Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
"Безопасное колесо" 30.04.2016

В 5 гимназии состоялся конкурс "Безопасное колесо 2016" среди отрядов ЮИД школ Арского района. Наши ученики: Туктагулова Э., Абдрашитова А., Муртазин И.,Хусаенов Ф. приняли участие в конкурсе. Туктагулова Э. заняла 2 место на этапе "Фигурное вождения велосипеда".Огромное спасибо ученикам и желаем успехов.
-
Атналык 29.04.2016

25 апрельдән 30 апрельгә кадәр мәктәбебездә тарих,татар теле һәм әдәбияте,җәмгыять белеме атналыгы үтә.Шул уңайдан 27 апрель көнне 5 Б классында тарихтан ачык дәрес карадык.Укытучы Фазуллина Л.Р. "Спартак күтәрелеше" темасына ФГОС таләпләренә туры китереп дәрес үткәрде.Укучыларның фән белән кызыксынганнары ачык күренде.Дәрес бик җанлы үтте.
-
Профсоюз ярышы 28.04.2016

28 апрель көнне Арча стадионда укытучылар арасында җиңел атлека буенча ярышлар үтте.Укытучыларыбыз сынатмады, уңышлары сөендерерлек: Шарафиева Ч.М. 40 яшькә кадәргеләр арасында 100 метр йөгерүдә 1 урын, Хайруллин Р. 40 яшькә кадәргеләр арасында 100 метр йөгерүдә 3 урын, эстафетада ( Сабирова Г., Хайруллин З.Т., Шарафиева Ч.М., Хайруллин Р.) 1 урынны яуладылар. Укытучыларыбызга алдагы ярышлардада уңышлар теләп калабыз!
-
Ветеран белән очрашу. 28.04.2016

27 апрель көнне 5 Б класс укучылары ( кл. җитәкчесе Фазуллина Л.Р.) тыл ветераны Гатауллина Рауза апа белән очрашу үткәрде.Сугыш чоры баласы буларак,башыннан үткәннәрне,тормыш юлын Рауза апа 5 класс укучыларына мавыктыргыч итеп сөйләде,чөнки ул үзе дә гомер буе немец теле укытучысы булып эшләгән.Тумышы белән Чепья авылыннан булган апа бик озак еллар Украинада(чөнки ире хәрби кеше) яшәгәннән соң,1994 елда Яңа Кенәрдәге әтисенең нигезненә күчеп кайта һәм бүгенге көндә шунда тормыш иптәше белән гомер итә.
-
Г.Тукай туган көн 27.04.2016

26 нчы апрельдә “Яңа Кенәр урта мәктәбе” филиалы “Түбән Оры башлангыч мәктәбе”ндә Габдулла Тукайның 130 елыгына багышланган кичә узды. Мәктәптә укучылар Тукай туган көнгә алдан әзерләнделәр. Шигырьләр ятладылар җырлар өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар. Кичә барышында укучылар күренекле артистларыбыз башкаруында Тукай әсәрләрен, җырларын тыңладылар. Татар мультфильмнары карадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Истәлеккә Габдулла Тукай шигырьләреннән төзелгән китапчыклар бүләк ителде. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмәмланды.
-
Г.Тукайның 130 еллыгын каршылап... 26.04.2016

Бүген 26 апрель- бөек шагыйребез Г.Тукай туган көн.Барлык татар дөньясы бүген бәйрәм итә. Яңа Кенәр урта мәктәбендә дә шагыйрь туган көнне зурлап билгеләп үттеләр.Китапханәче Садикова Р.Р. башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Г.Тукайга багышланган бәйрәм үткәрде.Балалар Г.Тукайың шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделр ,җырларын җырладылар.Г.Тукай әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән "Су анасы","Эш беткәч уйнарга ярый" мультфильмнарын карадылар.Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Г.Тукай кичәсе 26.04.2016

Татар теле укытучылары 5-8 класс укучылары белән берлектә Г.Тукай кичәсе уздырдылар.Кичәдә һәр класс Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкардылар.Тукай укуларында катнашкан укучыларның чыгышларын тыңладылар.Кичә җыр ,шигырь,матур бию белән үрелеп барды.Ахырдан 6Б класс укучылары "Туган тел" җырын татар һәм инглиз телендә башкардылар.
-
Бердәм дәүләт тесты(ЕРТ) 25.04.2016

Бүген 9 класс укучылары Бердәм дәүләт тесты ташырдылар.Имтихан эше 150 минут дәвам итте.Укучылар излоңение,сочинение яздылар,тест эшләделәр.
-
"Я чемпион" 22.04.2016

В рамках акции "Спортивный Татарстан" "Я -чемпион" 22 апреля нашей школе был проведен товарищеский турнир среди любителей волейбола посвященной памяти Галиева Габделхака Галиевича.
-
Халыкара тикшеренүдә катнаштык 21.04.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенең 8б класс укучылары Халыкара тикшеренүдә катнаштылар(Международное сравнительное исследование качества гржңданского образования(ICCS)2016)Алар һәрберсе үзләренә атап килгән анкета тутырдылар, граждановедение буенча сорауларга җавап бирделәр.Бу тикшеренүдә районның бары ике мәктәбенең генә 8 класс укучылары катнашты.








