып карлар көрәп кайттылар.Фәридә апа укучыларга бик рәхмәтле булып калды.
-
Класс җитәкчеләре атналыгы 23.01.2016

Класс җитәкчеләре атналыгы кысаларында 10 классның класс җитәкчесе Р.Д.Сагедиев Яңа Кенәргә багышланган ачык тәрбия чарасы үткәрде.Бу чарада Ринат Дәүләтович укучыларны Яңа Кенәр тарыхы белән таныштырды.Укучылар Нурзәдә башкаруында Яңа Кенәргә багышланган җыр тыңладылар,тарихны өйрәнү мүзеена сәяхәт ясадылар.
-
Янгын сүндерү бүлекчәсендә. 22.01.2016

Укучыларны төрле профессия кешеләре,аларның хезмәт урыннары белән таныштыру һәрвакыт башкарылып тора.6а класс укучылары Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлекчәсенә бардылар.Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Хәниф Хәлилович укучыларны янгын сүндерү техникасы белән таныштырды.элек янгынны ничек сүндергәннәре турында сөйләде.Телефоннар юк вакытта янгынны хәбәр итү өчен зур кыңгырау файдаланганнар,хәзерге вакытта ул янгын сүндерү бүлегендә саклана.Укучылар аны да зур кызыксыну белән карадылар.
Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә аңлатылды.
-
Класс җитәкчеләре атналыгы 22.01.2016

Класс җитәкчеләре атналыгы кысаларында,инглиз теле укытучысы,6Б классының класс җитәкчесе Самигуллина Ф.Ә.,сыйныф җитәкчеләренә үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан чыгып,файдалы тәрбияви чара үткәрде.
-
ГТО тапшырабыз. 21.01.2016

Яңа Кенәр урта мәктәбе укучылары ГТО нормалары тапшыралар . Алар тартылуда,сикерүдә үзләренең кычләрен сынадылар.Нәтиҗәләр куанырлык.
-
Өлкәннәргә булышабыз. 20.01.2016

Мәктәптә өлкән кешеләргә булышу һәрвакыт башкарылып тора.Һәр класска ярдәмгә мохтаҗ пенсионер билгеләп куелган.Укучылар аларга һәрдаим барып булышып торалар.8Б класс укучылары Нурания апага барып карлар көрәп кайттылар.
-
Класс җитәкчеләре атналыгы 20.01.2016

Яңа Кенәр урта мәктәбендә класс җитәкчеләре атналыгы бара.Шул атналык кысаларында бүген 7А һәм 7Б класс укучылары педиатр Аксакова Рәфия Рашатовна белән очраштылар.Рәфия Рашатовна укучыларга грипптан саклану чаралары турында,укучыларда еш очрый торган күз авырулары һәм алардан саклану турында,дәрес туклану турында сөйләде.Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Очрашу бик җанлы үтте,укучылар үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү -зур шатлык. 19.01.2016

Кардан төрле сыннар ясау,аларны матур итеп буяу матур традициягә әйләнде.6 б класс укучылары кардан "Миньон" әвәләделәр.Ул бик төсле һәм матур чыкты.








